Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман шеш белән авыручы ике бала анасы Энҗегә ашыгыч рәвештә ярдәм җыялар

news_top_970_100
Яман шеш белән авыручы ике бала анасы Энҗегә ашыгыч рәвештә ярдәм җыялар
http://dumrt.ru/

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, 2020 елдан кандагы яман шешкә каршы көрәшүче ике бала анасы Энҗе Галиуллинага ярдәм йөзеннән, ашыгыч рәвештә акча җыю турында игълан итә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Диагнозы – (острый лимфообластный лейкоз). Аңа Төркиянең Анталия шәһәрендәге Медикал парк клиникасында химия терапиясе узу һәм җелеген күчереп утырту зарур.

Бүгенге көндә Э. Галиуллина Анталия шәһәренең (Төркия) Медикал паркы клиникасында тикшеренү уза һәм химия терапиясенең беренче курсын кабул итә.

Тулы дәвалану курсларын үтәр өчен Энҗе Галиуллинага 8 млн сумнан артык акча кирәк. Галиуллиннар гаиләсе Энҗе ханымны клиникага җибәрү һәм дәвалануны дәвам итәр өчен 1,8 млн сум акча җыйган. Галиуллиннар гаиләсе клиникада дәвалану өчен чыгымнарны үзләре капларлык хәлдә түгел. Шуңа күрә мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды, аларга ярдәм итү йөзеннән, 1 000000 сум күләмендә акча җыя.

Энҗе Галиуллинага дәвалануга берничә ысул белән акча күчерергә мөмкин:

1) 5469 6200 2159 7883 номерлы Саклык банкы картасы аша (Динар Дамирович З.)

2) Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100