news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш булмасын өчен нәрсә ашарга?

Рационга кызыл чөгендер кертегез.

news_top
Яман шеш булмасын өчен нәрсә ашарга?
https://pixabay.com

Сәламәт булыр өчен, дөрес туклану кирәк. Көн саен яшелчәләр ашау хәерле. Яшелчәләрнең кайберләре гомер озынлыгына да йогынты ясый. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Ферментлы яшелчәләргә игътибар итегез. Алар кешенең микробиомын формалаштырырга ярдәм итә. Микробиом исә гомер озынлыгына йогынты ясый.

Рационга кызыл чөгендер кертегез. Ул хроник авырулар булдырмаска, симермәскә ярдәм итә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кызыл чөгендер яман шешкә каршы көрәштә дә булыша. Анда клетчатка, магний, С витамины, фолий кислотасы күп була.

Яшел төсле яшелчәләр, мәсәлән, брокколи һәм кәбестә йөрәк авыруларына һәм яман шешкә каршы торырга ярдәм итә. Яшел төсле яшелчәләрдә глюкозинолат, флавоноидлар һәм каротиноидлар була. Алар яман шешкә каршы торырга булыша, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар