Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авыручы ана: “Минем улымны ташламагыз!”

Айгөл Фазыйлова дүрт елдан артык яман шеш белән көрәшә һәм берьялгызы кечкенә баласын тәрбияли. “Татар-информ” хәбәрчеләре авыру ханым янында хосписта булып кайтты. 

news_top_970_100
Яман шеш белән авыручы ана: “Минем улымны ташламагыз!”

Соңгы көннәрдә Казанда яшәүче Айгөл Фазыйлованың фаҗигале тарихы бөтен илгә билгеле булды. Дүртенче стадиия рак белән авыручы хатын-кыз, алты яшьлек улы Әмиргә яңа гаилә табу өчен Андрей Малахов тапшыруына килде. Баласының киләчәге өчен курку аны шушы авыр адымга этәрә. Айгөл үзе үлгәннән соң, улының балалар йортына яки “игелексез” кешеләр кулына эләгүен теләми.

Куркыныч диагноз

2019 елның 22 гыйнварында Айгөл Фазыйловага 31 яшь тула. Социаль челтәрләрдә ханым 2014 елдан бирле яман шеш белән авыруын сөйләде. Биш ел элек рактан әнисе вафат булган. 2015 елда Айгөл сөт бизләрен алдыра. Соңыннан 21 курс химиотерапия һәм нурланыш терапиясе ала. Хәзерге вакытта аның үпкәләренә, бавырына, баш миенә һәм сөякләренә метастазалар киткән.

“Үземнең диагноз турында мин 2014 елның октябрендә белдем. Күкрәгемә дүрт шеш чыкты. Нурлатта онкологиягә мөрәҗәгать иттем. Мине Казанга җибәрделәр. Анда өченче стадия яман шеш таптылар. Шуннан соң операция билгеләделәр. Ялкынсыну башланган булган, операция ясарга ярамый иде. Химиотерапия билгеләделәр, аны алты курс үттем. Шуннан соң операция ясап сөт бизләрен алдылар. Тагын химиотерапия һәм нурланыш терапиясе уздым. Бер ел дәвамында мине берни дә борчымады. Аннары хәлем начарланды. Тыным бетә башлады һәм көчле ютәл барлыкка килде”, - дип сөйләде Айгөл хастаханә палатасында.

Яшь ханым ахырга кадәр табибларга күренүне кичектереп килгән һәм баласын ашату өчен эшләгән. Хәтта беренче катка менү дә авырлашкач, ул янәдән онкология үзәгенә мөрәҗәгать итә һәм томография уза. Тикшеренү үпкәдә кечкенә метастазалар булуын күрсәтә. Алар шулай ук бавырны тикшергән вакытта да табылган. Айгөлгә кабат химиотерапия билгелиләр. Һәр өч ай саен ул компьютер томографиясе уза, ләкин метастазалар үсә.

"Хәлем начарлангач, мин Казанның Себер трактындагы онкология үзәгенә бардым. Миңа химиотерапевт Вагидуллина Әлфия Исмәгыйлевнага мөрәҗәгать итәргә куштылар. Ул чиратсыз кабул итәргә теләмәде, ләкин мине күргәч коты очты. Хәлем шундый авыр иде. Химиотерапия яздылар. Шуның аркасында мин ике ел исән-сау. Компьютер томографиясе үпкәдә һәм башта метастазалар үсеше туктаганын күрсәтә. Алар бавырда хәтта кечерәйгәннәр дә”, - дип сөйләде ханым.

“Улымның начар гаиләгә эләгүен теләмим”

Хатынның тарихы белән Мәскәү журналистлары да кызыксынган. 15 гыйнварда аның катнашында Андрей Малаховның “Прямой эфир” тапшыруы чыкты.

“Тапшыруда улым өчен яңа әти-әни эзлим димәдем. Исән вакытымда ахырга кадәр улымны үзем үстерәчәкмен. Иртәгә туган апама вакытлы опека тәркәячәкбез. Безне үз канаты астына алучы гаилә кирәк. Аларның безнең белән аралашуын, минем дә, баламның да аларга ияләшүен телим. Апа да аларны белсен. Мин иртәгә нәрсә буласын, бер елдан соң нәрсә буласын белмим. Әгәр инде мин булмасам, баламны яхшы гаиләгә бирергә була. Минем апа олы яшьтә инде, ул баланы озак карый алмаячак”, - дип күз яшьләре белән сөйләде Айгөл.

Биш ел элек әниемне югалттым. Ул яман шештән үлде. Әни артыннан онкология белән туган абый үлде. Якыннарын җирләп, бер ел зуганнан соң ханым үз авырый башлаган. Хәзерге вакытта яшь хатынның тагын бер апасына куркыныч диагноз куйганнар.

Айгөл улы белән Казанда фатир арендалап тора. Баланың биологик атасы башка гаиләдә яши, спиртлы эчемлекләр куллана. Якыннарыннан туган апасы гына ярдәм итә, аңа 67 яшь. Яшь чикләүләре аркасында, вакытлы опеканы аңа бер генә ялга теркәп була.

“Улымның начар гаиләгә эләгүен теләмим. Ул гаиләнең баласыз булуын, минем улыма күбрәк игътибар бирүләрен телим. Бу инде зур балалары булган гаилә булырга мөмкин. Балалары үсеп җиткән әти-әниләр ярату һәм назларын бирү өчен икенче бала теләргә мөмкин. Күп балалы гаилә булуын да теләмим”, - дип дәвам итә Айгөл Фазыйлова.

Быел август аенда Әмиргә җиде яшь тула. Ул 165 нче мәктәпкә керәчәк. Бала үз яшенә караганда зиһенле, барысын да белә, аңлый.

Үземнең терелүемә ышанырга телим. Бәлки Аллаһ кушып, нинди дә булса могҗиза булыр. Гомеремне озайтуларын сорыйм. Балам белән күбрәк булырга, аның белән нәрсәләр булганын күрергә телим. Моны һәрбер ана да тели. Мин барысы да яхшы булачаганы ышанам”, - дип йомгаклады сүзен Айгөл.

“Без могҗизага ышанабыз”

Казан хосписының баш табибы Галия Хисамова үзенең пациенткасын чын көрәшче дип атады. Айгөлнең тормышка зур омтылышы бар, дип сөйләде ул. Ни өчен Айгөл шундый? Чөнки аның кечкенә улы бар. Әмирнең киләчәге өчен яшь әни үзенә сыгылмаска, бирешмәскә, нәрсә генә булса да сәламәтләнергә дигән максат куйган.

“Айгөл безнең хосписка беренче тапкыр 2017 елда авыр хәлдә килде. Аңа кадәр ул химиотерапия узган. Ятып кына торган, хәлсез булган. Пациентның үпкәләренә сыеклык җыелган булган, ул сулый алмады. Тыны бетеп, косып һәм башы авыртып җәфаланды. Яшь кенә хатынның аппетиты юк иде. Өч атнадан соң ул аякка басты, күзләрендә очкын барлыкка килде”, - дип исенә төшерә табиб.

Хоспис авыр хроник чирле авыруларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен тәгаенләнгән. Хосписның зурлар бүлегендә хәзерге вакытта 18 кеше бар. Тагын 18 урын балалар бүлегендә бар. Бу Татарстанда бердәнбер хоспис. 36 урын республика өчен бик аз. Россиядә 1,3 миллион, Татарстанда якынча 2 мең кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ

Айгөл Фазыйлова тиешле медицина хезмәтләре комплексын республикада ала. Чире көчәймәсен өчен аның хәлен җайга салырга була, диде Галия Хисамова.

“Айгөл хосписта өченче тапкыр ята. Иртәгә ул чыга, хәле канәгатьләнерлек. Теләсә нинди хәлдә могҗиза булырга мөмкин. Без барыбыз да могҗизага ышанабыз һәм аны яратабыз”, - дип сөйләде Галия Хисамова.

Гүзәл Удачина ялгыз ананы опекага алды

16 гыйнвар көнне авыру ана янында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булды. Балалар омбудсмены гаиләне шәхси контроленә алды.

“Айгөл Толгатовна гаиләсендәге авыр хәлне мин Андрей Малахов тапшыруыннан белдем. Әлеге хәл кечкенә баланың һәм аның әнисенең мәнфәгатьләренә кагыла. Ваемсыз булып кала алмадык. Мин ана һәм аның баласы янында булдым. Бердәнбер туганы – апасы белән аралаштым. Айгөл ярдәм сораган проблемаларны хәл итү турында фикер алыштык”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Гүзәл Удачина.

Хәзерге вакытта хатынны сәламәтлек белән бәйле проблемалар гына түгел, ә торак хәле дә борчый. Финанс кыенлыклары да бар - балалар бакчасы, баланы мәктәпкә әзерләү курсларына һәм секцияләрдә шөгыльләнгән өчен түләргә кирәк.

Хөкүмәт ярдәме

Казанда яшәүче ханым Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча ярдәм алды. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“Рөстәм Нургалиевич бу тарихтан хәбәрдар. Ул аны битараф калдыра алмады. Аның тарафыннан барлык тиешле йөкләмәләр дә бирелде. Балага бакча өчен ел ахырына кадәр түләү мәсьәләсе хәл ителде. Шулай ук ханым арендалап яшәгән фатир бәясен компенсацияләү хәл ителде”, - дип сөйләде ул.

Әлеге авыр хәлдә күрсәтелергә тиешле барлык ярдәм дә, әлбәттә, күрсәтеләчәк, дип ышандыра Лилия Галимова. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100