Россиядә яңа ачыкланган яман шеш очракларының якынча 54 проценты хатын-кызларга туры килә. Бу хакта «РИА Новости»га РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, НМИЦ радиология генераль директоры, РФА академигы Андрей Каприн сөйләгән.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа рак очракларының 46 проценты ир-атларда ачыклана. Онколог сүзләренчә, соңгы ун елда мондый бүленеш әллә ни үзгәрмәгән.
Табиб әйтүенчә, онкология авыруларының күпчелек очраклары элеккечә үк өлкән яшьтәге кешеләрдә теркәлә. «Пациентның уртача яше 65 яшь тирәсе», – дигән ул.