Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялгызлык (Кәрим Кара)

news_top_970_100
Ялгызлык (Кәрим Кара)
"Татар-информ" архивы

Нәби агай ялгызы көн итә. Гадәттә, хатын-кыз кулы тимәгән өйләрдә ямь булмый. Кайда карасаң тузан, бүлмә саен анда-монда таралып яткан киемнәр, аш өендә юылмаган савыт-саба, идән тулы чүп, тәмәке төпчекләре, буш шешәләр. Еш очракта шундый күренешкә тап буласың.

Әмма Нәби агайның өе тыштан ук ялт итеп тора. Нарат такталары белән тышланган, ачык сары төскә буятылган. Капка төбендә, ихатада бер шырпы бөртеге дә тапмассың. Ә өй эче солтан сараена тиң. Ап-ак челтәрләр аша кояш нурлары сирпелә. Идән ялтыратып юылган, аяк батып торган палас җәелгән, стеналарда – чигелгән эшләнмәләр, панно, макраме ише нәрсәләр. Керә-керүгә, аш өе үзенә тарта сине, аннан таралган тәмле исләр танауны кытыклый. Ни җитте хатын-кызның өендә мондый тәртип, пөхтәлек булмый, ә Нәби агай ничә еллар инде шул чисталыкны саклый, кыра, юа, үтүкли, дигәндәй. Һичбер эшне хатын-кызныкы дип тормый ул, барысы кулыннан килә. Ул пешергән камыр ашлары ашап туйгысыз була, яшь киленнәр аннан өйрәнәләр аш-су серләренә. Валлаһи менә, һич арттыру юк сүзләремдә.

Ялгыз башы ята, хатын-кыз эшләренә чумган, берәр ясалышы килмәгән хатыншадыр инде, дигән нәтиҗәгә килер кемнәрдер. Чак кына да дөреслек юк бу фикерләрдә! Менә бу курчак өенә тиң яңа өен ул ялгызы диярлек эшләп чыкты. Совхоз механигы, техникада берәр четерекле сорау туса, Нәби агай янына йөгерә. Чөнки дә Нәби – агай 30 еллап трактор-комбайн арасында кайнашкан карт механизатор.

Үзе ир, үзе хатын булып яшәргә кайдан вакыт җиткерә торгандыр? Әле моның белән генә бетми, бер өлешен генә ачтым әле мин белгәннәремнең. Мәсәлән, кулының шифасы бармы, әллә берәр төрле әфсенен белә – яшелчә бакчасы да урап чыккысыз аның. Кабаклары, ачуым да килмәгәе, арба тәгәрмәче зурлык булалар. Кешедә үсмәгән әллә ни хикмәтләр үстерергә ярата. Мин күбесенең исемен дә белмим, авыз итеп караган нәрсәләрем дә түгел. Шундый Мичурин инде менә. Яздан көзгә кадәр өй каршын аллы-гөлле чәчәкләргә күмә, хатын-кызлар көнләшә, минсиңайтим.

Бер әйткәч – әйтеп бетерим инде. Лапасына да, абзар артындагы торыгына да күз салыйк. Тавыкларның нинди төре генә юк: чалбар кигәннәре дә, башларына чалма өйгәннәре дә. Үрдәк-казлар, күркәләр – барысын үзе бастырткан, сатып алынган түгелләр. Шуңа өстәп, бурадай сыеры, бер өер сарыклары, өстәвенә өч чүмеч, дигәндәй, мамык куяннары! Ничек карап өлгерә, җеннәре бармы үзенең?

Ну мин аның утырып торган чагын күргәнем юк. Гел нәрсә беләндер мәшгуль, гел хәрәкәттә.

Менә шундый ул Нәби агай! Тормышы урап чыккысыз, үзе – холкы-фигыле белән фәрештәләргә тиң зат. Тартмый-эчми, тавышын күтәргәне юк, һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер, сөйләсә – эретеп җибәрә инде менә. Шундый ир-ат ялгыз гомер кичерә. Гүзәл затлардан күпләр мондый ир белән гаилә корырга риза булырлар иде.

