news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шештән дәва табыла ахры: үпкә рагыннан вакцина авыруларда сынала башлады

news_top
Яман шештән дәва табыла ахры: үпкә рагыннан вакцина авыруларда сынала башлады
Яман шештән вакцинаны сынарга алынган Януш Рац
социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Үпкәдәге яман шеш – онкологик авырулар арасында еш таралганнарның берсе булып тора. «The Guardian» язуынча, ел саен бу авырудан 1,8 миллион кеше үлә.

Тарихта беренче тапкыр яман шештән вакцина сынала башлады. «BNT116» дип аталган препарат, «химиядән» аермалы буларак, бары тик яман шеш күзәнәкләрен генә үтерә. Һәрхәлдә, аны җитештергән «BioNTech» ширкәте шулай дип белдерә.

Хәзер препаратны 7 илдә – Британия, Германия, Венгрия, Польша, Испания һәм Төркиядә сыный башлаганнар, дип яза «Guardian». Иң беренче пациент – Британиядән 67 яшьлек ир. Януш Рац исемле бу кеше – үзе галим һәм шуңа күрә үз теләге белән препаратны сынарга алынуын әйткән. Анда май аенда үпкә рагы табылган булган.

Сынау уңышлы узса, 7 илдәге 130 авыруга бу препарат кертеләчәк.

Препаратны булдыручыларның берсе – Британиядә яшәүче кытай табибы Сиоу Минг Ли әйтүенчә, бу препаратны сынау яман шешне җиңүдә мөһим этап булып тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар