Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шешнең иң киң таралган билгеләре нинди?

Гәүдә авырлыгы кимүне онкология авырулары барлыкка килүнең бер билгесе, дип саный табиб.

news_top_970_100
Яман шешнең иң киң таралган билгеләре нинди?
pixabay.com/ru

Россия Фәннәр академиясе академигы, Россиянең атказанган табибы, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн Инстаграм аккаунтында язылучыларының сорауларына җавап биргән. Бу хакта «Российская газета» яза.

Шул сорауларның берсе дәва нәтиҗәсе бирә торган ач тору белән бәйле. Табиб сүзләренчә, мондый алымга бик сак карарга кирәк. Болай ач тору зур зыян да салырга мөмкин икән.

Андрей Каприн гәүдә авырлыгы кимүне онкология авырулары барлыкка килүнең бер билгесе дип аңлаткан. Бу яман шешнең аксымны күпләп үзенә алуына бәйле. 

— Пациентларны караган вакытта табиб, гадәттә, алардан күпмегә ябыгуларын сорый. Тик монда үзләре теләп ябыгу исәпкә алынмый. Кызганыч, бу шеш аксымның бер өлешен үзенә ала, лейкоцитларны, аксым фракцияләрен киметә. Без кайвакытта махсус аксымлы туклану билгелибез. Бу бигрәк тә химиотерапия узганда аппетит югалмасын өчен кирәк. Шулай ук гел ураза тотучы, артыгын ашамаучы кешеләр дә бар. Игътибар итсәгез, аларда да онкология була, — дип аңлатты табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100