Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авыручы баланы әти-әнисе гөмбә һәм розмарин белән дәвалап маташкан

Яман шеш белән авыручы баланы әти-әнисе гөмбә һәм розмарин белән дәвалап маташкан

news_top_970_100
Яман шеш белән авыручы баланы әти-әнисе гөмбә һәм розмарин белән дәвалап маташкан
АКШта ир белән хатын яман шеш белән авыручы сабый баланы розмарин һәм гөмбәләр белән дәвалаган. Бу турыда The Washington Post басмасына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Өч яшьлек Ноа Макадамс исемле малайга "кискен лимфобластный лейкоз" диагнозы куялар. Бу авыру белән авыручыларның 90 проценты 2,5 ел дәвамында дәваланып терелә, диелә бу хәбәрдә.

Тик Ноаның әти-әнисе онкология турында белеп алгач, баланы хастаханәдән алып, качып китәләр. Аның әнисе Facebook челтәрендәге сәхифәсенә болай дип язып калдыра: "Без хастаханәдән качтык. Яман шеш күзәнәкләренең эзе дә калмады".

Шуннан соң әти белән әни баланы үзләре дәвалый башлый. Алар розмарин, гөмбә төнәтмәләре, абрикос төше, коллоид көмеш куллана. Имеш, бу чаралар химия терапиясеннән яхшырак.

"Без сәламәтрәк ысул тапмакчы идек. Ул бала бит, аңа аерым дәвалау кирәк. Стандарт протокол буенча гына дәвалау түгел", - дип аклана бу хатын.

Икенче химия терапиясе сеансы вакыты җиткәч, табиблар бу гаиләне эзли башлый. Полиция аларны Кентукки штатындагы Джорджтаун шәһәрендә таба һәм малайны әтисе белән әнисеннән аерып алалар. Хәзер бала хастаханәдә. Аның әти-әнисен вазифаларын башкармауда гаеплиләр. Хәзер аларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100