news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шешне кешенең уч төбенә карап ничек белергә?

Яман шеш белән авыручының уч төбендә тирән җыерчыклар һәм буразналар, җөйләр, каралган урыннар булуы ихтимал.

news_top
Яман шешне кешенең уч төбенә карап ничек белергә?
https://pixabay.com

Күп очракта кешенең уч төбенә карап, аның нинди авырулардан интегүен белеп була. Бу турыда «Медикфорум» хәбәр итте.

Табиблар сүзләренчә, уч төбендәге тирән җыерчыклар һәм буразналар, җөйләр, каралган урыннар организмда яман шеш булуын хәбәр итәргә мөмкин.

«Кайвакытта үлемгә китерә торган авыру билгеләре бөтенләй көтелмәгән урынга чыгарга мөмкин. Уч төбендә җөйләр барлыкка килү очракларының 90 проценты организмда яман шеш үсү белән бәйле булуы ихтимал», — ди белгечләр.

Уч төбендә барлыкка килә торган җөйләр кул өслеген сәерләндерә, куллар күпереп тора, җыерчыклар барлыкка килә. Яман шеш бүлеп чыгара торган матдәләр кул учындагы тән тиресе күзәнәкләренең пролиферациясен барлыкка китерә. Диагноз куйганчы ук уч төбендә җөйләр күзәтелә инде, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар