Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Яман шешне бала тапканда гына күргәннәр"

"Яман шешне бала тапканда гына күргәннәр"

news_top_970_100
"Яман шешне бала тапканда гына күргәннәр"
Екатеринбургтан ерак булмаган Сагра бистәсендә яшәүче Полина Шархунова гаиләсенә бәхет китергән көн бәла килгән мизгел белән тоташа. Икенче баласын тапканда, бала тудыру йортында аның аналык муенында яман шеш булуы ачыклана. 9 ай буе табибларга йөрүне калдырмаган, тәртипле пациентка булган хатынның куркыныч авыру белән йөргәнен табиблар ничек белми калган соң? Бу хәл турында Свердловск өлкәсенең Е1.ру электрон газетасы яза. 

Полинага 32 яшь. Ул үзе дә медик, ашыгыч ярдәмдә фельдшер булып эшли. 

Полинада рак куркынычы барлыгы әле балага узганчы, диспансеризация вакытында ачыклана. Аңа аналык муенында дисплазия дигән диагноз куялар. Бу рак алды халәте дип санала, дәваламаган очракта яман шешкә китереп җиткерергә мөмкин, дип кисәтә табиблар. 

Полина кичекмәстән яхшы клиникада дәвалана. Табиблар аңа, әгәр теләсә, икенче бала табуны сузмаска кушалар, чөнки дисплазия кабатланырга мөмкин, ул очракта операция ясыйсы була, дип әйтә алар. Ә Полина икенче баланы бик тели, шуңа, ире белән ниятләп, икенче балага уза.

Йөклелек чорында Полина тиешле анализларны да бирә, табибта күзәтүләрне дә калдырмый. Бөтен анализлар норма күрсәтә. Булачак баласының сәламәтлеге өчен борчылганга, Полина йөклелеген район хастаханәсендә түгел, шәһәрдә яхшы медицина үзәгендә күзәтүләрен сорый. Анда хатынга яңадан анализлар бирдертәләр, алар яхшы булып чыга. Полина яхшы табиблар кулына эләккәненә сөенә.

Әмма хатынның йөклелеге авыр уза, ул үзен һаман начар хис итә. "Йөклелек түгел, авыру кебек синдә", - дип әйтә аңа әнисе. Йөклелек уртасында хатын-кыз бүлемтекләр чыгуга зарлана башлый. Табиблар "бераз су чыга микән әллә" дип, анализ бирдертәләр. Анализ норма күрсәтә. Аннары инфекцияләргә анализ бирә, анысы да яхшы булып чыга. Табиблар Полинаны тынычландыра һәм хатын шул килеш йөри бирә.

Баланы кесарев кисеме белән алырга булалар. Полина билгеләнгән көнне бала тудыру йортына килә. 

Кабул итү бүлмәсендә Полинаны караган акушерканың йөзе үзгәрә. Мөгаен, медик хатын-кызның аналык муенындагы процессларны күреп шакката - шеш, үсеп, органны инде тарката башлаган була. Табиблар шундук биопсия ясыйлар, орган кисәген яман шеш күзәнәкләренә тикшерүгә җибәрәләр.

Полина уңышлы гына бәбили, берничә көннән аларны өйләренә чыгаралар. Һәм берничә көннән Полинага анализ нәтиҗәләре килә - ул яман шеш диагнозын күрсәтә. "Операция ясап булмый, яман шешнең өченче стадиясе, метастазалар киткән", - ди табиблар. 

Диагноз ачыкланганнан соң ике айдан Полинаның ире гаиләсен ташлап чыгып китә. Ә хатын бу вакытта химиотерапия курслары уза. Ләкин алар ярдәм итми. 

Хәзерге көндә Полина Мәскәүдә дәвалану көтә, аңа Бурназян клиникасына юллама бирергә тиешләр. Бәлки, иммунотерапия курсы ярдәм итәр, дип ышана ул.

Полина йөклелеген күзәткән клиника табибларын судка биргән. Хәзерге вакытта тикшерү бара. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100