Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

 «Ялгыз калган аккош кебек ул» — Әнвәр Нургалиевның әтисе баянда уйный

Әнвәр Нургалиев үзенең инстаграмына әтисенең баянда уйнаган видеосын урнаштырган.

news_top_970_100
 «Ялгыз калган аккош кебек ул» — Әнвәр Нургалиевның әтисе баянда уйный
Әнвәр Нургалиевның инстаграм челтәреннән

Баянны төзекләндереп алып кайтканнар булса кирәк.

«Әти баянын сагынган, бармаклары бик йөрмәсә дә, көен чыгара. Моң-сагыш көйләрендә! Әй, шатланды инде баянына!» — дигән ул. Әнвәр Нургалиев үзе дә баянга кушылып җырлый. 

Әлеге видео җырчының инстадусларына нык тәэсир иткән. Алар пост астында бик күп комментарийлар калдырганнар. 

«Үзе уйный, күңеле елый. Чөнки ялгыз калган аккош кебек ул»; 

«Әнвәр, әтиегездән моң агыла. Шул ук вакытта күзләрендә сагыш. Олы рәхмәт үзенә. Күзләремнән мөлдерәп яшь тама, әтиемне сагынганга»;

«Видеогызга караган саен, йөрәк өзгәләнә. Ялгызлыкны бик авыр кичергәне абыйның йөзеннән үк күренә, бик ямансу аңа. Шундый матур яшиләр иде әти-әниең, Нәсимә апа кояштай балкый иде. Бик юксынабыз аны. Урыны оҗмах түрләрендә булсын. Сезгә исәнлек-саулык телим», — дип язганнар алар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100