Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ялкын» журналисты Зилә: «Мин – ач студент, ашарыма бирегез әле, дип йөргән булды»

news_top_970_100
«Ялкын» журналисты Зилә: «Мин – ач студент, ашарыма бирегез әле, дип йөргән булды»
Фото: © Солтан Исхаков

«Ялкын» журналының бүлек мөхәррире Зилә Дәрҗеманова «Интертат» сайтының «ВКонтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы булды. Зилә яшь кенә булса да, аның татар матбугаты, татар журналистикасы турында әйткән фикерләре кызыклы. Әңгәмә барышында татар халкының оялчан, тыйнак булуы, кешеләрнең ярдәмчеллеге, өлкәнрәк журналистларның яшь журналистларга мөнәсәбәте турында да сөйләшенде. Туры эфирда яңгыраган кайбер фикерләрне укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Мин сине туры эфирга чакырдым да, син шунда ук ризалаштың. Ә бөтен кеше дә тиз генә ризалашмый. Озак уйлаучылар, оялучылар күп. Хәтта бик белемле, тәҗрибәле журналистлар да «оялам» дип әйтә, мин гаҗәпләнәм бу сүзләргә. Син ничек уйлыйсың, татар халкы ни өчен шундый оялчан икән?

Безнең татар халкы, иң беренче чиратта, «кеше нәрсә әйтер икән» дип уйлый. Шунлыйтан бу оялу һәм тыйнаклык барлыкка килә. Мин дөрес әйтмәсәм, миннән көлсәләр, дип, куркып кала. Ә мин үзем тиз ризалаштым, чөнки бу әңгәмә – минем өчен яңа формат. Бигрәк тә туры эфирда булуы. Бу – минем өчен тәҗрибә булачак.

Зилә, син берничә ел элек «Агропарк»ка барып, «мин – ач студент, минем ашарыма юк, ашарга бирегез» дип, видео төшереп йөргән идең. Шуның турында сөйлә әле. Ярдәм иттеләрме? Бу видеодан соң үзең өчен нинди нәтиҗәләр ясадың? Кешеләр ярдәмчелме?

Бу – «Ялкын» журналының «Урамда» дигән социаль эксперименты иде. Без кешеләрне урамда сынап карый идек. Кешеләрнең ярдәм итү сәләте бармы икәнен тикшердек. Аның төп шарты – татарча сөйләшә торган кешене табу. Мондый экспериментлар Төркиядә бик популяр. Аларда кафега кереп, ашарга сораган видеоны күргәч, без дә аларны кабатларга булдык. Без «Агропарк»ка киттек.

Мин ул вакытта икенче курс студенты идем. Бик борчылдым. Таныш булмаган кеше янына килеп, «минем ашарыма юк, мин – студент, ашарга бирә алмассызмы икән» дип сорадым. Бик авыр булды. Чөнки бу – мескенләнү бит. Кемнең мескен буласы килсен? Мин яшелчәләр, җиләк-җимешләр сата торган урынга, ит сата торган урынга бардым. Һәрберсендә дә миңа пакетка салып ашарга бирделәр. Аннан мин моның социаль эксперимент икәнен әйтеп, биргән әйберләрен кире биргәч, берсе дә кире алмады. Яңадан үземә бирделәр. Белмим, моны камера булганга шулай эшләделәр микән, чыннан да шундый ачык күңелле булдылар микән. Әмма мин базардан бер капчык ризык белән кайтып киттем. Бу ризык тулай торакта бик озакка җитте. Бу эксперимент безнең татар халкының ярдәмчел икәнен күрсәтте. Мин хәтта көтмәгән дә идем.

«Ялкын»да сез яшьләрчә эшлисез, кызыклы видеолар төшерәсез. Сезне өлкәнрәк журналистлар «биеп-көлеп, ял итеп кенә йөрисез» дип тәнкыйтьләмиме?

Кайчак ишетергә туры килә. Без еш кына яшьләр өчен офлайн я онлайн кызыклы чаралар үткәрәбез. Кайвакыт өлкәнрәк журналистлар безгә «журналист кеше язарга тиеш, ә сез юк-бар эш эшләп йөрисез» диләр. Әлбәттә инде, бөтенесе дә түгел. Күпчелек бу чараларны җылы кабул итә. Без тәнкыйть әйтүчеләргә үпкәләмибез. Ә киресенчә, безне күрәләр, беләләр дип, үзебезгә киләчәктә эш өчен мотивация дип кабул итәбез.

Бүгенге көндә яшь журналистлар турында төрле фикерләр бар. Кайберәүләр «алар яза белми, фикерли белми» диләр, кайберәүләр, киресенчә, «алар шундый шәп фикер йөртә, кыю, сорауларны да дөрес бирә» диләр. Ә менә синеңчә өлкән буын журналистлары нинди алар?

Өлкән журналистларны мин бик хөрмәт итәм, чөнки алар – татар матбугатын тотып торучылар. Яшь журналистлар бар, ләкин алар күп түгел. Күбесенчә татар матбугатында олырак кешеләр эшли. Беренчедән, алар бик тырыш, һәм алар безгә үрнәк. Икенчедән, аларның, бик үк булмаса да, консервативлыгы да бар. Тыелган, четерекле темаларга бик язмыйлар, тәртипле итеп кенә язалар. Менә рус журналистикасын алсак, алар анда бәреп язалар. Бездә дә андый журналистлар бар, ләкин бик аз.

Фото: © Солтан Исхаков

Син татар матбугатының киләчәген ничек күзаллыйсың? Бүген сер түгел, тираж җыю авыр, өйгә газета-журналлар алдыртучылар сирәк. Киләчәктә татар матбугатын укучылар булырмы? Синең яшьтәшләрең укыймы татар матбугатын?

Минем дусларым менә «Ялкын» кебек журналларны мин алып килсәм генә укый. Аларның күбесе безнең социаль челтәрләргә язылган. Алар үзләренә кызык булган темаларны шуннан карап баралар. Минемчә, киләчәктә шундый булыр, чөнки цифрлаштыру заманы бит инде, кәгазь журналлар алар киләчәктә ретро формат булып калыр, дип уйлыйм.

Безнең төп аудиториябез – социаль челтәрләрдә.

Бүгенге көндә мәктәпне бетергән татар балалары журналист һөнәрен сайласын өчен нәрсә эшләргә кирәк? Башкалар «эх минем журналист буласым килә» дип әйтсеннәр өчен, журналист нинди булырга тиеш, синең фикереңчә?

Мәктәпне укып бетергәндә, мине ике юнәлеш кызыксындыра иде. Берсе – «театральный»да уку, икенчесе – татар журналистикасы. Беренчесе буенча хыялым челпәрәмә килде. Мин журналистиканы сайлаганда, «Шаян ТВ» популяр иде. Мин анда эшләүчеләрне журналистика факультетын тәмамлаган яисә хәзер дә шунда укучы студентлар икәнен белә идем.

Яшьләрне журналистика белән кызыктыру өчен, күренеп тора торган мисаллар булдырырга кирәк.

Бу мисалларны балалар мәктәптә үк белергә тиеш. Син журналист һөнәре ала аласың, аннан син телевидениедә яисә журналда эшли аласың икәнен алар алдан ук белергә тиеш. Синтаксис, фонетика гына укыйсы дип түгел, ә башка мөмкинлекләр дә бар икәнен белергә тиеш. Татар теле белән бәйле эш ул бүгенге көндә сирәк. Булса да, педагогика, филология, журналистика юнәлешендә генә. Миңа татар журналистика бик күп мөмкинлекләр ачты. Профессиональ яктан да миңа үсәргә мөмкинлек бирде. Моны барысын да яшьләргә җиткерергә һәм күрсәтергә кирәк.

Фото: © Солтан Исхаков

Ә син үзең журналистикага нинди максат белән килдең?

Беренчедән, милли миссия. Мин авыл мәктәбен бетердем, Казанга килгәч, кешеләрнең дә татарча сөйләшә белмәвенә гаҗәпләндем.

Татар телендә яшьләр өчен контент булдыру – минем максатым. Шул ук социаль экспериментлар, сораштырулар. Рус телендә ул бар, ә нигә ул бездә юк? Бездә булган очракта да ул нинди форматта? Ул татарча да булырга тиеш, кызыклы да булырга тиеш. Бу бит – телне һәм милләтне үстерү дигән сүз. Әлегә шундый максатлар белән янып йөрим.

Син бит әле студент. «Ялкын»да бүлек мөхәррире дә. Журналда нәрсә өчен җавап бирәсең?

– Журналда мин юмор, кәеф сәхифәсе өчен, cоциаль челтәрләрдә видеолар өчен җаваплы.

Сезнең курстан ничә кеше журналист булып эшли? Белүемчә, 2-3 кеше генә. Ни өчен шулай аз кеше эшли икән? Калганнар кая эшли?

Безнең курста 21 кеше укый. 4 кеше – матбугатта, телевидениедә – якынча 25 проценты, якынча 25 проценты – мәктәптә, 50 проценты – башка өлкәдә. Башка өлкәләрдәге кебек үк, журналистика да бөтен кешегә дә кызык түгел. Бөтен кеше дә үз һөнәре буенча эшләми.

Журналистика – авыр һөнәр. Физик яктан авыр түгел, ә мораль яктан авыр. Шуңа күрә бу өлкәдә бөтен кеше дә эшли алмый.

Мәсәлән, интервью алганда, төрле четерекле темаларга сөйләшергә кирәк, алдан сорауларны әзерләргә кирәк, алдан эзләнергә кирәк, сорау бирәсе теманы өйрәнергә кирәк. Боларны бөтен кеше дә булдыра алмый. Һәм бу – нормаль хәл, бөтен кеше дә журналист була алмый, дип уйлыйм мин. Шунлыктан журналистикада укысалар да, кайберәүләр үзләренең киләчәк тормышларын журналист һөнәре белән бәйләргә теләмиләр.

Синең фикереңчә, татар журналистикасындагы бүгенге төп проблемалар нинди алар?

– Минемчә, тыйнаклык. Кайбер темалар безнең өчен «табу», тыелган дип санала. Кайбер четерекле темалардан качарга тырышу ул татар журналистикасын тоткарлап тора. Аналитик язмалар күбрәк кирәк, дип саныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100