Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авыручы хатын-кызлар бәби таба аламы?

news_top_970_100
Яман шеш белән авыручы хатын-кызлар бәби таба аламы?
https://ru.freepik.com/

Мәскәүнең баш онкологы Игорь Хатьков онкология белән авырганда балага узу турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, яман шеш белән авыру ана булудан мәхрүм ителү түгел. Бу турыда ул «Говорит Москва» агентлыгына интервьюда әйткән.

«Кайсыбер очракларда йөкле килеш тә дәвалана башларга була, башка очракларда, йөклелек срогы узганын көтәргә кирәк. Хатынга баласын тудырырга, аннары дәвалана башларга була. Без кесарев кисеме ясап баланы алу һәм онкология буенча операцияне берьюлы ясаганыбыз бар», – дигән ул.

Хатьков сүзләренчә, авыру ачыкланса, ә хатын-кыз әни булырга әзерләнсә, күкәй күзәнәкләрен туңдыру методикасы да бар. Аннары шул күзәнәк ярдәмендә ясалма аталандыру ысуллары кулланыла.

Моның өчен табиблар белән киңәшү таләп ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100