news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шештән дәваланып кайтып килүче кыз самолетта вафат булган

news_top
Яман шештән дәваланып кайтып килүче кыз самолетта вафат булган
"Татар-информ" архивы

Санкт-Петербург-Новосибирск рейсы самолетында пассажир хатын-кыз вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Санкт-Петербург-Новосибирск рейсы очкан вакытта бортта хатын-кыз үлде. Ул онкология авыруын дәвалап кайтып килә иде, дәвалану да уңышлы булмаган. Новосибирскига төшеп утыргач ук бортка табиблар бригадасы, башка хезмәтләр килде. Бортта да табиб бар иде. Кызганычка каршы, ул мизгел эчендә үлде», - дип аңлатканнар авиакомпаниядә.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар