Улы һәм кызын ялгызы гына үстергән Асия, балаларын иң яхшы киләчәк көтә дип өметләнә иде. Һәрхәлдә, шушы могҗизага бик ышанасы килә иде хатынның.
Асиянең ире Фәрхәт өч ел элек һәлак булды. Иске ферма түбәсен сүткәндә егылып төшеп харап булды ул. Төзелеш материаллары сатып әзме-күпме акча эшләргә теләгән иде ир, әмма үз куллары белән теге дөньяга «билет» алган булып чыкты. Хәрәм эшнең бәрәкәте булмый шул инде аның.
Бу хәлдән соң бөтен туган-тумачалары Асиядән йөз чөерде. Янәсе, Фәрхәт хатынының көен көйләп һәлак булган. Хәтта бер тапкыр Асия ярдәм сорагач та, аңа булышмадылар. Ә озакламый кайнатасы белән кайнанасы йортларын сатып, күрше авылга ук күченеп китте. Бөтен туганнары арасыннан Фәрхәтнең әтисенең бертуган апасы Зөлкамал гына калды. Ул да инде олы яшьтә, сәламәтлеге дә нык какшаган, шуңа күрә өеннән дә чыга алмый. Ә Асия еш кына аңа ярдәм итәргә аның янына кереп йөрде.
Бу хәлләрдән соң Асия төшенкелеккә бирелмәде, сынмады-сыгылмады, ә киресенчә, холкын чыныктырды гына. Ире дә исән чагында «Кешедән сорамаслык итеп яшә», - дип гел тукып кына торды.
Менә шулай, акча эшләү мөмкинлеге чыккан саен шуңа чатырдатып ябышып яшәде ул. Вакыт уза-уза авыл да тарала башлады, яшьләр шәһәргә китеп бетте, кайчандыр гөрдәп торган авылда карт-коры гына утырып калды. Асиянең бер өйрәнгән җирне, туган йортын ташлап китәсе килмәде. Балалары үсеп җиткәч, кайда яшәячәкләрен үзләре хәл итәр дип уйлады.
Беренче проблемалар балалары мәктәптә укыганда, Асияне мәктәп директорына чакырткач башлады. Улы Ришат шырпы белән уйнап, аздан гына класстагы тәрәзә пәрдәләрен яндырмый калган. Асиягә улы өчен кызарырга һәм укытучының нотыгын тыңларга туры килде. Әмма, кызы белән бар да тыныч булды, шөкер. Наҗия тырыш укучы иде, укытучылары да аны бик яратты. Бөтен авыл ишетерлек итеп мактыйлар иде кызны.
Әмма балаларын тәрбияләүдән тыш, Асиянең йорт хуҗалыгын да алып барасы бар әле. Беренче чиратта, өйне дә карап-сипләп торырга кирәк бит. Аларның йорты болай да ремонтка мохтаҗ иде инде, ә төзелеш кирәк-яраклары белән ярдәм итәргә тиешле туганнар билгеле сәбәпләр аркасында «юкка чыкты». Шуңа күрә Асия шабашниклар ялларга һәм аларга яхшы гына акча түләргә мәҗбүр булды. Дөрес, алар ремонтны сыйфатлы итеп эшләде, тел-теш тидерерлек түгел иде.
Әле бит балалар өчен дә тырышырга кирәк, аларны мохтаҗлыкта яшәтәсе килмәде Асяинең. Үзе өчен акча жәлләп, һәр тиенне саклап, акчаны бары тик иң кирәк әйберләргә генә тотты ул. Баштагы елларда балаларның мәктәптәге чыгымнары артык сизелерлек булмады. Ә менә бишенче сыйныфтан соң, Асия акча янчыгын ачып-ябып кына өлгерә иде.
«Алла боерса, зур үссәләр үзләрен-үзләре карый башларлар иде инде», – дип үзен тынычландырырга тырыша иде тол хатын.
Бер уйласаң, нәкъ шулай булырга тиеш тә кебек иде. Әмма тормыш юлы катлаулы шул, ни кызганыч, улы мәктәпне бетергәннән соң техникумга укырга керә алмады.
«Имтиханнарны тапшыра алмадым, мине махсус «батырдылар», – диде ул әнисенә.
Дөресен әйткән кебек булды, әмма Асия улының имтиханнарга әзерләнмәгәнен белә иде. Моның сәбәбен дә белә Асия – Ришат авылларына яңарак кына күченеп кайткан шактый мул тормышлы гаиләдә үскән Галия исемле кыз белән танышты. Бу гаилә күрше урамда йорт сатып алды, шунда яши башладылар. Асия улын бу кыз белән берничә мәртәбә күрде. Дөрес, ерактан гына күрде ул аларны, Ришат Галияне өйләренә алып кайтырга, мондагы фәкыйрьлекне күрсәтергә ояладыр. Кызы белән дә шундыйрак хәл. Наҗия техникумга укырга керде, әмма беренче курста укыганда ук параллель төркемдә укучы студент егеткә башын югалтып гашыйк булды. Асия улы да, кызы да мәхәббәтне бераз читкә куеп торыр, белем алырлар дип уйлаган иде. Әмма юк, Ришатның да, Наҗиянең дә көтеп торасы килми иде, тормышның рәхәтен татып калырга ашыктылар.
Берсендә авыл кибетеннән чыгып килгәндә, Асия өлкән яшьтәге күршесе Гадилә апаны очратты. Күршесе аны читкәрәк алып китте дә, әкрен генә сүз башлады.
«Ничек соң хәлләрең, Асия? Балалар дип җиде кат тирең чыга инде. Ләкин алар бераз яшәгәч, барыбер авылдан чыгып китәчәк, ә син шулай ялгызың яшәп калырсың инде», – диде Гадилә карчык.
Асия күршесенең тел төбен бик яхшы аңлады.
«Борчылып торуың өчен рәхмәт, Гадилә җиңги. Барысы да яхшы, Аллага шөкер. Борчылмагыз, балаларым мине ташламас», – диде Асия елмаеп.
Күршесе башын гына селкеп куйды. Китәргә җыенган иде, әмма кире борылды.
«Тормыш бик озын булып тоела әле сиңа, Асия, ай озын булып тоела...» – дип куйды моңсу гына.
Ул көнне Гадилә карчыкны башка күрмәде Асия, әмма әйткән сүзләре йөрәгенә уктай кадалып калды. Үзе дә көтмәгәндә, Асия елап җибәрде. Әле ярый балалары өйдә түгел иде, нәрсә булды дип сорарлар, борчылырлар иде. Ә Асиягә киләчәк турындагы ачы хакыйкатьне балаларына әйтергә туры килер иде. Ә ул киләчәк бәлки юктыр да, кем белә бит...
Шулай өч ел узды. Кызы техникумны укып бетерде, әмма кире авылга әйләнеп кйтмады инде. Наҗия гашыйк булган теге студент егет хәлле генә гаиләдән булып чыкты. Әти-әнисе яшьләр өчен аерым фатир алырга да акча жәлләмәде. Кызы Наҗия өчен якты киләчәк башланды инде.
Асия кызының тормышы болай җайланып китүгә сөенергә дә тиеш кебек. Әмма күңеле тулы моң-сагыш иде аның, чөнки кызы авылга кайтмый башлады диярлек. Бөтен өмете улында иде, әмма анысы да озакламый авылдан китеп барды. Йөргән кызы ничек итсә итте, авылдан китәргә күндерде. Димәк, барысы да күршесе Гадилә җиңги әйткәнчә булып чыга түгелме соң? Асия моңа ышанырга теләмәде, әмма аны гомере бетмәгән бит әле, димәк алга таба яшәргә кирәк.
Еллар уза торды.
Ришат та, Наҗия дә инде гаиләле, әмма әниләре янына гына юлны оныттылар. Яңа елда бер-ике көнгә кайталар да, тизрәк китәргә ашыгалар. Хәтта әниләренең туган көненә дә кайтмыйлар иде, янәсе эшләре күп, вакытлары юк... Башта Асия улы гына аннан читләшергә мөмкин дип уйласа, хәзер кызы Наҗия дә әнисе янына кайтмас өчен мең дә бер сылтау уйлап таба башлады. Берсендә телефоннан сөйләшкәндә Асия түзмәде, сорап куйды.
«Әтиең үлгәч ниләр кичергәнне хәтерлисеңме соң ичмасам, кызым?» – диде ул.
Авыр сулап куйды да, Наҗия салкын гына җавап бирде.
«Әни, аңлыйм мин, сиңа ялгызыңа гына кыендыр. Ну минем хәзер чыннан да вакыт юк. Җай чыкса кайтырга тырышырмын», – диде.
Бу вәгъдә дә сүздә генә калды. Улы да, кызы да әниләре янына кайтырга талпынып тормады. Авылда яшәгәннәрен бөтенләй онытканнар диярсең. Әлбәттә, шәһәрдәге купшы тормыш башларын әйләндергәндер анысы. Яңа танышлары барлыкка килгәндер, шуңа күрә әниләре дә икенче планга күчкәндер. Шулай да балалар кайтыр дип һәр көн көнне Асия.
Әмма бу хата иде, Асия беркемне көтмәскә кирәклеген аңласа да, могҗизага ышануын дәвам итте. Күршеләрендәге буш йортка күптән түгел күченеп кайткан Наилә генә Асия янына еш кереп йөри. Алар кичләрен чәй янында сөйләшеп утыра. Хәзер дә гаилә бәхете турында сүз чыккач, Асия көтмәгәндә әйтеп куйды.
«Алар миңа оныкларымны да алып кайтырга теләми. Имеш эшләре күп, ә балалар ерак юлны авыр кичерә диләр. Ышанмыйм инде, ышанмыйм. Ике-өч көнгә кайтып килергә була бит. Миңа әллә ни күп тә кирәкми, бер күрсәм дә җаным тынычланыр иде. Борчылам бит», – диде Асия.
Наилә, күршесенең иңеннән сыйпап, аны тынычландырырга теләде.
«Бәлки кайтып та төшәрләр әле, Асия апа. Шәһәрдә кырмыска оясы кебек бит инде, эше, гаиләсе дигәндәй...» – диде Наилә.
Күршесен тынычландырырга теләп, Наилә әйткәннәренә үзе дә ышанмый иде.
«Оныкларны ялларга калдырыгыз дип тә сорамас идем. Бер-ике сәгатькә генә булса да күрәсем килә. Юк инде, юк, стенага борчак сипкән кебек кенә, аңламыйлар. Картлык көнем болай булыр дип бер дә уйламаган идем мин, Наиләкәем. Балаларымны аякка бастыргач, алар мине онытыр дип уйлап та карамаган идем. Хыял гына булып калды инде, ялгызлык бердәнбер иптәшем булыр ахры...» – диде Асия.
Асия оныклары турында һич арттырусыз әйтте: Наҗия дә, Ришат та балаларын әбиләре янына алып кайтырга уйламый иде. Бу очрашуны тагын да кичектерергә теләгәндәй, яңа сәбәпләр табып кына тордылар. Нәтиҗәдә, әниләре соңгы өметен дә өзде. Беркөнне түзмәде, улына да, кызына бер үк төрле СМС-хат җибәрде.
«Гафу итегез, балалар, сезне башка борчымам. Мине онытыгыз», – дип язды ул аларга.
Ә балалары борчылган бугай, кайтып төштеләр. Әмма сау-саләмәт, тик шактый картайган әниләрен күреп аптырап калдылар. Шулай булмый ни, алар шәһәргә китеп урнашканга да 12 еллап вакыт узган бит инде. Асия әле теге вакытта, ире вафатыннан соң да бик бетерешкән иде, вакыт узу белән аның чибәрлегенең зе дә калмады диярлек. Ялгыз уган еллар, борчу-мәшәкатьләр дә үзе эзен салды. Хәзер ул үз яшенә караганда шактый олырак күренә.
Әниләре белән бар да яхшы булуын аңлагач, балалар кабат шәһәргә ашыкты. Асия хәтта балалары белән сөйләшергә дә өлгерми калды, оныклары да кайтыр дип көткән иде бит ул. Тормыштагы бердәнбер шатлыктан мәхрүм иттеләр аны.
Бу тормышта бернәрсә дә эзсез узмый шул. Бетмәс-төәнмәс борчылып торулар, күңелдә тынычлык булмау, ялгызлык Асиянең йөрәгенә бәрде. Эчкән дарулары да ярдәм итмәде, йөрәк өянәгеннән китеп барды Асия.
Оныкларын бер тапкыр да күрмичә, алтмышын да тутыра алмыйча якты дөнья белән хушлашты бичара хатын...