Озак еллар эчендә андыйлар чутсыз булды, чаяраклары үзләре беренче адымны ясарга омтылып карадылар. Кичтән капкасын какканнар булган, дип тә сөйлиләр хәтта. Ә Нәби агай һаман ялгыз башы. Һич тә күңеленә ошаганны очратмаган микәнни, дисезме? Сәбәбе бөтенләй башка. Менә хәзер тәфсилләп аңлатам сезгә.

Нәби – гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе Гөлчирә апа зарыгып көтеп алган сабыен 50гә якынлашканда дөньяга китерә. Ә ире Габдулла хатыныннан 15 яшькә олырак була. Менә шулай картайган көннәрендә бала багу бәхетенә ирешәләр алар. Кадерле улларына тузан да кундырмыйлар, өф-өф итеп кенә үстерәләр. Шуннан ни, малайга һуш кергәнче олыгаялар ата белән ана. Тазалыклары чамалы, еш чирлиләр, күз терәп торырлык кешеләре юк.

Төрлечә уйлыйлар да болар, улларын өйләндерергә карар кылалар. Өйгә килен керер, дөнья көтүне үз өстенә алыр, онык алып кайтыр, дип фикерлиләр. Уллары да гаиләле булгач олпатланыр, үзен хуҗа итеп тоя башлар, күңелен хуҗалыкка салыр төсле тоела аларга.

Ә бу вакытта Нәбинең 8 классны тәмамлап, район үзәгендә трактористлар курсында укып йөргән чагы. Аның башына да кереп чыкмый өйләнү турыда уйлар. Кайтса, кәшәкәсен күтәреп, елга бозына шар сугарга төшеп китә. Кичләрен иптәшләре белән клуб ишегалдында аяк өшетә. Юка киенеп йөргәнлектән, гел томаулы танавын шыр-шыр тарткалап, зәңгәр күзләрен күккә төбәп, армиягә бару турында хыяллана. Кайда анда гаилә кору, ди?

Әмма атасы Габдулла карт – каты куллы кеше, алдына алганны азагына кадәр җиткереп өйрәнгән. Монда бит тегенди-мондый гына сорау түгел, аның улының киләчәге турыда сүз бара. Әллә гомере калган, әллә иртәгә җан тәслим кыла, бердәнбер баласының киләчәген урнаштырып күзләрен йомарга тиеш.

Таныш-белешләре аша, знакумнарны, туган-тумачаларны тартып, үзләренә тиң булырдай килен эзләргә башлый Габдулла абзый. Төрле авылларга хәбәр җибәрәләр, яучылар белән сөйләшәләр, кандидатлар белән күзгә күз очрашып, кылларын тарткылыйлар.

Бераз вакыт үткәч шул билгеле була: үзенә тиң кәләш әйттерү барып чыкмаячак. Кем инде 14-15 яшьлек гөлгә тиң кызын бала-чагага кияүгә бирсен? Закунга да сыймый бу эш, хилаф була. Яше кергәннәр Нәбине тиңсенмиләр, «маңкасын җыйсын башта, бер-ике башка үссен» дип кенә җибәрәләр. Әйтсәң дә, каннары уйнаган, «кешнәп торган» кызларга юка гына үсмер ни эшкә ярый? Аны ничек яратасың да ничек кочасың ? Шөкер, уттай егетләр бетмәгән әле, аларга язганы булыр ...

Менә шундыйрак хәбәрләр килде Габдулла абыйга. Читсенеп кенә тагын берсе турында хәбәр иттеләр. 2 ай кияүдә булып калган, яшь ир кинәт кенә үлеп киткән. Менә шул кайгыдан гаҗиз, имеш, урман ягында Мәликә исемле хатын. Карышмый төсле ...

Габдулла абый, ветсанитарны яллап, тау ягындагы кандидатны үз күзләре белән күреп кайтты. Төскә-башка әллә ни түгел икән дә, әмма гәүдә салымнары куәтле, дәрт-дәрманы ташып бара. Җигелеп тартыр тормыш арбасын. Ә Нәбигә килгәндә, сыек та соң әлегә, 1-2 ел чыдаса, ныгынып китәр әле, таман гына булыр хатынына.

Ничек күндергәннәрдер үсмерне, ниләр вәгъдә итеп алдаштырганнардыр, мәгәр кышкы ялларда Нәби башлы-күзле булып куйган. Әнә шулай итеп, «баллы» гаилә тормышы башланган.

