news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән көрәшүче хоккейчы Родион Әмиров җанатарларына мөрәҗәгать итте

«Салават Юлаев» клубының 20 яшьлек спортчысы җитди авырый.

news_top

Уфаның «Салават Юлаев» хоккей клубы форварды, 20 яшьлек Родион Әмиров яман шеш белән көрәшә. «Җиңү якын», — дип мөрәҗәгать итте ул җанатарларына инстаграмда.

Родион аларга рәхмәт белдерә.

«Барыгызга да зур рәхмәт. Кичә минем директны „шартлаттыгыз“, мин моны көтмәгән идем, чыннан да. Әйе, хәзер җиңел вакыт түгел. Ләкин мин җиңү якын булуына ышанам», — дип яза ул.

Хәзерге вакытта Әмиров Германиядә дәвалана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар