Ялкаулыктан котылу догасы
Ялкаулык шайтанга кешеләрне дөрес юлдан яздырырга, әһәмиятле эшләрдән читләштерергә ярдәм итә.
Әгәр үзегездә ялкаулык барлыгын тойсагыз, әлеге чирне җиңә алмасагыз, түбәндәге доганы өйрәнеп, Аллаһыдан ярдәм сорарга киңәш итәбез.
Аллаһүммә инни әгузүбикә минәл-әҗзи вәл-кәсәли вәл-җүбни вәл-һәрами вәл-бухли, вә әгузү бикә мин гәзәбил-кабри, вә әгузү бикә мин фитнәтил-мәхйә вәл-мәмәти.
«Аллаһым! Йомшаклыктан, ялкаулыктан, куркаклыктан, көчсезлектән һәм саранлыктан Сиңа сыенамын. Кабер газабыннан, тормыш һәм үлем фетнәләреннән дә Синең яклавыңа мохтаҗмын».