Беренче көннәрдән үк өйләнүнең нинди аянычлы гамәл икәнен сизә башлады Нәби. Беренчедән, тиңдәшләре авыз күтәреп көләргә генә тордылар үсмердән, адым саен шаярттылар, мыскылладылар. Икенчедән, шар сугып йөрүләр бетте аның өчен. Гел өй тирәсендә булырга тиеш икән ул, эш табыла теләгең булса. Кичләрен клуб айкаулар шып туктатылды. Яшь хатының була торып, ни эзләп йөрисең анда? Сиңа кирәгенең барысы өеңдә бар.

Баштарак Нәби, качып-посып, иптәшләре янына елышып карады. Мәликә килен үзе дә елгыр булып чыкты. Теләсә кайдан эзләп таба егетләр төркемен, бер генә җөмлә әйтә:

– Нәби, өйгә!

Башын иеп сыпыртып кала үсмер иптәшләренең дәррәү көлүләре астында.

Район үзәгенә укуга китеп тә иркен тын ала алмады Нәби. 2 көн укыдымы-юкмы, аларның ятактагы бүлмәсенең ишек төбендә Мәликә пәйда булды. Бармаклары белән генә Нәбине эндәшеп алды да:

– Монда нишләп сагышланып ятасың? 2 өй аша минем әбием яши. Киттек, шунда кунарбыз, – диде хәләл иренә кайнар тыннарын өреп. Һичбер сәбәпне тыңламый, Нәбинең ай-ваена карамый, тәки сөйрәп дигәндәй алып китте ирен.

Әнә шулай башланды аларның тормышлары. Әйтергә кирәк, Габдулла абый белән Гөлчирә апа бик тә ризалар иде киленнәреннән. Шулай булмый ни, утлар чыга баскан эзеннән, кырып-себереп эшли бар эшне, улларын яратып кына тора.

Нәби өчен яхшы яклары да күп иде, әлбәттә, өйләнүнең. Мисал өчен, лапас башына печән бәрергә җыендылар, ди. Нәби лапас башына менеп баса, Мәликә, «эһ» тә итми, күбә зурлык печәннәр алып биреп тора. Капчык-фәлән күтәрергә туры килсә, Мәликә иренең кулын да тидерми, ялт кына иңбашына сала да алып та китә. Яз көне бакчага бәрәңге утыртканда, Мәликә кулында көрәк алды, ә Нәби, чиләк тотып, бәрәңге салып йөргән булды.

Нишләптер, биреште язга таба Нәби, йөзенең төсе качты, гел хәлсезлектән зарланды. Аның каравы, килен күкрәп чәчкә аткан гөлгә тиң иде. Шомырт кара күзләре дуга кашлары астыннан елтырап серләргә төренделәр, кабарынкы чия иреннәре ымсындыра иде очраган бер ир-атны.

Әмма, никтер, тазалыгы бөркелеп торса да, ямансулады язга таба яшь килен, үзалдына гел ниндидер моңсу җыр көйләп йөрер булды. Һәм менә көтмәгәндә юкка чыкты Мәликә. Көпә-көндез, ындырга ашлык төяргә киткән җиреннән гаип булды. Кемдер «чит шоферның кабинасында күренеп калды» дип ычкындырган, имеш. Анысын чынга алмадылар. Ирле килеш чит-ятларга тагылып китмәс бит инде .

Халык ни: сөйләде дә туктады. Бары Габдулла белән Гөлчирә кара кайгыга калдылар.

Тәки табылмады килен. Ә Нәби, кеше арасында күрсәтмәсә дә, сикереп төшеп шатланды хатынсыз калуына. 1-2 айдан тәмам рәткә килеп китте ул: йөзенә нур керде, кабыргаларына ит утырды.

Шул вакыйгадан соң нинди антлар биргәндер, анысы безгә мәгълүм түгел. Әмма моннан соң әтисе белән әнисе «өйлән, өйлән...» дип күпме генә колак итен ашасалар да, керфекләре дә селкенмәде егетнең. Картларны кадерләп кабергә салгач та гаилә кору турында башына кертмәде. Гомер буе ялгызы калды. Шундый куркыныч затлар дип кабул иткән булгандыр инде ул хатын-кызларны ...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100