news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш авыруларының 95 процентының уртак сәбәбе билгеле

Организмда хроник ялкынсыну яман шеш күзәнәкләре үсешенә китерә.

news_top
Яман шеш авыруларының 95 процентының уртак сәбәбе билгеле
https://pixabay.com

Яман шеш авыруларының сәбәбе 95 процент очракта хроник ялкынсыну процесслары була. Бу турыда хирург-онколог Иван Карасевка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Хроник ялкынсыну булса, күзәнәкләр бер-берсенең өстенә катлап урнаша. Шул чакта күзәнәкләр үсешенең тәртибе бозыла, яман шеш барлыкка килә», — ди табиб.

Яман шеш барлыкка китерә торган тагын бер шарт — даими рәвештә кызыл ит, колбаса, ысланган ризыклар һәм башка эшкәртелгән азык-төлек ашау. «Аларны эшкәртү вакытында калын эчәклек стенасына йогынты ясый торган икенчел үт кислоталары барлыкка килә», — ди табиб.

Табиб аңлатканча, бу кислоталар эчәкнең ялкынсынуына китерә торган ярсыткыч ролен башкара, нәтиҗәдә шеш үсү куркынычы шактый арта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар