Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яман шеш белән көрәштә җиңелде»: Уфа егете Марсельне әнисе искә ала

Былтыр Марсель Имәнгуловка ярдәм итәр өчен бик күпләр матди ярдәм җыйды.

news_top_970_100

Бер ел элек Уфа егете Марсель Имәнгуловның яман шеш белән көрәшен бөтен Башкортстан күреп тора. Аны Израильдә дәвалау өчен бар халык акча җыеша. Тик Марсель 29 декабрьдә Израильдә вафат була. Быел Марсельнең еллыгы уңаеннан «Башинформ» хәбәрчесе егетнең әнисе Лилия Имәнгулова белән аралашкан.

Марсельне быел 1 гыйнварда Чишмә районының Кара-Якуп авылы зиратына җирләгәннәр.

Берничә ел элек Марсель дүртенче стадиядәге лимфоманы җиңә. Аннары ул яман шеш белән көрәшүчеләргә үзе ярдәм итә башлый, «Достучаться до сердец» проектын оештыра, яман шеш белән авыручыларга булыша.

«Марселик минем өчен таяныч та, юаныч та иде. Мин аның белән гел киңәшләшә идем. Ул көчле дә, кызыклы да булды. Нәни чагында югалган иде. Мин икенче улымны табарга бала тудыру йортына киттем. Марсель өйдән чыгып киткән дә югалган. Бөтен күрше-күлән эзләде. Якындагы гына Дим елгасы ага бит. Ә ул бабасы янына фермага киткән. Менә шундый мөстәкыйль иде инде», — ди Лилия ханым.

Марсель Казанда югары уку йортын сайлап, шунда укырга кергән. Ул юридик факультетта белем алган. Әнисе бөтенләй Казанга күчәргә тәкъдим итсә дә, Марсель Уфада яшәргә теләгән.

«Аны кызлар бик ярата иде. Чәчәкләр тотып каршы алдылар, хәтта Казаннан да кунакка киләләр иде», — дип искә ала әни кеше.

Әнисе сүзләренчә, авыру стресс аркасында килеп чыгуы ихтимал. «Әбисе белән бабасы кисәк кенә үлде, аннары энесе һәлак булды. Марсель бик борчылды. Миңа инсульт булды. Марсель мине карады. Шул вакытта ул бик кычынган. Тик миңа әйтмәгән, ә мин үзем аңламадым. Бер елдан соң лимфоманың дүртенче стадиясе икәне ачыкланды», — ди Лилия ханым.

Ул вакытта Марсельне дәвалый алганнар, ремиссия булган. Ләкин соңрак Марсель кабат авырый башлый. «Әти, әни, акча табарга ярдәм итегез, миңа Израильгә барырга кирәк», — дигән ул. Ике төн эчендә акча җыеп, Марсельне чит илгә озатканнар. «Шуннан соң мин аны исән килеш күрмәдем инде», — ди әни кеше.

Марсель әнисенә Израильгә килергә рөхсәт итмәгән. Аның янына ярдәм итәргә дуслары барган. Җирләү эшләрен дә дуслары оештырган.

«Без аның белән соңгы тапкыр 24 декабрьдә сөйләштек. Бу хушлашу булган. Эх, WhatsApp сөйләшүләрен яздырып барып булуын белгән булсаммы! „Әни, зинһар өчен, эштән кит инде, үзеңне дә, әтине дә сакла“, — диде ул», — дип искә ала Лилия ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100