Ялкауларча тулма
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан ялкауларча тулма (голубцы) рецептын тәкъдим итәбез.
Бу ризык өчен: кәбестә, суган, кишер, помидор, сыер ите фаршы, үрдәк ите, дөге, тоз, борыч.
Кәбестә, суган, кишер, помидор, үрдәк итеп вак итеп турарга. Дөгене юарга һәм салкын суга салып куярга.
Кәбестә пешеп чыгар алдыннан кишер, помидор, үрдәк итен салырга, ә бераз фарш салып томалап пешерергә. Аннары дөгене суыннан саркытырга, яшелчәләр белән ит янына салырга, тоз һәм борыч сибәргә, кайнамаган су өстәп пешереп бетерергә.
Нәрсә генә пешерим дип аптыраганда, бик уңайлы, дип язган Инстаграмда хуҗабикә .