Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗановадан якыны рак белән авыручы кешеләргә киңәш

news_top_970_100
Яман шеш белән көрәшүче Нәфисә Сабирҗановадан якыны рак белән авыручы кешеләргә киңәш
Нәфисә Сабирҗанованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Әлмәттә яшәүче шагыйрә, тележурналист, җырлар авторы Нәфисә Сабирҗанова социаль челтәрләрдә якыннары рак белән авыручы кешеләргә киңәшләр язган. Нәфисә Сабирҗанова үзе дә әлеге мәкерле чир белән көрәшә. Сынауларга дучар булса да, яшәү дәртен югалтмый. Ул бу турыда «Интертат»ка әңгәмәсендә дә сөйләгән иде. 

«Кызганыч, күптән түгел бер дустымның рак белән авыруын белдем. Бу темага бик күп кыйммәтле фикерләрем җыелган икән. Якын кешең куркыныч диагноз белән очрашса, аңа ничек ярдәм итәргә соң?  

Нәрсә эшләргә ярамый?

Хисләреңә ирек биреп, телефон трубкасына еларга. Ул кешегә хәзер болай да авыр, һәм ул сезнең хисләрне дә уртаклашыр халәттә түгел.

Кызганырга һәм «нәрсә өчен» дип сорарга. Андый вакытта үзең белән хушлашалар, исән килеш күмеп куялар, дип хис итә башлыйсың. Кызгану авыруны тукландыра гына.

Диагнозны белү белән үк «рак – хөкем карары түгел» дип юатырга  ярамый. Бары тик якын кешегезнең янәшәсендә булыгыз. 

Чит тарихлар, дәвалану рецептлары эзләп Интернет киңлекләрен актару кирәкмәс. Әллә нинди коточкыч тарихларга тап булып, тагын да ныграк төшенкелеккә бирелүегез бар.

Нәрсә эшләргә кирәк?

Барысы да яхшы булачак, син көчле, дип, ышаныч белән сөйләргә

Уңай эмоцияләр бирергә, шатландырырга, гаҗәпләндерергә, куркып утырырга ирек калдырмаска.

Рак – ниндидер мистик, куркыныч, контрольдә тотып булмый торган авыру түгел, склероз кебек үк гап-гади авыру, аны дәвалап була, дип әйтергә.

Бернинди стадия дә карар түгел. Дүртенче стадияне дә уңышлы дәвалаган, ә беренче стадияне дәвалау һич көтелмәгән нәтиҗәләр биргән очраклар бар. Кәефегез гел позитив булсын.

Дәваланудан бушаган арада кешенең игътибарын башка нәрсәләргә юнәлтегез. Урманга барып һава сулап кайтырга, кинога барырга була.

Авыруны бары тик башка темаларга сөйләшергә әзер булган кешеләр белән аралаштырырга кирәк. Җырлар җырлау, көлешү, ЯШӘҮ –  иң яхшысы. Без исән вакытта…

Кешене начар вакыйгалар турындагы хәбәрләрдән саклагыз. Аңа болай да җиңел түгел.

Беләм, минем киңәшләр бөтен кешегә дә туры килмәскә дә мөмкин. Кемгәдер диагнозы турында сөйләшү, елау, зарлану (мин үзем дә шундыйлар рәтендә) кирәк. Ләкин ул хисләргә тулысынча бирелмәгез, югыйсә, алар сезне «ашап» бетерәчәк. Без үзебездә никадәр көч барлыгын белеп тә бетермибез. Кемгә күпме яшисе калганын белмәгән кебек», – дип яза ул. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100