Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялтырап торсын өчен люстраны ничек чистартырга?

news_top_970_100
Ялтырап торсын өчен люстраны ничек чистартырга?
Владимир Васильев

Люстраны сабын суы һәм сода белән чистартып була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Люстра юа торган сабынлы суга бераз гына сода өстәгез. Сода салмасаң, сабын гына элпә барлыкка китерми, шуңа күрә люстра бик тиз пычрана.

Аш-су бүлмәсендәге люстраны савыт-саба юа торган сыеклык белән чистартыгыз, ул майларны яхшырак чистарта.

Тозлы су белән дә люстраны чистартып була. Биш литр җылы суда 200 грамм тоз эретегез. Люстраның пычрак элементларын шушы эремәгә салып куегыз. Бер сәгать ярым җебеткәч, микрофибра яки кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.

Аш серкәсе һәм тоз да кулланып була. 3,5 аш кашыгы аш серкәсе һәм шулкадәрле үк тозны бер литр суда эретегез. Шушы суда югач, люстраны чайкагыз һәм коры итеп сөртегез.

Люстра бик пычрак булса, нашатырь спирты алыгыз. Бер аш кашыгы нашатырьны бер стакан суга өстәгез. 

Кола эчемлеге дә пычракларны эретә. Люстраның пычрак өлешләрен колага салып, 3-5 минут җебетегез, аннары бер стакан суга бер чәй кашыгы аш серкәсе салынган сыеклык белән чайкагыз да коры итеп сөртеп куегыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100