Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдиновадан ялкауларча тулма (голубцы) рецептын тәкъдим итәбез.
Ингредиентлар: 400-500 грамм фарш, 300 грамм кәбестә, 0,5 стакан дөге, йомырка, тоз, борыч, томатный сок.
Ингредиентларны бергә салып болгатырга, тулма формасын бирергә. Аннары томат согы салырга, 200 градуска кадәр кызган духовкада 50 минут пешерергә. Тулма 30 минут пешкәннән соң тагын сок өстәргә мөмкин.