Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш, пластик савыт, шампунь, ашарга пешерү, идән, түшәм арасында нинди бәйләнеш бар?

news_top_970_100

Чаллыда маммолог Айгөл Хаҗиева пластик әйберләрнең хатын-кыз организмына йогынтысы турында аңлаткан. Пластик еш кына күкрәк бизләрендә фиброз-киста шешләре барлыкка килү сәбәбе була. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

«Фибороз-киста үзгәрешләре хатын-кыз авыруларының күпчелек өлешен алып тора. Төп сәбәп – эстрогенның югары дәрәҗәсе. Ул каян килә һәм пластикның монда нинди катнашы бар соң?

Күкәйлекләр һәм май тукымасыннан канга килә торган эстроген еш кына җенес гормоннарын күчереп йөртә торган аксым белән берләшә һәм аларның депосын ясый. Икенче өлеш – ирекле эстроген күзәнәк төшенә керә һәм аның функцияләренә йогынты ясый. Аннары эстроген молекуласы җимерелә һәм организмнан чыгарыла. Идеаль система шулай эшли», – дип аңлата табиб.

Ләкин бу идеальлекне фталатлар җимерә икән. «Бу эфирлы кушылмалар. Алар без көн саен куллана торган әйберләрдә бар. Пластик савыт-саба, обойлар, уенчыклар, пакетлар, парфюмерия, идән һәм түшәм өслекләре, пластик өслекләр, торбалар, шампуньнәр, тырнак буяулары һәм башкалар…

Организмга кергән фталатлар эстрогенны имитацияли – аның урынына күзәнәк белән тоташа. Шулай итеп ирекле эстроген канда бик күпкә арта һәм тукымалар үсешен тизләтә», – ди Айгөл.

Чынлыкта фталатлар бөтен җирдә бар. Алар билгеле бер күләмдә булганда зыян китерми. Алар белән азрак очрашырга гына кирәк.

Табиб киңәшләре

  • Ешрак өйдә пешерегез, фаст-фуд ашап йөрмәгез. Ризыкларны күбрәк эшкәрткән һәм озаграк саклаган саен, организмга фталатлар күбрәк керә.
  • Пластик контейнерларны пыялага алмаштырыгыз. Мондый савытта җылытып ашамагыз.
  • Көнкүрештә, ремонтта һәм уенчыкларда табигый материаллар булсын.
  • Ароматизаторларның составын игътибар белән укыгыз.
  • Пластик уенчыкларны, савыт-сабаны кайнар суга салмагыз, җылытмагыз, кайнатмагыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100