Яман шеш белән авырый башлаган хатынны ире ташлаган һәм балаларын тартып ала
Кансыз ир 32 килога калган хатынына үзе дә ярдәм итми, әнисен дә кертми.
Новосибирск шәһәрендә яшәүче Евгения Побойная лейкоз белән авырый башлый. Шуннан соң аның тормышы җимерелә. Яман шеш белән авыручы хатын язмышы турында Андрей Малаховның «Прямой эфир» тапшыруында сөйләштеләр.
Икенче баласын тапкач, Евгениянең яман шеш белән авыруы ачыклана. Бу вакытта хатынга мораль ярдәм дә, матди ярдәм дә кирәк була. Ире исә авыру хатынны ташлап китә. Инвалид коляскасында утырып кына торган һәм 32 килога калган хатынга караучы да ялламый. Бу ир-ат хатыны янына няня да кертми, хәтта Евгениянең әнисенә килеп ярдәм итәргә рөхсәт бирми.
Евгениягә сөяк мие күчереп утырту өчен донор кирәк була. Туганы аңа донор булырга ризалык бирә. Евгениягә Мәскәүдә сөяк мие күчереп утырталар. Ул трансплантация операциясен кичергән инде. Хәзер табиблар күзәтүендә яши.
Авыру хатынның ике баласы да әбиләрендә яши. Әби сүзләренчә, Евгениянең ире үз әнисенең сүзләре буенча эш итә. Авыр вакытта хатыны белән мөнәсәбәтләрне бозуга кайнана да катнашты дип сөйли.
Евгения үзенә ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерә. Хәзер ул дәвалану процессын дәвам итә. Шул ук вакытта ире белән аерылышу процессы да бара. Ир балаларны тартып алырга маташа, дип хәбәр иттеләр тапшыруда.
Яман шеш белән авыручы кешеләргә багышланган тапшыру видеосында Евгения язмышы турында кадрлар 11.30 минутта башлана: