news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ялкауларча каймак бәлеше рецепты

news_top
Ялкауларча каймак бәлеше рецепты
Фото: Freepik.com

Күпләр яраткан каймаклы-эремчекле бәлешләрнең бик тиз әзерләнә торган рецептын «Атна вакыйгалары» газетасы тәкъдим итә.

Камыр өчен кирәк: 2 йомырка, 100 г шикәр комы, чеметем тоз, ванилин, 200 мл каймак, 200 г он, 2 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 2 аш калагы көнбагыш мае.

Эчлек өчен кирәк: 3 йомырка, 500 г эремчек, 100 г шикәр комы, 2 аш калагы манный ярмасы, ванилин.

Рецептта күрсәтелгән продуктлардан коймакка кебек сыек камыр ясарга.

Аннары эремчекле эчлекне күпергәнче болгатып әзерләп куярга.

Табаны майларга, төбенә-кырыйларына он сибәргә һәм сыек камырны агызырга.

Камырның кырыйларына бик җиткермичә генә, уртасына калак белән эремчекле эчлекне салырга һәм өстен матур итеп тигезләргә.

Бәлешне газ мичендә 170 градуста 40-45 минут тирәсе пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар