«Ялкын» журналы 100 еллыгын Кремльдә бәйрәм итте: «Үткәнеңне бел, киләчәгеңне күреп яшә!»
«Ялкын» журналына 100 ел тулды. Муса Җәлил 18 яшендә нигез салган журнал быел республика күләмендә зурлап юбилеен үткәрде. Кайда-кайда диегез – Кремльдә! Балалар көнендә оештырылган «Ялкын фест»та 5 меңләп бала катнашты. Иҗат юлын «Ялкын»да башлаган «Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина да бәйрәмдә булып кайтты.
«Тарих» аллеясендә «Ялкын» журналының тарихын, бүгенгесен һәм киләчәген характерлаган күргәзмә эшләде. Кыскача, тарихка тукталып алыйк.
- 1924 ел. «Ялкын» журналы «Кечкенә иптәшләр» исемендәге Мәскәүдә гарәп графикасында чыга башлый.
- 1928 ел. «Октябрь баласы»на үзгәртеп, латин графикасында басыла.
- 1933 ел. Журналның исеме «Пионер каләме»нә үзгәрә. Редакция Казанга күченә.
- 1952 ел. Журнал «Пионер» исеме белән чыга башлый.
- 1957 ел. Журнал «Ялкын» исемен ала. Берничә буын «Ялкын»дагы әкиятләрне укып үскән Озак еллар бу сәхифәне Разил Вәлиев әзерләгән. Бүгенге көндә исә «Ялкын» иҗат, журналистика, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә кагылышлы чаралар уздыра.
Күргәзмәдә «Ялкын»ның үсеш стратегиясе дә язылган иде:
- Бүгенге көндә актуаль форматларны күбрәк куллану: комикслар, мемнар.
- Үсмерләр өчен татар телендә медиаплатформа булдыру. Белем бирү, күңел ачу контенты, аралашу һәм психологик ярдәм.
- Бөтендөнья татар яшүсмерләрен берләштерү – аралашу, телне, мәдәниятне үстерү, үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру.
«Язмаң журнал битләрендә басылып чыкты исә – бу дөньяда синнән дә бәхетле кеше юк!»
Бүгенге көндә журналистикада исемнәре билгеле булган кайсы гына шәхесне алма, алар «Ялкын» мәктәбе аша үтүләрен, язмалары нәкъ менә әлеге журналда басылып чыгуын яисә үзләре әлеге журналда интервью бирүләрен искә ала. «Ялкын» журналы – балалар, яшүсмерләрне барлап, аларны иҗат дулкынында кайнарга, яңа дуслар һәм геройлар табарга, үзеңдә әллә никадәр сәләтне ачарга этәргән бер күренеш, бер хәрәкәт диясе килә. Һәм ул хәзер дә шулай. Аны редакция, журнал дип кенә атап булмый, «Сәләт» ничек яшьләрне үзенә җәлеп итеп торган кебек үк, «Ялкын» да балаларны иҗат дәрьясында гизәргә, проектлар уйлап табарга, интервьюлар алырга, йә булмаса шигырьләр язарга, җырларга әледән-әле үзенә чакырып тора. Сүз дә юк, бу – бик зур команданың эше. «Ялкын» белән дуслаштың исә, үзең дә сизмәстән, редакциянең җылы мохитендә иҗат итә башлыйсың. Һәм иҗат итү теләге синдә артканнан-арта бара.
Бу сүзләрне язганда үземнең «Ялкын»да белән дуслашканым, беренче язмаларымны әзерләп тапшырганым һәм аларның «Ялкын»ның социаль челтәрләрендә, журналда басылып чыккан мизгелләрне искә төшердем, яңадан журналистикада беренче адымнарны ясаган вакытыма кайткандай булдым.
«Ялкын» белән танышканда, журналның баш мөхәррире Йолдыз апа Миңнуллина иде. Журналның үсешенә, яхшы якка үзгәреш кичерүенә бик күп өлешен керткән шәхес. Шагыйрә! Якты йолдыз! «Ялкын» мәктәпләргә килә иде, гимназиядәге очрашудан соң, без, 10нчы сыйныф укучылары, үзебез дә кунакка «Татмедиа»га «Ялкын» редакциясенә барырга булдык. Кичә генә «Ялкын» журналы бусагасын атлап кергән кебек: беренче танышулар, тәрәзәдән урамдагы манзараны «уа-а-ау» дип күзне алмыйча карап торулар, «Ялкын» геройлары белән аралашу, чәй эчү…
Шулай, бер дә көтмәгәндә-уйламаганда, 2016 елда «Ялкын» тышлыгында чыктым. Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында Гран-прига ия булгач, редакциягә чакырдылар. «Татмедиа» бакчасында Энҗе апа Ибраһимова Йолдыз Миңнуллинаның сәпиде һәм төрле төстәге кәгазьдән ясалган чәчәк бәйләме белән фотосурәтләр төшерде, Эльвира апа Һадиева кызыксынуларым турында сорашты, җылы гына әңгәмә корды. Аннары, аптырап, үз эчемнән генә уйлап куйдым: «Кызык, Эльвира апа ничек барысын да исендә калдырды икән, беркая да язмады да, яздырмады да», – дип. Бары тик кайбер исем-фамилияләрне генә теркәп куйган иде ул. Ә интервьюны укыганнан соң, Эльвира апаның әңгәмәне оста итеп язганына сокландым. Бу сорау-җавап форматы түгел, бу – журналистикада бөтенләй яңа формат иде. «Болай да язып буламыни», – дип кат-кат укыганым әле дә исемдә. Чыннан да, «Ялкын» ул – зур мәктәп.
Журналны укый-укый, үзең дә шул стильдә яза башлыйсың икән. Әйе, без Йолдыз апа, Эльвира апа, Луиза апа Янсуар, Айгөл апа Абдрахманова язмаларын йотлыгып укыдык, аларның язмалары безне илһамландырды, тагын да язарга әйдәп торды. Юк-юк, гонорар дип түгел, безнең өчен ул бөтенләй мөһим түгел иде! Язмаң журнал битләрендә басылып чыкты исә – синнән дә бу дөньяда бәхетле кеше юктыр! Нәкъ менә син язган мәкаләне бөтен республика яшүсмерләре укый – бу бит зур мәртәбә. Әле редакциягә килгән саен Эльвира апа Һадиева: «Зилә, тагын безгә яз әле», – дип әйтеп торганда күңел канатланмыймыни соң!
Язмаларың өчен гонорар алу – икенче зур шатлык. Чөнки бу – синең беренче хезмәт хакың. Аның ничә сум булуы да мөһим түгел иде, хезмәтеңне бәяләү – һәр бала өчен бик зур куаныч булгандыр.
Тора-бара балалар редколлегиясе белән төрле дәүләт учрежденияләрендә очрашуларда катнашу да үзеңне чын журналист итеп тоярга мөмкинлек бирә иде. Айгөл апаның Мәдәният министрлыгына, Татарстан Дәүләт Советына чакырулары исемдә. Мәдәният министры, ТР Дәүләт Советы рәисенә турыдан-туры сорау бир әле син! Дулкынландыра... Бу мизгелдә каушап та куясың, шул ук вакытта әлеге шәхесләрне үзеңә яңа яктан ачасың. Ә аннары... Җиңел сулап: «Алар да безнең кебек үк кеше икән бит», – дисең. Хатирәләрнең иге-чиге юк.
Кыскасы, «Ялкын» ул – зур мөмкинлекләр, иҗат итү, үзеңне күрсәтү, сәләтләреңне ачу, танышу, үзеңне сынап карау мәйданчыгы. Редакция әле дә яшьләрнең төрле идеяләре, проектлары белән кайнап тора. Ә вакыт, тормыш дигәнең бер урында тормый. Шулай да, мин дә кайчандыр иҗат юлымны шунда башлаган идем бит дип әйтү – горурлык хисләре тудыра.
«Кызыксынучан, иҗатка һәм белемгә омтылган, үзләрен төрле өлкәләрдә сынаган татар җанлы шәхесләр тәрбияләргә омтылабыз»
«Ялкын» журналы бәйрәменә күчик. Балаларны яклау көнендә «Ялкын фест» балачак фестивале «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланды. Казан Кремле ул көнне шаулап-гөрләп торды. Әлбәттә, Кремльнең төп кунаклары – балалар иде. Моннан тыш, ул туристлар белән дә тулы булды. Бик уңышлы урын, минемчә. Һава торышы да әйбәт – кояшлы матур көн булды. «Ялкын» журналының 100 еллыгын ничек итеп шундый зур дәрәҗәдә һәм Казан Кремлендә билгеләп үтәргә ирешә алганнар? Бу сорауны «Ялкын» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллинга юлладым.
– «Ялкын» журналының 100 еллыгын зурлап билгеләп итү – бер хыял иде. Хыялыбыз Балаларны яклау көнендә чынга ашты. «Ялкын фест» – безнең редакция оештырган иң масштаблы чара. Аңа кадәр төрле зур булмаган чаралар үткәрдек – «Татмедиа» бинасында, «Татар китабы йорты»нда һ.б. мәйданчыкларда булды. Бу фестиваль исә – республиканы берләштерә торган зур бәйрәм. Фестивальгә көн дәвамында 5 меңнән артык бала килде.
Дөресен генә әйткәндә, «Ялкын»ның 100 еллыгын Казан Кирмәнендә үткәрү – бәхет очрагы. Журналның 100 еллыгын гади итеп кенә түгел, истә калырлык итеп үткәрәсе килә дип, 2 еллап баш ватып йөрдек. 26 апрельдә Татарстан Рәисенең татар зыялылары белән очрашуында булдым. Бөтен кыюлыгымны җыеп, тәкъдим итеп карадым. Рәхәтләнеп хуплады. Матди яктан да ярдәм булды – Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге комиссия безгә бик булышты.
«Ялкын» – бер редакция генә түгел, «Ялкын» ул – зур аудитория. Безнең аудиториябез бөтен җирдә – төрле балалар оешмаларында, фестиваль-конкурсларда бар. Шөкер, аудиториябез киң, зур. Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге белән берлектә зур бәйрәм оештырдык.
Сүз дә юк, Татарстан Республикасы Рәисе кулыннан Рәхмәт хатын алу, рәхмәт сүзен ишетү – «Ялкын»ның бүген дөрес юлда баруы, 100 ел дәвамында «Ялкын»ның зур мирасы булуы турында сөйли. «Ялкын» дөрес һәм туры юлда булган, файдалы, кызыклы эчтәлектәге журнал буларак чыккан. Бүген инде без мультимедиа форматында да эшлибез. Безнең максат – кызыксынучан, иҗатка һәм белемгә омтылган, үзләрен төрле өлкәләрдә сынаган татар җанлы, татар рухлы шәхесләр тәрбияләү. Максатлар – бер, ләкин ысуллар, юллар, форматлар үзгәрә. Бүген күбрәк интернет өстенлек итә. Киләчәктә, бәлки, башка төрле форматлар килеп чыгар. Шунысы анык: «Ялкын» журналы яшүсмерләр белән эшләгәч, әлеге форматларны кулланып яши.
Замана шаукымын, «вайбын» тоярга, бергәләп креатив иҗат итәргә омтылабыз, тырышабыз һәм булдырабыз!
«Ялкын»ның төрле елларда баш мөхәррирләре булып эшләгән шәхесләр дә биредә – без алар белән дә элемтәләрне югалтмыйбыз. Алар безнең өчен үрнәк, зур этәргеч. Алар башлап җибәргән традицияләрне саклыйбыз һәм аларны киләчәктә дә кулланырга, заманчалаштырырга, яхшыртырга тырышабыз. Үткәнеңне бел, киләчәгеңне күреп яшә! – диде баш мөхәррир.
Рөстәм Миңнеханов: «Ялкын» журналы туган телне саклауга зур өлеш кертә»
«Ялкын фест» балачак фестиваленең көтеп алынган кунагы – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов иде.
Татарстан Рәисен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, Татарстан Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин һ.б. каршы алды һәм мәйданчыклар буйлап экскурсия үткәрделәр.
Иң элек Рөстәм Миңнеханов «Ялкынлы сәхнә»дә булды. Биредә ул журналның редколлегиясе белән танышты, популяр блогерлар белән аралашты, «Тарих» аллеясендә «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты. Анда балалар өчен чыккан вакытлы басмаларның тарихы, «Ялкын» журналының төрле елларда чыккан тышлыклары, төрле басмалар һәм иллюстрацияләр тәкъдим ителде.
Шулай ук, ул китап ярминкәсен дә карады. Анда төбәк авторларының туган телләрендәге балалар өчен китаплар, альбомнар, открыткалар бар иде. Кече сәхнәдә «СалаваTik» төркеме катнашучыларының бию һәм вокал дәресләрен тыңлады, «Дуслык» паркында аш-су һәм мода остаханәләрен бәяләде, балалар этномаркетын карады һәм төп сәхнәдә әлеге фестивальгә килгән барлык кунакларны сәламләде.
– Хәерле көн, кадерле балалар, бәйрәмебез кунаклары! «Ялкын» журналына быел 100 ел булды. Шушы бәйрәмне оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт! Чын күңелдән барыгызны да әлеге бәйрәм белән котлыйм. «Ялкын» журналы безнең мәдәниятебезне, традицияләрне, туган телне саклау өчен зур өлеш кертә. Журнал заман сулышын тоярга һәм яшь буынның мәнфәгатьләренә туры килергә тиеш, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов «Ялкын» журналы коллективына Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Айдар Сәлимгәрәев: «Һәрберебезнең «Ялкын» журналы белән бәйле үз тарихы бар»
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, һәр кешенең «Ялкын» журналы белән бәйле үз тарихы бар.
– Барчагызны да матур бәйрәм белән котлыйм! «Ялкын» журналы барыбызга да якын, күпләр бу журналны укып үскән. Биредә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да бар, аның шигырьләре дә үз вакытында журнал битләрендә урын алган булган. Ветеран-журналистыбыз Эльмира апа Закирова монда, ул «Ялкын»ның баш мөхәррире булып эшләде. Журналда эшләгән, көч куйган барлык кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Безнең максат – аларның мирасын саклап, яңартып, заманга килештереп, журналның эшчәнлеген дәвам итеп, матур итеп үстерү, – диде Айдар Сәлимгәрәев.
Шамил Садыйков: «Муса Җәлил мәдәниятебезгә зур өлеш керткән – «Ялкын» журналын оештырган»
«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Ялкын» журналын оештырып җибәрүе турында сөйләде.
– Муса Җәлил күп кеше өчен «Моабит дәфтәрләре» белән генә таныш. Минемчә, аның татар мәдәниятенә керткән иң зур өлеше – «Ялкын» журналын оештыру. 18 яшендә үк ул Мәскәүдә татар телендә яшьләр өчен журнал чыгару тәкъдиме белән чыккан булган. Аның хыялы, идеясе бүгенге көндә чынга ашты.
«Ялкын» журналы – бүгенге татар әдәбиятына нигез салган басма, дип санала, чөнки күпчелек язучылар, журналистлар «Ялкын» аша үткән: журналны укыганнар, журналга язганнар, журнал редакциясендә эшләгәннәр.
«Ялкын» – күпчелек редакцияләрдәге шәхесләргә йогынты ясаган, гомумән, татар журналистикасына нигез салган журнал дип саныйбыз. Бүгенге көндә «Ялкын» – журнал гына булып калмый, ул үзенә күрә бер лабораториягә әйләнеп бара. Монда төрле мультимедияле юнәлешләрдә медиа проектлар бар, блогерлар белән актив эшлиләр. Аның киләчәге – видео проектларда һәм социаль челтәрләрдә, – диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры.
«Ялкын» журналының элекке баш мөхәррире Эльмира Закирова: «Ялкын» мәңге яшәсен!»
1978 елдан «Ялкын» журналында редактор һәм 1995-2011 елларда «Ялкын»ның баш мөхәррире булып эшләгән журналист Эльмира Закирова төрле елларда журналның юбилеен ничек итеп билгеләп үткәннәре турында сөйләде.
– «Ялкын»ның юбилее минем өчен зур вакыйга буларак кабул ителә иде. Хәтерлим: 1974 елда «Ялкын»ның 50 еллыгын Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында билгеләп үткән булганнар. Союздаш республикалардан журнал редакторлары килгән. Разил абый Вәлиев Мәскәүдән Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлап, «Ялкын» журналында эшли башлаган чагында композитор Фасил Әхмәтов белән «Пионер ялкыны» дигән җырны язган булганнар.
Журналның юбилей санын әзерләргә дип, ул вакыттагы редактор Роза Хафизова мине Мәскәүгә Муса Җәлилнең кызы Чулпан, оныгы Татьяна Малышева белән очрашуга җибәрде. Ул вакытта Әминә апа да исән иде. Алар белән күрешеп, 6 яшьлек Татьяна исеменнән язма әзерләп кайткан идем. 1984 елда «Ялкын» журналы коллективын яшь буынны тәрбияләүдәге уңышлары өчен Юрий Андропов имзалаган «Почет билгесе» ордены белән бүләкләделәр.
Журналның 75 еллыгын «Казан» милли-мәдәни үзәгендә уздырдык. 80 еллыгын «Пирамида»да үткәргән идек. Бөтен республикадан балалар җыелды, хәтта чит өлкәләрдәге балалар да килгән иде!
Муса Җәлил – «Ялкын» журналына нигез салучы. 18 яшьлек шагыйрь Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк Комитетында эшләгәндә, татар балалары өчен журнал чыгару тәкъдиме белән чыга, һәм «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар өчен татарча журнал басыла башлый. Шушы тарихны «байрак» итеп алдык та, Мәскәүгә бардык. «Бәйрәмебезне «Ялкын» чыккан җирдә – Мәскәүдә дәвам итик әле», – дидек. Татарстанның Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиллегендә, Асадуллаев йортында булдык, 1186нчы этно-мәдәни татар мәктәбе укучылары белән очрашулар үткәрдек. Чулпан ханым кызы, оныгы белән безнең бәйрәмдә катнашкан иде.
Мәскәүдә «Комсомольская правда»да эшләүче «Кремль пулы» журналисты Александр Гамов белән дә очрашып, «Ялкын»га язма әзерләдек. «Ялкын»ның 85 еллыгында 85 мәктәптә кызыклы очрашулар үткәрдек. Кызларыбыз «Ялкын» әләмен Татарстанның иң биек ноктасына – Бөгелмә районындагы Карабаш бистәсе тауларына кадап кайттылар! «Ялкын»ның юбилее быел тагын да колачлырак. «Ялкын» мәңге яшәсен!» – диде Эльмира Закирова.
Йолдыз Миңнуллина: «Ялкын» журналында эшли башлаган чор – бөтенләй яңа этап иде»
2011-2016 елларда «Ялкын» журналының баш мөхәррире булган Йолдыз Миңнуллина журнал редакциясендә эшли башлаган мизгелләрне искә алды.
– «Ялкын» журналында эшләгән еллар кызу, кайнар чор буларак истә калды. Без эшли башлаганда матбугатның интернетка күчә башлаган чоры иде. Бөтенләй яңа этап. Татарча да, русча да яза торган егетләр-кызлар бар иде. Хәтерлим, Эльмира апа Закирова баш мөхәррир булып эшләгәндә тел мәсьәләсендә киртәләр куймады. Мәсәлән, «Кәеф» кушымтасы 2 телдә дә чыга иде. Бик иркен мохиттә эшләдек.
Компьютер, интернет ул вакытта яңа гына керә башлаган иде. Хәтерлим, редакциядә кечкенә генә «Apple» компьютерын алып килделәр. Хәзер күз алдына китерүе кыен: ул бары тик аклы-каралы гына иде. Шул бер компьютерга чират торабыз да, аннары текстларыбызны шунда җыя идек.
Бик кызыклы чор булды ул. Дөрес, яңа исемнәр, яңа яшь журналистлар да «Ялкын»да чыкты. Бездә балалар редколлегиясе дә бар иде, – дип искәртте элекке баш мөхәррир.
Ркаил Зәйдулла: «Беренче шигырьләрем «Ялкын» журналында басылып чыккан иде»
Төп сәхнә янында Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулланы очраттым. Баксаң, аның беренче шигырьләре «Ялкын»да чыккан булган:
– Беренче шигырьләрем «Ялкын» журналында басылып чыккан иде. Мәктәптә укыган чагында журнал «Чаткы» конкурсын уздырды. Шунда мин ел саен диярлек җиңүчеләр рәтендә булдым. 7нче сыйныфта укыганда журнал редакциясенә килдем. Ул вакытта Разил Вәлиев җаваплы секретарь иде, әдәбият бүлегендә Фәннүр Сафин эшли иде. «Чаткы» конкурсында җиңүчеләргә китап нәшриятында чыккан яңа китаплар җибәреп тора иделәр. Китапларны укып, шигырьләрне ничек язарга кирәк икәнлеген аңлый идем. Үзенә күрә бер әдәби дәрес булды ул.
«Ялкын» журналы минем өчен бик кадерле. Журналда балалар өчен язучыларның озын повестьләре чыга иде. Аларны сан саен көтеп ала идек, чөнки өзекләргә бүлеп бастыра иделәр. Иң кызык җирендә тукталып кала иде ул... Минемчә, бик мавыктыргыч алым булган. Хәзер балалар өчен язылган әсәрләр җитми. Журнал белән балаларның элемтәсе җитми кебек тоела миңа.
100 еллык юбилейда бәйрәм көнне тәнкыйть сүзләрен әйтәсем килми, ул үзенең миссиясен башкара. Мин үскән заман – үзгә заман иде. Хәзер бүтән заман. Без үскәндә интернет та юк иде, телевидениедән 2 канал күрсәтә иде, Казан радиосын тыңлый идек. Бүтән мәгълүмат чыганаклары булмады. «Ялкын» журналы яңа балалар өчен язылган әдәби әсәрләрне дөньяга чыгарырга тиеш, минемчә. Ләкин, кызганыч, хәзер махсус балалар өчен әйбәт язучылар юк кимәлендә. Әгәр дә без бәләкәй укучыларыбызны югалтабыз икән, димәк, өлкән укучыларны да киләчәктә югалтабыз, дигән сүз, – дигән фикердә Ркаил Зәйдулла.
Айзилә Батырханова: «Ялкын» журналы иҗат итәр өчен стимул бирә»
«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе алып баручысы, журналист Айзилә Батырханова әйтүенчә, «Ялкын» журналы һәр балага иҗат итәр өчен этәргеч бирә.
– Кайсы гына бала үзенең тормышын «Ялкын»нан башламый икән? Аеруча иҗат итәргә булса. Миңа калса, журналистика белән кызыксынган һәр бала «Ялкын»да язып карарга тиеш, минемчә. Хәтерлим, 2011 елда, тәвәккәлләп, «Ялкын» журналына язмамны җибәреп карарга булдым. 1 көн дигәндә җавап килде: «Мәкаләгезне бастырабыз», – диделәр. Бу сүзләр мине күбрәк иҗат итәргә канатландырды. Һәр яшь журналистка бу стимул булып тора.
Яшь иҗатчы өчен гонорарның булуы да мөһим. Язмаң өчен акча түләгәч, тагын да күбрәк иҗат итәргә этәргеч була. «Ялкын»нда син аналитик фикерләргә өйрәнәсең. Хәтерлим, минем бик тә балалар редколлегиясенә эләгәсем килгән иде, – дип искә алды ул.
Зилә Дәрҗеманова: «Ялкын» журналы – мине шәхес буларак үстергән урын
Шунысы хак – «Ялкын» әле дә яшь редакция булып кала бирә. Кайчан карама – редакция яшьләр белән тулы, һәм бу – бик шәп күрсәткеч. Мәсәлән, «Ялкын» журналының бүлек мөхәррире Зилә Дәрҗеманова, әле студент булуына карамастан, бөтен җаны-тәне белән журналист эшенә бирелгән. Укырга да, эшләргә дә өлгерә ул. Аның белән «Ялкын» журналы редакциясендә эшләү үзенчәлекләре турында сөйләшеп алдык.
– «Ялкын» минем өчен бик күп әйбер бирде. Шәхес буларак үстерде, бик күп чараларда катнаштым, бик күп кешеләр белән таныштым. Бу – редакция генә түгел, шәхес буларак үсеш кичергән урын.
КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә укый башлангач, массакүләм мәгълүмат чараларында практика үтү мөмкинлеге бирелде. Беренче практиканы «ТНВ» телекомпаниясендә үттем. Ә аннары «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков белән «Тик-Ток» дәресләрендә видео төшерергә өйрәндек. Бер дәрестә мине «Ялкын» журналы баш мөхәррире Илназ Фазуллин күреп алды һәм редакциягә чакырды.
Мин урамда социаль сораштырулар, экспериментлар оештырдым. Илназ Фазуллин 2 атнага стажировка үтәргә чакырды. Шуннан соң «Ялкын» редакциясендә эшли башладым. Шул 2 атна эчендә Мәдәният министрлыгы белән очрашу, Сабантуй һәм бик күп вакыйгалар булды. Һәм мин, Аллаһка шөкер, «Ялкын» журналы редакциясендә өченче ел эшлим. Үзем дә сизмәстән, шушы коллективка кереп киттем. Бу – минем беренче зур эш урыным.
Бүгенге көндә басма журнал белән генә чикләнергә ярамый, журналны таныту өчен, без төрле мәйданчыкларда эшлибез. Шул исәптән, «You Tube» хостингында һәм башка социаль челтәрләрдә проектларыбыз бар. Социаль челтәрләр аша безне таныйлар, беләләр. Төрле кызыклы видеолар, проектлар уйлап чыгарабыз. Башка проектлардан да илһамланабыз, трендларга да игътибар бирәбез. Кызык икән, «нигә әле моны эшләп карамаска!» дибез.
Иҗат итәргә мөмкинлекләр бик күп. «Яшь чак – юләр чак» дигәндәй, башка нинди уй килә – шуны эшләп карыйбыз. Чөнки аның өчен безне беркем дә тәнкыйтьләми. Шуңа күрә яшьләргә хас булган темпта эшлибез, әгәр идея төнлә яки иртүк килә икән, шунда ук теркәп куябыз.
Яшерен-батырын түгел, элекке замандагы кебек журналны йотлыгып укучылар күп түгел. Шулай да, «Ялкын фест» фестивалендә катнашкан яшьләр журналны ошатты, «моңарчы нигә укымаганбыз икән» дип тә әйтүчеләр булды. Бөтен язмаларны да укып баралар дип әйтмәс идем. Кызыклы рәсем күреп алалар икән, игътибарны шунда юнәлтәләр. Шуңа күрә кызыклы рәсемнәр, фотолар кулланабыз. Җәлеп итәр өчен текстлар санын да кыскартырга туры килә, чөнки гел текст кына булса, укымаслар иде.
Алла бирсә, «Ялкын» журналы тагын 100, 1000 ел яшәр, дип өметләнәм. Аеруча журналның 100 еллыгы уңаеннан мәктәпләргә дә бик күп чакыра башладылар. Балаларга викторина форматы ошый. Алар белән яшьләр телендә сөйләшәбез: үзләрен журналист, блогер булып сынап карарга тәкъдим итәбез. Мәктәпләргә барып очрашулар үткәргәннән соң, безгә кайсы юнәлештә күбрәк эшләргә кирәклеген аңлыйбыз, – диде ул.
«Ялкын» журналының 100 еллыгы менә шундый күңелле һәм үзенчәлекле форматта үтте. Журналның киләчәге якты һәм өметле булсын, ялкыны дөрләп торсын, редакция яшь иҗатчыларга алга таба да канатлар куйсын иде.