Яман шешне җиңгән хатын-кыз тарихлары: «Улым күңелемне күтәрер өчен чәчен алдыртты»
«Яман шеш» диагнозын ишеткәч, кеше тирән кайгыга батып, «тормыш бетте» дип уйларга мөмкин. «Интертат» әлеге диагнозны җиңеп чыккан хатын-кызлар тарихларын тәкъдим итә. Алар вакытында үзләрен кулга алып, көрәшергә карар кылган. Яшисе килү теләге аларга авырудан котылырга булышкан.
«Клиникадан чыккач, үкси-үкси еладым»
Алия Әсхәдуллина, Лаеш:
Миңа 33 яшь. Профессиям буенча – укытучы. Декретка чыкканчы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Аннары төзелеш фирмасына бухгалтер булып кердем. Әмма анда озак эшли алмадым. 2,5 айдан соң больничный алырга туры килде.
Бу – 2021 елның 18 мае иде. Иртә белән торгач, гадәттәгечә, душ керергә киттем. Берзаман култык астында олы шеш барлыгын сиздем. Мин нинди шок хәлендә булганымны белсәгез!
Тиз арада юыну бүлмәсеннән чыгып, киенә башладым. Ул вакытта машина йөртүгә хокукым булса да, шәһәрдә йөргәнем булмады. Шуңа күрә якында урнашкан түләүле клиникага УЗИга бардым.
Табиб мине карагач, тәмам йөзе үзгәрде. Башта сиздермәскә тырышып карады, әмма моны сизмәскә мөмкин түгел иде. Ул миңа тиз арада онкологка мөрәҗәгать итәргә кушты.
Клиникадан чыккач, үкси-үкси еладым. Бу – минем беренче һәм соңгы тапкыр алай елавым иде.
«Үземне көрәшергә әзерләп куйдым»
Икенче көнне иртәнге 6да апа белән онкодиспансерга бардык. Чират урамга кадәр сузылган. Кеше, приемга эләгер өчен, урамда көтеп басып торырга мәҗбүр. Без дә чират алдык.
Кешеләр үзара нидер сөйләшә. Һәрберсе чир белән көрәшүе турында сөйли, үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Ул вакытта аларны юньләп аңларлык дәрәҗәдә түгел идем. Башымда бушлык һәм шундый куркыныч уйлар. Безнең җәмгыять яман шеш авыруы турында күп нәрсә белми.
Минем бер җирем дә авыртмый иде. Әгәр ул шешне тотып карамасам, әле озак вакыт бернәрсәгә дә шикләнми йөргән булыр идем.
Приемга кергәч, өстәмә анализлар тапшырырга әйттеләр. «Сезгә биопсия кирәк», – диделәр.
- Биопсия – диагностик яки тикшеренү максаты белән организмнан күзәнәкләр яки тукымалар алу. Биопсия – яман шеш – рак авыруы шикләнелгәндә диагнозны раслый торган ысул.
Диагноз куйганнарын көтә башладым. Әмма эчемнән генә бөтен нәрсәне аңлаган идем. Үземне көрәшергә әзерләп куйдым. Минем 2 кечкенә малаем бар, аларны өйләндерәсе бар. Мин, һичшиксез, көрәшәчәкмен, дидем.
«Кеше мине кызганса да, мин үземне кызганмаска булдым»
Әйләнә-тирәмдәге кешеләрнең мине кызганулары тагы да хәлемне начарайтты. Кычкырып әйтмәсәләр дә, күзләреннән укып була иде. Әлбәттә, алар миңа яхшылык тели, минем өчен курка. Бу – нормаль күренеш. Тик шулай да җәмгыять әлеге диагнозга карата белемлерәк булсын иде.
Кеше мине кызганса да, мин үземне кызганмаска булдым. Юк, мине дә кызганмасыннар! Ничек яшәгәнмен, шулай яшәвемне дәвам итәм. Параллель рәвештә әле дәваланам.
Шундый кәеф белән эш кузгалды. Гистологиядән нәтиҗә килгәч, онкологка бардым.
22 июнь көне госпитализация, – диде. Мин инде барысын да белсәм дә, барыбер табибтан диагнозны ишетәсем килде.
Әйтегезче, миндә нәрсә?
Нәрсә, нәрсә. Яман шеш сездә, менә нәрсә!
Мин әлеге сүзләрне гомерем буена исемдә калдырдым.
Шуның белән безнең сөйләшү тәмам. Машинага чыгып утыргач, миннән хәбәр көткән туганнарыма шалтыратып чыктым. Барчасына да: «Сәлам! Миндә яман шеш һәм 22се операциягә ятам», – дидем.
Алар миннән дә катырак борчылды.
«Улым, күңелемне күтәрер өчен, чәчен алдыртты»
Табиб сүзләренә кире әйләнеп кайтасым килә. Күпчелек кеше, диагнозны ишеткәч, зиратка барып, үзенә урын эзли башлый. Әмма мин – көчле рухлы кеше.
Табиблар да – кеше. Аларда да битарафлык туарга мөмкин. Көн саен әлеге авыр диагнозны кешегә әйтүе җиңел түгел. Ләкин табибның сүзләреннән күп нәрсә тора. Ничек ул мәгълүматны җиткерә, пациентның да кәефе шундый була!
Ул вакытта балаларымның берсенә – 4, икенчесенә 6 яшь иде. Мин аларга, сәламәт булыр өчен, кечкенә генә шешне алдырырга кирәклеген әйттем.
Табибым Альберт Гимранов иде. Нәкъ менә ул булу белән миңа уңыш елмайды! Аның белән сөйләшкәннән соң, борчылудан туктадым. Үземне ышанычлы кулларда икәнемне белдем.
Соңрак гистологиядән тулы анализлар килде. Миндә 2нче стадия метастазлар иде. 8 курстан торган химиотерапия һәм 25 нурланыш билгеләделәр. Дәвалану процессы башланды.
Химиядән соң чәчләрем коелды. Кечкенә улым, күңелемне күтәрер өчен, чәчен алдырырга сорады. «Әни, минем сиңа булышасым килә», – диде.
Миңа гаиләм, туганнарым, дусларым, күршеләрем булышты һәм гел янымда булды. Алар белән бу юлны үтүе җиңелрәк булды. Кабатлап әйтәм: мине беркем дә кызганмады! Жәлләү миңа кирәкми иде. Авыр вакытларда кемнең кем икәнлегенә төшенәсең. Аллага шөкер, минем янымда гел яхшы кешеләр генә булды.
Әйе, химиотерапия – ул бик авыр. Әмма күтәренке кәеф, көчле рух белән аңа түзәргә була.
Химиядән нерв системасы газап чигә. 4нче химиотерапиядән соң иремә: «Башка булдыра алмыйм. Бармыйм, кирәкми. Ничек язган, шулай була», – дигән чаклар да булды.
Аннары үз-үземне тынычландырдым. Яшисе килү теләге миндә көчлерәк иде!
Химиядән соң, нурланыш терапиясе башланды. Әлбәттә, ул химиядән җиңелрәк, әмма 2 катка менер хәлем дә калмаган иде. Аяк атламый, йөрәк сикерә.
Анысы да бетә икән!
Җитәкчем миңа җиңеп чыгарга булышты. Нурланышның ахырында чәчләрем кире үсә башлады. Эшкә чыкканда, башыма парик та, башлык та киеп тормадым. Бөтенесе дә мине ничек бар, шулай кабул итте. Ә иң беренче чиратта, мин үземне кабул иттем.
Иң кызыгы: 31 яшемдә минем чәчләрем туры иде. Ә хәзер – бөдрә! «Химия эшләттеңме әллә?» – дип сорыйлар. «Әйе, әмма сез уйлаган химия түгел», – дип җавап бирәм.
«Җәмгыять өчен файда китерергә телим!»
Бүгенге көндә үземне бик әйбәт хис итәм! Химияне көтеп яшәгәндә, үзем кебекләр өчен файдалы эш эшлисем килде. Бөтен кеше дә көчле рухлы була алмый. Әлеге диагноз халыкка ярдәм итәр өчен бирелгән, дигән уйлар килде. Интернет киңлекләрендә онкология белән авыручылар өчен нинди проектлар булганын эзләдем. Алардан эшчәнлекне ничек алып баруларын сораштым.
«Минем дә шөгыльләнәсем килә. Татарстанда да проектлар булдырасым килә!» – дидем. Алар миңа күптәннән регионнарга чыгасылары килүен белдерде. Әгәр мин Казанда аны оештыра алсам, алар безгә киләчәк һәм үз тәҗрибәләре белән бүлешәчәк иде.
Социаль челтәргә онкология авырулары булган хатын-кызлар өчен хәйрия фотосессиясен оештырырга теләвем турында пост куйдым. Визажист, фотографлар, студия таптым. Алар оештыруда бик теләп катнашты һәм эшләре өчен акча да алмады.
2021 елның 12 сентябрендә без беренче фотосессия оештырдык. Анда 8 хатын-кыз катнашты. Алар профессиональ фотога төшкән матур йөзләренә күз салды. Бу – бик шәп булды! Аннары мин, канатланып, оештыру эшләрен дәвам иттем. Химия алганда 5 фотосессия оештыра алдым.
Геройларны онкологка чиратта һәм химия алырга торган хатын-кызлар арасыннан таптым. Алар янына килеп: «Мин хәйрия фотосессияләрен оештырам. Катнашасыгыз киләме?» – дип сорадым.
«Оештырсам, оештырам, әмма үзем бармыйм», – дип әйткән чаклар да булды. Чөнки хәлем юк иде. Әмма бармыйча калганым булмады. Әлеге эшләрем аркасында үземне инвалид сыман яки төшеп калган кеше кебек хис итмәдем.
2022 елның апрелендә бөтен фотографияләр белән Милли китапханәдә күргәзмә оештырылды. Анда экспертлар, онкологлар, психологлар һәм башка бик күп белгечләр катнашты. Алар белән түгәрәк өстәл оештырылды.
Минемчә, андый проектлар булырга тиеш. Чөнки 2021 елның маенда мин, онкоцентрга килеп, ул матур хатын-кызларны күрсәм, төшенкелеккә бирелмәс идем. Аларның тарихларын укып, кәефем күтәрелер иде. Онкологиядән соң да тормыш дәвам итәсенә һәркем ышаныр иде!
Мин алга барырга, җәмгыять өчен файда китерергә телим! Минем карашым, әлбәттә, үзгәрде. Үземне, тормышны яратырга кирәклеген аңладым. Вак-төякләр аркасында азрак борчылыгыз. Юк, хәтта җитди проблемалар өчен дә борчылмагыз.
Минем яраткан гаиләм бар. Һәр туган көнне кадерләп яшәргә кирәк. Дәваланучыларга көчле рух телим. Сезнең кәефегезгә күп нәрсә бәйле. Ә сәламәт кешеләргә тагын да ныграк саулык телим. Даими тикшерүләр узыгыз һәм бу эш белән сузып йөрмәгез. Үзегезне яратыгыз. Онытмагыз, башлангыч этапта онкологияне дәвалап була.
Гүзәл Краева, Уфа:
«Кызымның 5 яшенә кадәр дә яши алмамын, дип курыктым»
«Яман шеш» диагнозын 2016 елның августында куйдылар. Миңа нибары 31 яшь иде. Яңа гына декреттан соң тәртипкә килеп, иң кадерле кешемне – әниемне югалтуны кичергән чак. Киләчәккә күп планнар бар иде. Һәм бөтен нәрсә чәлпәрәмә килде. Шулай уйлаган идем ул чакта.
Күкрәк турында әстерхан чикләвеге зурлыгында шеш барлыгын сиздем. Шул мизгелдә үк яман шеш турында уйладым. Озакка сузмыйча, табибка күрендем, анализлар тапшырдым. УЗИ минем шикләнүемне дөрес икәнен исбатлады. Миңа «агрессив күкрәк яман шеше» диагнозын куйдылар.
