news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ямаловлар күпбалалы гаиләләр рәтенә керде» — Ильмир Ямалов сөенече белән уртаклашты

Ильмир Ямалов шатлыклы хәбәрне инстаграм дусларына да җиткергән.

news_top
«Ямаловлар күпбалалы гаиләләр рәтенә керде» — Ильмир Ямалов сөенече белән уртаклашты
https://www.instagram.com/ilmir_jamal_tamada/

Бүген «Риваять» ансамбле солисты, музыкант, алып баручы Ильмир Ямалов өченче тапкыр әти булган. Бу хакта артист инстаграм сторисларында хәбәр итә. Ильмир тормыш иптәше Рузиләнең бала таптыру йортындагы фотоларын урнаштырган.

«Котлауларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Әлегә концертта булу сәбәпле җавап язып җибәрә алмыйм. Бүген Ямаловлар гаиләсе күпбалалы гаиләләр рәтенә керде. Нәнием, бик зур рәхмәт мине өченче тапкыр әти иткәнең өчен», — дип бик матур сүзләр дә яздырган Ильмир.

Рузилә һәм Ильмир Ямаловлар гаиләсендә малай белән кыз үсеп килә инде. Рузилә тормыш иптәшенә тагын бер малай бүләк иткән.

Ямаловлар гаиләсен әлеге сөенечле вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итәбез!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар