2018 елда Россиядә ашказаны асты бизе яман шеше аркасында үлүчеләр саны иң күбе булган. Яман шештән үлүчеләрнең 39,9 проценты нәкъ менә шушы органда яман шеш белән авырган. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән RT хәбәр итте.
Үлем очраклары буенча икенче урында – бавыр һәм бавыр тамырлары яман шеше (38,4 процент), өченче урында – үңәч яман шеше (29,9 процент).
Узган ел нәтиҗәләре буенча, трахея, бронхлар һәм үпкәләр яман шеше белән авырып үлүчеләр күрсәткече дә зур – 21,9 процент, йоткылык яман шеше белән үлүчеләр 17,3 процент.
Тән тиресе яман шеше (меланомадан тыш) белән үлүчеләр саны иң азы - 0,4 процент, калкансыман биз яман шеше 0,6 процент һәм ирен яман шеше – 1 процент, аналык яман шеше - 2,2 процент һәм күкрәк бизе яман шеше – 3 процент.