Статистика буенча, россиялеләрнең 43 проценты – якынча 62 миллион кеше – ялгызлыктан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы чаң суга: дөньяда ялгызлык нәтиҗәсендә һәр сәгать саен 100 кеше вафат була. Ни өчен бу хис XXI гасырның чын эпидемиясенә әйләнде, һәм аны ничек җиңәргә – «О самом главном» программасында шул хакта сөйләделәр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итә.
Ялгызлык – ул гади генә күңелсезлек түгел. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ул турыдан-туры физик сәламәтлеккә йогынты ясый: инсульт, шикәр диабеты, югары кан басымы һәм Паркинсон авыруы куркынычын арттыра. Доктор Александр Мясников билгеләп үткәнчә, бу авырулар күбрәк ялгызлыкның үзе белән түгел, ә аңа ияреп килгән депрессия һәм стресс белән бәйле.
Аеруча куркыныч ягы – хатын-кызлар ирләреннән уртача 15 елга күбрәк яши, һәм күпләре гомеренең соңгы елларын ялгызлыкта үткәрә. Бу – проблеманы картайган җәмгыять өчен аеруча кискен итә. Парадоксаль рәвештә, социаль челтәрләр һәм даими элемтә чорында яшьләр дә өлкәннәр белән бер дәрәҗәдә ялгызлыктан газап чигә. Мясников фикеренчә, заманча технологияләр аралашу иллюзиясе тудыра, ләкин кешеләр арасында чын бәйләнеш бирми.
Ялгыз булмас өчен нишләргә?
1. Мәгънә табыгыз һәм кирәкле булыгыз.
Волонтер Мария тарихы моңа ачык мисал. Ире белән аерылышканнан һәм кызы үсеп җиткәннән соң, ул үзен кирәксез итеп тойган. Һәм ул башкаларга ярдәм итә башлаган: балалар йорты балаларына остаз булган. «Әгәр син кемгәдер кирәк булсаң – син инде ялгыз түгел», – дип нәтиҗә ясый доктор Мясников.
2. Башны эшләтегез.
«Баш мие эшләгән кеше ялгыз була алмый», – ди Мясников. Китап уку, белем алу, иҗат белән шөгыльләнү ялгызлыктан коткара.
3. Йорт хайваны алыгыз.
«Үзен ялгыз дип санаган һәр кешенең мәчесе яки эте булырга тиеш», – дип киңәш итә доктор. Өй җәнлекләре җылылык кына түгел, кирәкле булу хисен дә бирә: аларны ашатырга, йөртергә, тәрбияләргә кирәк.
4. Тыңларга өйрәнегез.
Ялгызлыкны җиңү ачкычы – кешеләр белән мөнәсбәтләр төзи белүдә. Бәхәсләшеп, үз фикереңне исбатлау урынына әңгәмәдәшеңне аңларга, аның урынына үзеңне куеп карарга кирәк.
5. Китап укыгыз.
«Китаплары булган кеше ничек ялгыз булсын?» – дип сорый доктор. Ул Достоевский романнарын мисал итеп китерә: алар аерым бер галәм кебек, кешенең эчке дөньясын тулысынча баета ала.
Доктор Мясников ассызыклаганча, бу – медицина түгел, зур социаль проблема. Аны дарулар белән түгел, ә яшәү рәвешен һәм фикерләүне үзгәртү белән генә хәл итеп була.