Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яман чирдән вафат булган хоккейчы Родион Әмиров уйнаган сан башка кулланылмаячак

news_top_970_100
Яман чирдән вафат булган хоккейчы Родион Әмиров уйнаган сан башка кулланылмаячак
«Салават Юлаев» хоккей клубы социаль челтәреннән

«Салават Юлаев» командасы һәм Россия җыелма командасы хоккейчысы Родион Әмиров 21 яшендә баш мие яман чиреннән вафат булды, дип хәбәр иткән идек. «Салават Юлаев» клубында кечкенәдән үзләрендә тәрбияләнгән спортчының исемен мәңгеләштерәчәкләр – Родион Әмиров уйнаган 27 санын кулланылыштан төшерәләр. Ягъни, клуб тарихында бу сан астында башка спортчылар чыгыш ясый алмаячак. Бу хакта «Уфа-Арена»да сезон алдыннан үткән журналистлар белән очрашуда «Салават Юлаев» хоккей клубы генераль директоры Ринат Бәширов хәбәр иткән.

Фото: © «Салават Юлаев» хоккей клубы социаль челтәреннән

«Команда капитаны Григорий Панинның 27 санын кулланылыштан чыгару тәкъдиме, әлбәттә, кабул ителә. Без аны 11 сентябрьдә сезонның беренче матчында үткәрәчәкбез. Җанатарлар безне аңлар, дип өметләнәбез», – дигән Ринат Бәширов.

Родионның үлеме хакындагы постлар астында күп кенә җанатарлар үзләре үк бу фикерне язган иде. «27 санын кулланылыштан төшерегез», – дигән сүзләрне җитәкчелек тә күргән.

Шулай ук, хоккейчының исемен мәңгеләштерү йөзеннән август азагында үткәрелә торган яшьләр турниры «Родион Әмиров Кубогы» дип аталачак.

Родион Әмиров белән хушлашу 21 август көнне «Уфа-Арена»да узачак. Хушлашу мәрасиме Уфа вакыты буенча 8:00дә башлана һәм 11:00гә хәтле дәвам итәчәк.

Хоккейчы Ишембай районы Богдановка авылында җирләнәчәк. Хушлашырга теләүчеләр 13:00 тирәсендә «Ишембай Арена»га да килә ала.

Фото: © «Салават Юлаев» хоккей клубы социаль челтәреннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100