news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ялкауларча суши-салат рецепты

«Бу салаттан соң роллы ашыйсы килми икән», — дип кисәтә Казан блогеры Айгөл Тимер.

news_top
Ялкауларча суши-салат рецепты
https://www.instagram.com/aygul_temir_/

Суши-салат өчен: пешкән дөге, кыяр, авокадо, тозлы кызыл балык, эремчекле сыр, соя соусы; бизәү өчен -көнҗет орлыгы.

Салатны стаканга яки тәлинкәгә дә ясый аласыз.

Беренче рәт — пешкән дөге, икенче рәт — кыяр, өченче рәт — эремчекле сыр сыларга.

Аннан кабат дөге, авокадо, эремчекле сыр һәм кызыл балык салырга.

Өстенә матурлык өчен көнҗет орлыгы сибәргә.

Әлеге салатны алдан әзерләп куярга да була, стаканга ясарга һәм өстен каплап суыткычка куярга.

Ашар алдыннан соя соусы салырга.

«Бу салаттан соң роллы ашыйсы килми икән», — дип кисәтә Казан блогеры Айгөл Тимер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар