Гөлсинә туган авылына 15 ел кайтмады. Анда кайтасы килмәде аның. Әнисе Сәкинә күптән вафат, ә әтисе бер елдан соң Фәридә исемле хатынга өйләнде. Ул вакытта Гөлсинәгә 20 яшь иде.
Гөлсинә хәтерли әле, ул вакытта ук үги әнисен бөтен кеше яхшы яктан гына телгә ала иде. Ә кыз алар белән килешмәде. Фәридәне дошманнарча кабул итте, әтисе белән гел ызгышып торды.
Гөлсинә чыннан да шулай уйлады – әтисе хатынына алмаш тапты, ә Гөлсинәгә әнисен беркем дә алыштыра алмый. Үги әнисе белән коры булды ул, өйгә кайтырга да ашыкмады. Яңа дуслар тапты һәм бик тиз генә кияүгә чыкты.
Ире яхшы булды, ул яктан уңыш та, бәхет тә елмайды кызга. Кызы туды. Шулай еллар уза торды. Ә менә ире, нишләптер, Гөлсинәнең туган якларына кайтып йөрергә яратты. Табигате матур шул ул төбәкләрнең, куе-куе урманнары да, мул сулы елгалары да бар – теләсәң җиләк-гөмбә җый, теләсәң балык тот. Рәхәтлән генә! Ире, кызын алып, авылга ялларга яки берәр атнага ук кайтып килә иде.
Ире Фәридә апа белән дә дус булды, хәтта ниндидер сорауларда аның белән киңәшләшә дә иде. Гөлсинә алар белән кайтып йөрмәде.
Күптән түгел Фәридә апа вафат булды. Гөлсинә ире һәм кызы белән туган авылына кайтырга булды. Ул әтисен үзләре белән алып китәргә, өен саттырырга теләде.
Фәридә апаны соңгы юлга озатырга кешенең күп килүе гаҗәпләндерде Гөлсинәне. Фәридә апа турында бары тик яхшы сүзләр генә сөйләделәр. Әтисе дә күз яшьләрен яшерә алмады. Ялгыз, карт булганга күңеле шулай нечкәргәндер, дип уйлады Гөлсинә. Ә Сәкинә үлгәч еламаган иде бит.
Берничә көн торгач, Гөлсинә әтисен өйне сатарга һәм шәһәргә күченеп китәргә кыстый башлады. Әтисе кырт кисеп каршы килде.
«Беркая да китмим, ике хатыным да монда, аларны карап торырга кирәк», – диде.
Икенче көнне бергәләп зиратка бардылар. Әтисе Фәридәнең чардуганы янында тукталды. Ә Гөлсинә шундук әнисенең каберенә ашыкты. Әтисе дә килеп басты, пышылдап кына нәрсәдер сөйләнде. Гөлсинә тыңлады.
Әтисе беренче хатыны белән исән кеше белән сөйләшкәндәй сөйләште, кичә генә күрешкәннәр диярсең.
«Исәнме, Сәкинә. Әллә ни яңалыклар юк алай. Һава торышы әйбәт, оныгыбыз шалтыратып тора. Чардуганыңны Фәридә белән буядык. Менә хәзер миңа ике чардуган буярга кирәк инде... Әле, синең янга килгәнче, Фәридәгә сөйләдем, аның белән киңәштем», – дип сөйләнде әтисе.
Гөлсинә аның болай сөйләшүенә аптырап калды, әйтерсең әнисе кайдадыр монда гына басып тора. Әллә картлыктан, әллә кайгыдан әтинең акылы киткән, дип уйлады. Әле Гөлсинәнең тагын берничә көн монда торасы бар. Ул өйләрне яхшылап җыештырды, иске-москыны ташлап бетерде. Ә картайган әтисе, яшеренеп кенә, ул әйберләрне кире җыеп, келәткә кертеп яшерде.
Ә кич Гөлсинәгә һәм киявенә көннең ничек узганын сөйләде. Кибеткә барып кирәк әйберләрен алган, ихатада нәрсәдер эшләгән. Ул мөстәкыйль булуын, үзенә тәрбия кирәкмәвен аңлатырга тели иде үзенчә.
Кичен күршеләре кереп хәл белде. Гөлсинә үги әнисе аркасында әтисенең ялгызлыкта калмаячагын аңлады. Аңа ярдәм итәчәкләр, кирәк әйберсен дә китереп бирәчәкләр, кирәк җиренә дә шалтыратачаклар. Гөлсинә туган йортында үзен бераз чит һәм кирәксез итеп тә тойды.
Әтисе өчен нәрсә эшли ала ул, һичьюгы шушында өендә нәрсә эшли ала аның өчен? Күршеләре өстәл янына утырышты, таныш-белешләре һәм үз борчу-мәшәкатьләре турында әтисе өчен аңлаешлы сүз башладылар. Гөлсинәгә күңелсез булып китте.
Төнлә йоклый алмады ул. Үги әнисе белән мөнәсәбәтләрнең барып чыкмавы турында уйланып ятты. Әтисе аның белән әйбәт яшәгән, күрәсең, Фәридә апа үзе дә яхшы кеше булгандыр, әнә күпме кеше аны матур итеп искә ала, Гөлсинәнең әтисен дә онытмыйлар.
Үз гомерендә беренче тапкыр ул үги әнисе турында башкача уйлады. Бу – шундый гадәти булмаган хис иде. Гөлсинәләр икенче көнне китте. Әтисе үзе генә калды. Ул капка төбендә таягына таянып, балаларына кул болгап калды. Шундый кечкенә, карт, ялгыз... Әмма Гөлсинә нишли ала соң?