Ялларда пешерергә тәмле ризык – бавырдан манты (рецепт)
Бавырдан манты рецептын танылган яучы Гөлназ Мөхәммәт тәкъдим итә. Бу шәрыкъ ризыгы икән.
![Ялларда пешерергә тәмле ризык – бавырдан манты (рецепт)](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/2/17/6b2eed59bb33ac2cbc8a6274dedc36df9a1fb32a2100d1805f003509ac1d.jpg)
Манты эчлеге өчен ярты кило сыер бавыры, ярты кило кабырга мае, 200 грамм суган кирәк булыр. Бавыр, май, суганны турап, болгатабыз. Тәменчә тоз кушабыз.
Чүпрәдән әчеттерелгән камырга төреп, гадәттәгечә пешерәбез.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/f11b201fd253fa28f642a2c86b8bc8f85680fe44f4ba94a04da501f0435e.jpg)
Табынга чыгарганда, өстенә каймак һәм яшел үләннәр сибәбез.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/7ce534338e0aeb60a8b74ff498c450f76ca2fadea8877d4fd617b8aee6f5.jpg)
Тәмле булсын!
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/750c2ec18a4b160435fa1706055e7f53c5f944786b01c1090cf7a66886c2.jpg)