news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авырый башлаганны күрсәтә торган дүрт билге

news_top
Яман шеш белән авырый башлаганны күрсәтә торган дүрт билге
"Татар-информ" архивы

Онкология авыруларын өйрәнә торган Cancer Research UK бәйсез оешмасы яман шешнең иртә билгеләрен күрсәтә торган 4 симптомны атаган. Бу турыда РИА Новости яза.

Дүрт билге:

  • авызда яки телдә озак төзәлми торган җәрәхәтләр яки таплар,
  • бетми торган йөткерү,
  • тән тиресендә озак бетми торган җәрәхәтләр,
  • даими рәвештә сару кайнау.

Әлеге билгеләрнең күбесе яман шеш кебек үк җитди булмаган башка авырулар турында да аңлатуы ихтимал. Әгәр бу онкология булса, аны иртә ачыклау зур әһәмияткә ия булырга мөмкин.

Нормаль булмаган үзгәрешләр сизсәгез, озак вакыт бетми торган әйбер күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз. Табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар