Яман шеш аркасында аяксыз калган 18 яшьлек Алсу: «Авыру янына килеп, елап утырмагыз»
Башкортстанның Шаран районы Түбән Ташлы авылы кызы – 18 яшьлек Алсу – яман шеш авыруы белән очрашып, бер аяксыз кала. Кыз бүгенге тормышы, үзенең өмет-хыяллары белән «Интертат» хәбәрчесе белән бүлеште.
Башкортстанның Шаран районы Түбән Ташлы авылында яшәүче Алсу Нурмөхәммәтова – нәкъ менә кинодагыча чибәр, спортсменка, мәктәп активисты да, «Җәлил укулары» конкурсы җиңүчесе дә. Бер минут та тик кенә утырып тормаган, спортка мөкиббән киткән кыз физкультура укытучысы, тренер булырга хыялланып яши. Каршында кинәт кенә килеп чыккан авыру аны башка сукмакка кертеп җибәрә.
Мин кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнеп үстем. Төрле ярышларда катнашып килдем, җиңүләр дә яулый идем. Күбрәк җиңел атлетика белән мавыксам да, шөгыльләнеп карамаган бер генә спорт төре дә калмагандыр, мөгаен.
Мине авылда «пацанка» дип кенә йөрттеләр. Турникта ниләр генә эшләми идем. Бер дә уйламыйча 100 тапкыр отжимание ясый алам. Үзебезнең авыл басу-кырларында йөгердем, чыныктым. Бу – минем төп шөгыльләнү урыны иде, дисәм дә ялгыш булмас. Этем – шәхси тренерым иде, – дип көлә Алсу.
18 яшьлек кыз әнисе Ирина белән яши. 5 ел элек әтиләре Нәсыйх яман чир белән авырып үлеп китә.
Мәктәпне бетергәч, Уфа я Казан югары уку йортларының берсендә укырга хыялландым. 10нчы сыйныфны мин Ханты-Манси автономияле округына керә торган Югорск шәһәрендәге лицейда, газпром классында укыдым. Бу сыйныфны бетерүчеләр, алга таба белем алып, газ, нефть юнәлешендә эшләргә тиешләр. Төрле җитештерү предприятиеләренә экскурсиягә йөри башлагач, бу минеке түгел икәнен аңладым.
Аннары туганнарымнан ерак яшәү дә минем өчен зур сынау булды. 1 ел анда укыгач, мин кире үз авылыма, әниемне сагынып кайттым. Анда мин туганнан туган апам гаиләсендә яшәдем, – дип сөйләде ул.
«Башта диагнозга ышанмадым»
Узган елның җәй ахырында кыз баланың тезе авырта башлый. Спорт белән дә күп шөгыльләнгәч, Алсу моңа артык игътибар бирми, мускуллар гына, үтәр, дип уйлый. Тик аягы авыртуы басылмый, соңыннан тагын да катырак сызлый башлый. Шуннан соң Алсу табибка мөрәҗәгать итә. Башта Алсу әнисе белән район хастаханәсенә бара. Аларга анда артроз дип әйтәләр. Соңыннан Алсу МРТ, компьютер томографиясе кебек тикшеренүләр уза. Баш табиб нәтиҗәләрне карап, «яман шеш булырга мөмкин» дип, Уфага барырга киңәш итә. Шунда Алсуга беренче тапкыр «яман шеш процессы» дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Диагноз әле расланмаган була, ул шик астында гына куела.
Соңыннан алар онкодиспансерга баралар. 13 март көнне биопсия алалар. Шуннан соң инде төгәл диагноз куелырга тиеш була.
Нәтиҗәләрне озак көттек, 2 атна чамасы булгандыр. Уфада безгә әле аннан соң да төгәл диагноз куя алмадылар. Нәтиҗәләрне Мәскәүгә җибәрделәр. Аннан инде «яман шеш» диагнозын расладылар. Мин моңа ышанмадым... Мондый сүзләрне кабул итү бик авыр булды, – дип, Алсу табибларын искә алып, дәвам итте. – Дәвалау процессы башлангач, Аллаһы Тәгалә миңа үзе шундый яхшы табиблар җибәрәдер төсле тоелды. Табибларым искиткеч иде, алар миңа нык ярдәм иттеләр. Мин аларга мең рәхмәтлемен: Соловьев Михаил Степанович, Исмәгыйлев Дамир Хәйдәрович, Җәмилов Марат Мөнирович һәм Касыймова Карина Салаватовна. Алар миңа авыр хәлдә бик булыштылар.
Шуннан соң дәвалау процессы башланды, химия курсын үттем. Хәлләр яхшырмагач, миңа аягымны ампутацияләү тәкъдим ителде. Табиблар инде миңа уйлау өчен вакыт та бирәселәр иде. Тик мин уйлап тормадым, килештем. Аякны гомер, яшәү белән тиңләп булмый бит. Бәхет аякта гына булса икән... – ди Алсу.
«Киләчәккә өмет белән карыйм»
1 сентябрьдә Алсуга операция ясыйлар: тездән югары бер аягын кисәләр...
Кабул итүе авыр булды, дип кенә әйтү дә җитми инде... Аннары үзеңне кулга алып, яхшы, матур киләчәккә көйли башлыйсың. Бер аяксыз да матур итеп яшәүче кешеләр күп, дип уйланасың. Киләчәктә барысы да яхшы булачагына өметләнеп яшәргә күнегә башлыйсың...
