news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шешнең агрессив төренең беренче билгесе

news_top
Яман шешнең агрессив төренең беренче билгесе
"Татар-информ" архивы

Онколог яман шешнең агрессив төренең беренче билгесен атаган. Бу турыда gubdaily.ru яза.

Онколог табиб Владислав Евсеев сүзләренчә, кешеләр организмындагы авыртуларга игътибарлы булырга тиеш. Мәсәлән, әгәр физик йөкләмә булмаган килеш, аркада кисәк кенә авырту барлыкка килсә, бу – ашказаны асты бизе яман шешенең беренче билгесе булуы ихтимал. Еш кына яман шеш булуы ачыкланганчы, кешеләр неврологка дәваланып йөри.

«Ашказаны асты бизе яман шеше булганда, авырту нәкъ менә төрле яклап сиздерә, еш кына аркага бәрә. Арка авыртканда, ашказаны асты бизе яман шешеннән шикләнү кыен. Авыруның явызлыгы менә шунда», – ди табиб.

Шулай ук пациентлар еш кына эч авыртуга һәм дискомфорт хисенә зарлана. Тагын бер симптом – ашагач ук, хәтта җиңелчә капкалагач та, ашказаны тулган кебек хис итү. Бу халәт яман шеш үскәндә уникеилле эчәккә басуы белән аңлатыла.

Ашказаны асты бизе яман шеше куркынычы симезлек аркасында, шулай ук шикәр авыруы, панкреатит, бавыр циррозы авырулары фонында 1,5-2 тапкыр арта, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар