Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ялгыз гармун»

Халкыбызның бөек баянчысы Рамил Курамшин вафатына 1 ел. «Чулпан» мәдәният үзәгендә бу уңайдан аны һәм аның иҗатын искә алдылар. «Интертат», бу чарада булып, гармун моңын тыңлап кайтты...

news_top_970_100
«Ялгыз гармун»

Минем кебек яшь журналист, узган, үзенә таныш булмаган буын турында язарга барганда, үзе өчен берьяктан таныш, ләкин шул ук вакытта серле дөньяны, аны матурлаткан шәхесләрне ача. Бөтен яшь журналист өчен әйтү дөрес булмас, ләкин минем эчемдәге хисләр шундый... Минем буын Рамил Курамшинны күреп белгән булса да, мөгаен, җәен әби белән бабайда кунакта, уенчык машина яки курчак белән мавыгып утырганда, ә телевизорда исә шул вакытта Илһам Шакиров җырлаганда гынадыр. Менә бу искә алу кичәсенә килгәч тә, зур экраннан каядыр еракка карап торган ягымлы бер абыйны күрдем, ә эчемдә нәрсәдер:

«Абый! Минем бит сине кайдадыр күргәнем бар! Син үзең, синең гармуның миңа таныш!» – дип кычкыра, ләкин хәтер, никадәр тырышса да, исенә төшерә алмый. Тик бу экрандагы караш миңа якын, бик якын…

***

Өс киемен салгач та, беренче эш итеп, диктофоным Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте фонды директоры Фәттахов Рифат Әхмәт улы янында кабынды:

«Узган ел 18 декабрьдә Рамил Курамшин вафат булганга 1 ел тулды. Рәшит Ваһапов фестивале бу концертка ни өчен алынды? Беренчедән бу – турыдан-туры безнең фондның, фестивальнең максатларына туры килә. Безнең төп максатларыбызның берсе – милли мәдәниятне үстерү, ә милли мәдәният ул шәхесләрдән тора.
Заманында без Рамил Курамшин белән бик еш хезмәттәшлек иттек, аннары ул минем якташым да бит. Шәхси таныш, дус идек. Ул вафат булгач, 1 ел элек аның мирасын барлау, исемен мәңгеләштерү мәсьәләсе килеп басты. Кызганыч, бездә әле зур шәхесләр киткәч, аларның исемнәрен мәңгеләштерү, мирасларын барлау буенча бер калыпка салынган система юк.
Бу кичәне үткәрүне исә без үзебезнең бурычыбыз дип санадык һәм, Аллага шөкер, бу эшне хуплаучылар да булды, мәсәлән, хөрмәтле Марат Готыф улы Әхмәтов, тагын безнең бик мөхтәрәм бер шәхесебез – Шәфәгать Фәхрази улы Тахаутдинов, үзләре шылтыратып, бу эшкә минем алынуымны сорадылар, кирәк ярдәмне күрсәтербез, диделәр. Аларга бик зур рәхмәт!
Бүгенге көнгә безнең иң зур казанышыбыз - ул Рамил Курамшинның шәхси архивына ия булу. Аллага шөкер, Рамил Курамшинның шәхси архивы югалмады, ә бит андый куркыныч бар иде! Ул архивта бөтен әйбер уникаль. Ә иң-иңе – Рамил абыйның баяны. 20 ел Илһам Шакировка уйнаган, бөтен татар дөньясын гизеп чыккан баян!
Бүгенге кичә – ул Рамил Курамшин мирасын барлау, аны зур, матур итеп күрсәтүнең беренче адымы гына, әле бу өлкәдә бик күп эшлисе бар. Рамил Курамшин мирасына ихтыяҗ бик зур, күрәсездер инде – бүген шыгрым тулы зал. Алга таба тагын нәрсә эшлисе бар? Әлбәттә, аның каберенә таш кую. Бәлки әле, якташлары бүген әйтер – алар туган авылларында Рамил Курамшинга бюст куярга ниятлиләр».

Чара бераз соңга калып башланды. Шуңа күрә, ирләрнең чишенү бүлмәсендә утырып, баянчы Кирам Сатиев белән сөйләшеп алдык. Мин әйтәм: «Кирамм абый, Рамил Курамшин турында кызык, бер кешегә дә сөйләмәгән бер эксклюзив әйбер сөйләгез әле», – дим! Бераз уйлады, исенә төшкәч, сөйләргә кереште. Сөйләгәч, мин инде шатланып, редакциягә эксклюзив материал алып кайтам дип сөенеп, тамашачылар залына юл тоттым. Концерт башланды, мин тамашачылар залында, кесәм тулы эксклюзив материал, дип елмаеп утырам. Күп тә үтми, Кирам абыйны сәхнәгә чакырдылар, чыкты:
– 60 ел сәхнәдә! Әле бер тапкыр да авызымны ачып сөйләгәнем булмады! Бүген беренче тапкыр! – дип башлады ул сүзләрен.
Халык көлде. Ә аннан соң, халыкны көлдерү ошап киткәндер, күрәсең... Алды да миңа сөйләгән тарихны сүзгә-сүз халыкка да сөйләп бирде. Бүтәннәр үлә-бетә көлгәндә, минем көлмәдем, чөнки эксклюзив кесәләр инде буш иде... Урыннан торып, яңа эксклюзив эзләргә киттем... Ләкин гримерка коридорларында эксклюзивтан мине бары тик хан заманыннан калган кием үтүкләү өстәле генә көтә иде. Безнең гаиләдә һаман шундый үтүкләү тактасы, шуңа минем өчен бу «табыш» – барыбер эксклюзив…

(Бу эксклюзивны тыңларга теләүчеләр өчен – «Татар-информ» бу концертны онлайн күрсәтте, мәкалә азагында бу видеога сылтама бар, 22.50 минутта Кирам Сатиев чыгышы башлана).

Кирам Сатиев

Тамашачы залында концерт карап утырганда, күңелгә Рамил Курамшин көенә язылган бер җыр кереп калды. Сүзләре Рифә Рахманныкы, ләкин исемен, янымнан үтеп киткән бер матур кызга бүленеп, ишетми калдым. Бездә бит инде яшьләр акыллы, әгәр җыр ошый, ләкин аның исемен белмибез икән, телефонда «Shazam» (белмәүчеләргә – җырны көй аша мизгел эчендә табу мөмкинлегенә ия булган телефондагы программа) ачып эзли башлыйбыз. Ләкин татарча җырлар белән бу вариант күп очракта эшләми. Бу юлы да эшләмәде, ярый, хәзер инде нишләргә? Ошады бит.

Җырны башкарган Гөлзада апа Сафиуллина янына киттем. Ярый ул исемен дә («Рөхсәт итсәң»), аның интернетта юк икәнлеген дә, ләкин «Тәртип» радиосында цифрлаштырылган варианты булырга тиешлеген әйтте. Гөлзада апа бу очрактан соң Сафиуллина түгел, ә «Shazamov»a булып чыга инде! Рәхмәт! Шуннан соң Рамил абый турында да сөйләшүгә керештек.

Татарстанның халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина:
«Безнең татар баянчылары күп, элек тә булган, хәзер дә бар. Әмма Рамил кебек затлы, зыялы баянчы юк. Ул – артист та, интеллектуаль яктан да көчле, кешелекле, тәрбияле, тәртипле. Миңа Рамил белән бик күп еллар эшләргә туры килде. Аның белән репитиция дә ясап торасы юк, ул барысын белә, бигрәк тә халык җырларын, ретро җырларны – бөтенесен белә. Без аның белән кайта идек тә, бер 10 җырны фондка язып ата идек. Ул үз өстендә гел эшләде, менә киләбез концерт мәйданчыгына, шунда ул баянын чыгарып, бер ярты сәгать, концертка кадәр уйный иде. Аннан кунакханәгә урнашабыз, анда да шул ук хәл. Андый баянчы бүтән юк.

Кеше буларак та. Бик күп авыр юллар үттек, ләкин бервакытта бер-беребезне ташлашмадык. Поезд китәргә тора, Себер шәһәре, 40 градус салкын, без инде аппаратураларны төядек, Рамил йөгерә, баянын аскан... Ничә тапкыр шулай булды – каршысына барып, Рамилнең сумкасын алып, аңа булышып... Күздән яшьләр ага, бер онытасым юк! Күздән яшь ага, чөнки, беренчедән, салкын, икенчедән – кызганыч... Хәзер поезд китә, без калабыз... Шуңа күрә мин аны бик хөрмәт итәм һәм менә аның якташлары аны күтәреп алулары... Мишәр халкы бит, алар молодцы! Үзләренең бер талантларын да җирдә калдырмыйлар, ә татарлар андый түгел! Татарлар таптап китә… Бездә бит кеше исән чакта аның кадерен белү юк, ә менә үлгәч инде... Сүзләрем дога булсын!»

Бу урында безне бүлеп, миңа без Гөлзада апа белән сөйләшеп утырган чишенү бүлмәсеннән чыгып китәргә куштылар. Чыккач, Алмаз абый Хәмзинны очраттым, без Гөлзада апа белән сөйләшеп утырганда, ул сәхнәдә иде, аның «stund-upp» чыгышыннан бар халык көлгәне ачык ишетелеп торды. Аны күреп: «Алмаз абый сезгә «stund-upp» чыгышлар ясарга кирәк!» – дип әйттем. Ул көлде. Ә чыннан да, менә хәзер әкрен генә үсеп килә торган «Әйдә, Шаярт», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Татарча stund-upp» кебек проектларда Алмаз абый югалып калмас иде. Ул анда үз тарихлары белән бөтен кешене рәхәтләнеп көлдертә ала.

Алмаз абый белән шулай ук Рамил Курамшин турында сөйләштек:

Юмор остасы, композитор, җырчы, «Чаян» журналының бүлек мөхәррире Алмаз Хәмзин:
«Беренче тапкыр очрашу дигәндә, мин һәрвакыт әйтеп киләм – иң беренче мин аның баяны белән таныштым. Мин аның баяны икәнен белмәдем. Музфакка укырга кердем, анда безнең белгечлек «баян» иде. Миңа бер баян бирделәр, мин инде уйныйм да уйныйм үземчә. Бервакыт миңа: «Ә син бу баянның кемнеке икәнлеген беләсеңме?» дип сорыйлар. Юк, белмим, дим. Рамил Курамшин баянында утырасың син, диләр. Ул бер курс кына укыган да, китеп барган училищега, чөнки анда баянны музфакка караганда яхшырак бирәләр иде.
Аннары без аның белән, «Шәһри Казан» гәҗитенә пропаганда ясап, авылларда йөрдек. Шул вакытта мин аңа: «Карале, син Илһам Шакиров артында ничә ел дәвамында уйнадың, сиңа аның моңы сеңгәндер, әйдә җырла әле, дим. Җырлады, мин әйтәм, гениаль! Шуннан соң ул һәр концертта җырлап кушыла башлады».

Алмаз Хәмзин


Ә ул парик мәсьәләсе инде... Минем парик бар иде, шуны киеп карады бу. «Кордаш, ди, 18 яшь бит инде, нигә безне Аллаһ каргаган икән!» - ди. Бу Әлфия Авзавлова концерты алдыннан иде. Ярар, Әлфия Авзалова концертына кереп утырдым, хәзер карыйм – Әлфия Авзалова үзе генә чыга да: «Нихәл итим, гармунчыбыз гашыйк булды үземә», дип җырлый башлый. Аны шулай инсценировкалаганнар – ул башта, үзе генә чыгып, шул сүзләрне әйтә дә, ике баянчы чыга. Шуның берсе Рамил инде. Уйный башладылар, Әлфия апа инде кушылып китә, шул вакытта Рамилгә борылган иде, Рамил парик белән, бу шаккатып, актанышча: «Бәтәч!» – дип кычкырып җибәрде. Зал шаркылдап көлә башлады, шуннан соң ул минем парикны үзенә алды. Менә шундый истәлекләр...»

Концерт инде тәмамланганда, алып баручы Илдар Кыямов Рамил Курамшинның туган авылында бюст куелачагын әйтте. Бу эшләр өчен хәйрияче Рәшит Баязитовның шәхсән үзеннән 100 мең сум акча биргән дә инде.

Сәхнә ябылды... Рамил абыйның гармуны тагын ялгыз калды, ул бу кичәдә инде күптән оныткан, ләкин үлеп сагынган татар моңын янә тоя алгандыр, дип ышанам… Рамил абый, аның моңы минем өчен дә гел таныш булган, мин аны гел белгәнмен кебек булып тоелды миңа, сәхнә ябылгач. Ул минем хәтердә бары тик онытылып торган, ләкин югалмаган! Мин аны кечкенә вакытта телевизорда күргәнмен, бүген дә экраннан гына күрдем… Ләкин бу тойгы рәхәт, ул мине каядыр еракта калган балачакка, әле исән әби белән бабай янына алып кайтып килде...

Рамил Курамшинның баяны

***

Беләсезме, халыкның әдәбен концерт бетеп чишенү бүлмәсе янына баргач белеп була. Бу юлы моңа тагын бер кат инандым. Бардым – әбиләр бер-берсен таптый-таптый тун кияләр, бер әби, ботинкага баса-баса, бөтен кешене этә-төртә, өенә кайтырга ашыга. Нишлисең инде, Такташ әйтмешли: «Нужда, брат...». Бабайлар әдәплерәк әле, Аллага шөкер!

Бетте…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100