Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялта шәһәре мэры пневмония белән авырганнан соң вафат булган

59 яшьлек Иван Имгрунт хастаханәдә ятканда да социаль челтәрләрдә шәһәр яңалыкларын язып торган.

news_top_970_100
Ялта шәһәре мэры пневмония белән авырганнан соң вафат булган
yalta.rk.gov.ru

Ялта шәһәре хакимияте башлыгы булып эшләүче 59 яшьлек Иван Имгрунт вафат булган. Бу турыда «Российская газета»га Ялта шәһәре администрациясендә хәбәр иткәннәр.

Ялта мэры Имгрунт үзе 30 сентябрьдә «пневмония» диагнозы белән хастаханәдә ятуын шәһәр халкына хәбәр иткән. Соңрак анда коронавирус булуы ачыкланган. Больничныйда булган килеш тә, мэр социаль челтәрдәге сәхифәсендә халыкка шәһәр тормышыннан яңалыклар хәбәр итеп торган. Ул Санкт-Петербургтагы клиникаларның берсендә дәваланган, инде тиздән хастаханәдән чыгарга да әзерләнгән. Тик бүген ул вафат булган, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге мәгълүматны РИА Новости агентлыгы Ялта шәһәр советы депутаты Лери Сванидзега сылтама белән хәбәр итте.

«Дүрт чыганактан белештем, чыннан да бу дөрес хәл шул. Ул киләсе сишәмбе эшкә чыгарга тиеш иде, аны хастаханәдән дә чыгарганнар бугай. Аннары хәле киткән диләр. Бу шунда (Санкт-Петербургта — ред. иск.) ук булган», — дигән Сванидзе.

Ялта шәһәре администрациясе сайтында кайгы уртаклашу хәбәре чыкты. Имгрунт Ялта мэры итеп 2019 елның 6 ноябрендә билгеләнгән. «Якты истәлек булсын, шәп мэр иде», «Ышанып булмый», «Ялта өчен зур югалту», дип яза шәһәр халкы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100