Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялгызлыкның моңы нинди булганын беләм...

«Ялгыз күршемнең моңланып җырлаганы үзәгемә үтеп төшә», — ди фельдшер Лилия Маликова.

news_top_970_100
Ялгызлыкның моңы нинди булганын беләм...
pixabay.com

«Төннәрен йоклый алмыйча ятам. Башта боргаланып, аннан соң тирә-юньгә колак салып, тыңлап. Нәрсә тыңлыйм дисезме? Күрше апасының төнлә җырлаганын тыңлыйм. Ялгыз күршемнең моңланып җырлаганы үзәгемә үтеп төшә.

Хәзер мин беләм ялгызлыкның моңы нинди булганын. Кызганып тыңлап ятам. Күрше апасын түгел, ә ялгызларның ятим узган гомерләрен кызганам. Бер көн, бер төн җырларсың. Ә хәтсез гомерләргә сузылса? Ул китек тормышны ничегерәк ямарга? Ялгызлык язмышларга язылса? Шуннан йөрәгем дөп-дөп тибә башлый. Уйлар бутала. Үземнең тормышым күз алдымнан узарга, зыр-зыр әйләнергә тотына. Ачыклык керттем дисәм, киресенчә төпкә китә. Аннан соң, мин бит ялгыз түгел дип үз үземне юатырга тотынам. Мин ялгыз түгел. Мин ялгызларны аңларга гына тырышам, үземне алар урынына куеп карыйм һәм ялгызлык ачысын йөрәгемнән узгарам. Ялгызлык моңына изрәп йокыга талам. Ә ялгызлык моңы агыла да агыла».

Йөрәгеннән чыккан фәлсәфи фикерләре белән Башкортстанның Бакалы районы Камай авылында яшәүче фельдшер Лилия Маликова ВКонтакте сәхифәсендә бүлешкән.

Язылучылары Лилия ханым белән килешмәгән. «Аралашкан кеше ялгыз булмый, моңлы кеше, җырлы кеше көч ала шул халәттән»;

«Лилия, парлы ялгызлар да күп дөньяда. Син уз уйларыңны авызыңны тутырып әйтә аласың, фикер алышырга тырышасың, димәк, син ялгыз түгел. Үзеңнең халәтеңә туры килгән эшләр килеп чыкса, муеннан шул эшкә чумып, ялгызлыкны уйларга вакытың да калмый», — дип комментарийлар язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100