Гадәттә, ямаш шешне кеше «үлем җәзасы» дип кабул итә. Ул куркыныч сүзләр кешедән «тере мәет» ясарга мөмкин. Дөнья җимерелә, төшенкелеккә биреләсең, нәрсә көтәсен, нәрсә эшләргә кирәклеген белмисең.
Безнең нәселдә беркемнең дә онкология булганы юк иде. «Кайдан? Нәрсә өчен? Ни өчен нәкъ менә мин?» – дигән сораулар биләп алды. «Миңа яшәргә күпме вакыт калган?» – дип уйладым. Бу – бик куркыныч! Мин кызымның 5 яшьлек туган көненә кадәр яши алмамын, дип курыктым. Һәм шулай уйлап зур хата эшләгәнмен.
Үлемнән курку хисе белән очрашкач, шуны аңладым: минем бирешергә хакым юк. Яман шешне җиңәр өчен көрәшергә һәм барысын да эшләргә тиешмен. Мин кызымны әнисез калдыра алмыйм! Тормыш иптәшем дә шул сүзләрне кабатлады. «Син безне калдыра алмыйсың. Син безгә кирәк!» – диде. Һәм мин шунда картайганчыга кадәр яшисе килгәнемне, оныкларымны да күрәсем килгәнемне аңладым.
8 курстан торган химиотерапия билгеләделәр. 2016 елның 1 сентябрендә беренче курсны алдым. Ике атнадан соң чәчләрем коелды.
Кызлар өчен чәчләрне югалту – зур кайгы. Чәч – ул матурлык, сәламәтлек билгесе. Моның өчен бик борчылдым.
Әмма барысын да ерып чыгып була икән. Дус кызым белән кибетләрдә ясалма чәч сайлап йөрдек. Киеп карагач, классик каредан, курчак чәче төсле прическадан рәхәтләнеп көлдек.
Шул вакытта, якын булып санаган кешеләр түгел, ә таныш-белешләр ярдәм кулы сузды. Мине беркем дә кызганмады. Миңа булыштылар.
Яңа курс алган саен, препарат кан тамырлары аша яман шешкә барып җитеп, аны җимерүен күзалладым. Һәр организмның күзәнәге чистарына. Һәр көне минем хәлем яхшыра, дип кабатладым. Әлеге сүзләргә нык ышандым. Сәламәтлек законы шундый: үземне ничек хис итәсем килә, шулай уйлыйм.
«Башымда яңа чәчләр үсеп килгәнне күреп, яңадан туган төсле булдым»
Дәвалану вакытында әлеге темага сөйләшер кешем булмады. Танышларым арасында онкология кичергән кеше юк. Яман шештән дәваланучы танылган кешеләрнең хикәяләрен укыдым, онкопациентлар җәмгыятенә кердем. Анда мәгълүмат алмашырга мөмкин иде.
Үзем өчен көрәш стратегиясен төзи башладым. Яңа елга барлык курсларны да узачакмын. Операциядән соң, эшкә чыгачакмын һәм гадәти тормышка әйләнеп кайтачакмын. Гомумән, кайчан, кайда ял итәчәгебезне, нәрсә эшләргә теләгәнемне күз алдыма китердем. Сәламәт киләчәгемне планлаштырдым.
2016 елның 22 декабреннән соң операция ясадылар, ә 2017 елның 7 гыйнварында чыгардылар. Башымда яңа чәчләр үсеп килгәнне күреп, яңадан туган төсле булдым.
Операциядән соң миңа 22 нурланыш терапиясе бирелде. Аларны көндезге стационарда уздым. Тизрәк гадәти тормышка әйләнеп кайтырга һәм эшкә чыгарга теләдем. 2017 елның мартында дәвалануым тәмамланды.
Бу – тормышның иң сынаулы мизгеле иде. Ләкин мин моны ерып чыга алдым. Без гаиләм белән кайгы-хәсрәтләр кичердек, ә хәзер сәламәтлектә һәм шатлыкта яшибез! Мин алтын куллы табибларга бик рәхмәтле. Хәзер инде ел саен тикшерүләр узам һәм үзем, сәламәтлегем турында онытмыйм.
Лилия Сафина, Уфа:
Эштә җыелышта утырганда, телефонга хат килеп төште. «Күңелегезне төшерәсем килми, әмма анализ нәтиҗәләре әйбәт түгел. Сездә – яман шеш. Көрәшергә кирәк».
Интернетта онкология белән чирләгән кешеләрнең репостларына карап, йөрәгем сыкранды. Үзең турында укыганда, йөрәк кенә түгел, ә бөтен җирең калтырый. Эсселе-суыклы булып китә. Берничә көннән лирика китә, күз яшьләре кибә, һәм син яңа этапта – авыруга каршы көрәштә.
Тел ягыннан авырту 2017 елның ноябрендә диагнозга 2,5 ел кала барлыкка килде. Бу вакыт эчендә республика һәм шәхси стоматологияләрдә даими күзәтелеп тордым. Миңа, бу – стоматит яки теш кыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән яра, диделәр. Тешләрне очладылар, пломбаны алмаштырдылар, төрле майлар тидерергә әйттеләр. Аннары температура 37дән төшмәс булды.
2020 елның язында тел ярасы катыланды. Онколог «синдә лейкоплакия» диде. Әлеге диагноз белән кабат стоматологка киттем. Әмма берсе дә мине дөрес дәвалый алмады. Ә пародонтолог бөтенләй гормональ май алырга кушты һәм «үзенең» диагнозын куйды – кызыл төстәге лишай.
Табиб билгеләгән май, киресенчә, күзәнәк бүленешенә китерде. Моны миңа онколог аңлатты. Аннары лейкоплакияне дәвалану чарасын күрсәтте. Ул этапта инде хирургия кирәк иде: яндыру, лазер.
2020 елның июнендә тамакта үзгәрешләр барлыкка килде. Тартыла, кытыклый шунда. Терапевтларга йөрүдән баш чыкмады. Әмма төшмәс температурам белән мине «кызыл зонага» гына керттеләр. Тамак авыртуына зарлангач, коронавирус дип шикләнделәр. ПЦР алып, антибиотиклар язып, кайтарып җибәрделәр.
Антибиотикның 2 төрен эчтем. Бу – иммунитетны начарайтты һәм шеш үсешенә мөмкинлек бирде. Ә тамактагы аңлашылмаган авыртулар – метастазалар булып чыкты.
Аннары муен турында өч шеш булуын тойдым. Әмма аның нәрсә икәнен аңламадым.
30 июльдә кабат поликлиникага юл тоттым. Әмма бу юлы градусникны ахырына кадәр тотмыйча тапшырдым. Мине кабат «кызыл зона»га җибәрәчәкләрен яхшы аңлый идем. Медкартадада табиблар, каты төенчек 2 сантиметрга җитүгә карамастан, бөтен җирдә «тел чиста һәм юеш» дип язган.
Мине ЛОРга керттеләр. Аның, ниһаять, онкологка җибәрергә башына килде!
14 августта биопсия тапшыргач, «яман шеш» диагнозын куйдылар. 4 сентябрь көне 5 сәгатьлек операция ясадылар. Аңардан соң, шешнең 4нче стадиясендә булуын хәбәр иттеләр. Бу – минем өчен икенче куркыныч хәбәр булды.
«Капельницадан мине ирем күтәреп чыкты»
Калган 3 ай буе химиотерапия һәм нурланыш белән дәваландым. Бу – физик һәм психик яктан да бик авыр иде. Нурланыш нәтиҗәсендә кара янган тешләр, стоматитлар белән капланган авыз эче, гел канап торган яра һәм молочница.
Химиотерапия вакытында бөтен санап киткән билгеләр бармакка кадалган шырпы кебек тоелды. Мине капельницадан ирем күтәреп чыкты.
Дәвалану ахырында телдән янган тире төште – бу авыртуның иң югары ноктасы иде. Тамак көчле ангина вакытындагы сыман авыртты. Су эчә алыр өчен, авызыма лидокаин салдым. Башкача эчеп булмый иде.
28 декабрьдә медицина-суд экспертизасы миңа 2нче төркем инвалидлык бирде. Бу – минем өчен өченче куркыныч хәбәр иде. Менә кеше гади тормыш белән яшәгән кебек, ә аннары 3 ай эчендә телеңнең бер өлешен юк итәләр, муеныңны актаралар, тамак бизләрен яндыралар, һәм син – инвалид.
Кыскасы, минем тарихым – дөрес диагностика булмау, табибларның ваемсызлыгы, бюрократизм, очы-кырые булмаган чиратларда утыру, якын кешеләрнең ярдәме һәм үз-үзеңә ышаныч турында.
Элегрәк, табибларны гаепләп булмый, дип уйлаган идем. Психотерапевт миңа: «Нигә? Сәләтсез табиблар да барлыгын танырга кирәк», – диде.
Хәзер мин аның белән бик килешәм. Әгәр ничек дәваларга белмиләр икән, уйлап чыгармасыннар. Вакытны сузмыйча, башка табибка җибәрсеннәр.
Озак вакыт үземне көзгедә танымадым. Тән авырлыгым терапиядән соң 35 килограмм иде. Шкафымда киярлек кием таба алмадым. «Нинди чәчсез дистрофик миңа карап тора?» – ди идем.
Алып атылган нерв аркасында, авыз асимметриясе, тавыш булмау, авызның даими коры булуы һәм башка төрле билгеләр. Ләкин мин баланс ясарга өйрәндем. Үз-үземә «тормыш дәвам итә» идем. Әйе, элеккечә түгел. Ә кем әйтте начаррак дип? Бәлки, яхшырактыр? Кем белә…
«Минем төп мотивация – ул минем балаларым»
Мин социаль челтәрдә дәвалау этаплары белән ачыктан-ачык уртаклаша идем, һәм бервакыт миңа кемдер: «Лилия, көрәш һәм беркайчан да арыганыңны әйтмә. Алып китәләр», – дип язды. Хәтта бик авыртсам да, начар сулыш алсам да, бу хәбәрне гел искә алып, Ходайга: «Арымадым, мин яшәргә телим!» – дип ялвардым. Хәзер дәваланган һәркемгә бу хәбәрне җибәрергә теләр идем.
Минем төп мотивация – ул минем балаларым. Ул вакытта аларга 3 һәм 5 яшь иде. Шуңа күрә, һәркөне кабатладым: «Лиля, аша! Лиля, эч! Лиля, син булдырасың!»
Хәзер мин даими анализлар тапшырып торам. Әйе, дәваланганда тормыш туктый. Ләкин вакыт чыннан да дәвалый! Акрынлап авыртудан тынычландым, организмны чистарттым, дөньяга карашымны үзгәрттем һәм үз көчемә тагы да күбрәк ышана башладым!
Миңа авыру темасы буенча төрле кешеләр яза. Бик күп илһамлы хикәяләр укыдым. Яман шешне яшькә, һөнәргә, дингә, яшәү урынына, социаль дәрәҗәгә карамастан, җиңеп була.
Һәрберсенең үз «Җиңү рецепты»:
- кемдер борчылудан туктаган;
- кемдер күбрәк спорт белән шөгыльләнә башлаган;
- кемдер дингә баскан һәм медитация белән шөгыльләнә;
- кемдер психологка йөри;
- кемдер вегетариан булган яки киресенчә;
- кемдер бөтен организмын тикшерткән, анализлар тапшырган;
- кемдер киресенчә, бер химияне дә кабул итмичә, «халык рецептларына» күчкән.
Гомумән, куркыныч авыруны җиңәр өчен бер генә рецепт юк. Авыруның башлангычы нәрсәдә икәнен белеп булмый. Мөгаен, барысын да сынап карарга кирәктер. Көчле булырга, яхшыга өметләнергә һәм хыялланырга өйрәнегез!