Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялларга синоптиклар фаразы: Тагын кар!

news_top_970_100
Ялларга синоптиклар фаразы: Тагын кар!
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстан синоптиклары алдагы ялларга тагын кар фаразлый.

Шимбә, 27 гыйнварда, республикада кар, җиңелчә буран көтелә. Төнлә температура -8..-13 градус, көндез -4.. -9 градус фаразлана.

28 гыйнварда, якшәмбе көнне, республика түбән атмосфера басымы кырында була. Болытлы көн, бераз кар көтелә. Төнлә һава температурасы -9..-14 градус, аязганда -18 градус, көндез -4..-9 градус була.

Якынча фаразлар буенча, 29-30 гыйнварда бурансыз һава торышы, төнлә -9..-14 градус, көндез -3..-8 градус була. Урыны белән кар явачак, дип яза «Челнинские известия».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100