Миңа әнием бик ярдәм итте. Минем психологым да, җан дустым да ул. Һәрвакытта кирәкле сүзләрен дә таба белә. Әни белән сөйләшкәннән соң рәхәт, җиңел булып китә, үземне яхшы хис итә башлыйм. Төрле вакытлар булды инде. Дөресен генә әйткәндә, икебез дә, башны салып, елап утырган чаклар да булды. Ничек кенә булмасын, без бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. Аннары минем 3 абыем бар. Хәзер алар үз гаиләләре белән төрле шәһәрләрдә яши. Мине беркайчан да онытмыйлар. Мин бөтен кешегә дә минем Айдар абыем кебек абый теләр идем, – дип, туганнары турында канатланып сөйләде ул.
Алсу 11нче сыйныфны тәмамлаган. Авыру сәбәпле, бердәм дәүләт имтиханнарын бирә алмаган. Хәзер ул дәвалана, имтиханнарга әзерләнә.
Шушы арада гына табибка барып кайттык. Кабат 2 химия курсын узарга кирәк булачак. Химияне дә яра төзәлеп беткәч кенә эшләргә ярый. Аннан 3 айдан соң гына протезлар турында уйларга мөмкин булачак. Протезга басар өчен, барысы да тулысынча төзәлеп беткән булырга тиеш. Санкт-Петербургта протезлар ясый торган компания бар. Миңа кирәклесе, тулы аяк протезы, 500 мең сумнан башлана. Йөрергә өйрәнү кебек курслар да кирәк булачак, дип уйлыйм, – ди кыз.
«Авыру кеше янына килеп, елап утырмагыз»
Алсу белән сөйләшер алдыннан, авыр диагнозлар белән очрашкан кешеләр белән ничек аралашырга икән дип, төрле материаллар укыдым. Кеше күңелен җәрәхәтлисе килми иде. Бу хакта Алсуның да фикерен сораштым.
Төрле сораулар бирәләр инде, текәлеп караучылар да бар. Алар мине борчый дип тә әйтә алмыйм. Нинди генә сорау бирмәсеннәр, үзем тойганча җавап бирергә тырышам. Кайберәүләр кызыксынып сорый инде. Уңайсыз сораулар биргәннәре дә бар. Иң башта кыенрак иде. Әле син үзең дә ничек, нәрсә буласын белмисең, ә алар миңа «Ампутациялиләрме? Аннары нишлисең инде?» – кебек сораулар яудыралар иде.
Миңа интернет челтәрендә шундый ук хәлдә калган, бер аягы ампутацияләнгән кешеләр күп яза. Алар: «Протезга баса алмыйсың, авыр була», – дип, үз тәҗрибәләре белән бүлешәләр. Мондый сүзләрдән соң моңаеп та алам, кәефем төшә, күңелсезләнәм. Әмма һәр кеше индивидуаль бит. Минеке бөтенләй башка төрле булырга мөмкин. Мондый рухтагы сүзләр кешенең бәхетле киләчәгенә карата булган өметләрен көйдерә. Миңа калса, моны бер мин генә алай кабул итмим, башкаларга да шулайдыр дип уйлыйм. Күбесе киңәш яза, теләктәшлекләрен белдерәләр. Кайберәүләр бу хәлләрне мәзәккә борып маташа. Миңа калса, бу да – кеше күңелен кайтара, үпкәләтәдер. Шәхсән үземнең шулай.
Авыру кеше янына килеп, елап утырмагыз, дияр идем. Теләктәшлек белдереп, ярдәм итәргә әзер булуыгызны күрсәтегез. Менә авырганчы ул кеше белән ничек аралашкан булсагыз, хәзер дә шул рухта дәвам итсәгез, бик яхшы булыр. Авыруы турында мөмкин кадәр әзрәк сораштырсагыз да була, – дип үз хис-кичерешләре белән бүлеште ул.
Алсуның бүген елап утырырга вакыты юк. Ул яңа өмет-хыяллар белән яна. Аның укырга керәсе бар.
Хәзер мин, култык таягына таянып булса да, күбрәк саф һава суларга, урамда йөрергә тырышам. Өйдә дә бар эшне эшлим, җыештырам, юам. Кәефем булганда биим дә (көлә). Имтиханнарга әзерләнәм.
Булачак тормышымны күп тапкырлар күз алдыма китереп караганым булды. Үземә ошардай шөгыль эзләдем, бөтен нечкәлекләрне истә тотып, әлбәттә. Минем психолог буласым килә һәм үзем кебек хәлләргә очраган кешеләргә ярдәм итәргә телим, – ди кыю кыз.
Назлы тавышлы Алсу бер генә мизгелгә дә зарланмады, сызланган, җан өзгеч авыр вакытлары турында да сөйләмәде, хәтерендә яңартмады. Алсу – алга карап, киләчәккә таба киң колач җәеп, нык атлап бара торган кеше.
Тагын берничә елдан, психолог булып, кешеләргә ярдәм итүе турында ишетер өчен, Алсу белән кабат сөйләшергә, дигән фикергә килдек.
Алсуга ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89224263343 – әлеге телефон номерына Сбербанк картасы беркетелгән (Нурмухаметова Алсу Насиховна).