news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авырган Анастасия Заворотнюк сөйләшә алмый башлаган

Актрисаның хәле авырайган.

news_top
Яман шеш белән авырган Анастасия Заворотнюк сөйләшә алмый башлаган

Анастасия Заворотнюк телсез калган дип яза Комсомольская правда, артистканың кызына сылтама белән.

Ул әнисенең хәле авыраюын, сөйләшә алмый башлавын әйткән. Артистканың кызыннан «әниегезнең исән калырга шансы бармы» дип сораганнар. Заворотнюкның кызы мондый сорауларның йөрәгенә тиюен әйткән.

«Менә бу кеше яманлык та теләми кебек. Әмма йөрәкне телгәли торган сораулар бирмәскә кирәклеген аңларга башы юк», — дигән ул.

Артистканың кызы әйтүенчә, әнисе яшәү өчен көрәшә һәм алар могҗизага өметләнә.

Анастасия Заворотнюкның 2019 елның августында авырый башлавы билгеле булды. Аңа «глиобластома» дигән диагноз куйдылар. Хәзерге вакытта актриса шәһәр читендәге йортларында. Ул инвалид коляскасында хәрәкәтләнә.

Декабрь башында Анастасия Заворотнюкның хәле яхшырды дигән хәбәр чыккан иде. «Табиблар авыруны туктатты, без бүген Настя турында тере кеше итеп сөйләшә алабыз. Минемчә, бу — төп җиңү. Сантиметрлап, кисәкләп, әкрен-әкрен генә җиңүгә таба барыш», — дигән иде аның танышлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар