
Ямал-Ненец автоном округында, Яңа Уренгойдан 40 километр ераклыкта, газ табу корылмасында төнге өчтә газ шартлый. 1 кеше һәлак була, 7 кеше яралана, аларның икесе авыр, ә берсе бик нык авыр хәлдә.
Шартлаудан соң 1000 квадрат метрлы цехта янгын башлана. Янгын сүндерүчеләр бары тик 2 сәгатьтән соң гына килеп җитә алган. Янгынны сүндергәннәр.
Корылма «Роспан» компаниясенеке, ул «Роснефть»кә карый, дип хәбәр итә «Интерфакс».
Шартлау сәбәбе – технологик процессны бозу, диелә. Җинаять эше кузгатылган.
УРА.ру каза күрүчеләрнең исемлеген чыгарган:
Евгений К., 1992
Ринат И. 1968
Әмир Г. 1986
Михаил М. 1985
Юрий П. 1962
Борис О. 1982
Илдар И. 1976
Николай У. 1979.
Һәлак булган кеше – Олег Сердюков.