news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Яман шеш...» – Танылган актер 40 яшендә үлгән

news_top
«Яман шеш...» – Танылган актер 40 яшендә үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Актер Илья Устюжанинов 40 яшендә үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәскәү өлкәсенең Лобна шәһәрендәге «Камерная сцена» театры хезмәткәрләре белешмәсе буенча, аның хатыны һәм нәни кызы бар. Соңгы елларда ул яман шеш белән көрәшә. 31 яшендә лимфоманың 3нче дәрәҗәсе ачыклана.

«Дәвалану өчен 500 мең сум кирәк. Без бай түгел, ә Илья тормышка шатлансын, безне дә сөндерсен өчен, аны аякка бастырырга кирәк», – дип сөйләгән аның дусты.

Акча да җыеп бетерә алмаганнар, Илья дәвалануны да авыр кичергән. Аны 6 мартта җирләгәннәр, диелә хәбәрдә.

Илья Устюжанинов «Ревизор», «Вишневый сад», «Снежная королева», «По щучьему велению», «Приключения Буратино» спектакльләрендә уйнаган. 2023 елда ул «Операция Престол» сериалында телевидениедә күренгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар