news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш авыруы буыннан-буынга күчәме?

Гомерендә бер тапкыр да тәмәке тартмаган кешедә үпкә яман шеше килеп чыкса, табибка мөрәҗәгать итү хәерле.

news_top
Яман шеш авыруы буыннан-буынга күчәме?
https://pixabay.com

Онколог һәм химиотерапевт Андрей Базылев яман шеш авыруларының буыннан-буынга күчү ихтималы турында сөйләде. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Онкология — буыннан-буынга күчә торган авыру булып саналмый, ләкин кешегә алдагы буыннарда булган мутацияләр күчәргә мөмкин. Бу мутацияләр яман шеш авыруы килеп чыгу ихтималын арттырырга мөмкин, ди белгеч.

Аның сүзләренчә, гаиләдә яман шеш барлыкка килү куркынычы булуын ачыклау өчен өч әйбергә игътибар итәргә кирәк.

«Беренче — туганнарыгыз арасында илледән яшьрәк чакта онкология авырулары булганмы? Икенчесе — ике-өч кешедә бер үк төрле яман шеш булганмы?» — ди табиб.

Өченче әйбер итеп билгеле бер кешенең яшәү рәвешенә туры килми торган яман шеш авыруы очрау турында әйтә. Мәсәлән, гомерендә бер тапкыр да тәмәке тартмаган кешедә үпкә яман шеше килеп чыкмаганмы?

Табиб киңәш иткәнчә, әгәр шушы сорауларга җавап биргәннән соң, борчу барлыкка килсә, онколог яки генетикка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул мутацияләрне ачыклау өчен нинди анализлар бирәсен әйтер. Шуннан соң куркыныч расланыр яки кире кагылыр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар