Таиландта Ульяновск өлкәсеннән күченеп килгән хатынның 16 яшьлек улы авариягә очраган. Әни кеше улын ялгызы тәрбияли. Яшүсмер көчле давыл вакытында мопед белән авариягә очрый. Аның сөякләре сынган, эчке органнарына зыян килгән. Бу турыда Ульяновск хәбәрләре яза.
Операциянең бәясе өлешчә иминият суммасы белән капланса да, җирле клиника, дәвалауны дәвам итү өчен, якынча 1 миллион сум таләп итә. Медицина хезмәткәрләре, бурыч тулысынча капланмыйча, дәвалауны дәвам итүдән һәм пациентны башка учреждениегә күчерүдән баш тарта.
Фаҗига Паттайя курортында яшүсмер компьютер клубына барганда булган. Кисәк кенә башланган яшенле яңгыр һәм күз күреме начараюы сәбәпле, малай мопед белән идарәсен югалта. Экспертлар авария вакытында яшүсмернең аек булуын раслый. Ашыгыч рәвештә хастаханәгә китергәннән соң, табиблар аның хәлен тотрыклыландыра, әмма тулысынча тернәкләнү өчен, озак вакытлы дәвалану таләп ителә.
Баланың анасы Таиландта скрипка дәресләре укытучысы булып эшли һәм бик кыен финанс хәлендә калган. Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, әни кешенең медицина хезмәтләрен түләү яки улын Россиягә алып кайту мөмкинлеге дә юк. Иминият полисының тулы сумманы капламавы гаиләне катлаулы хәлдә калдырган.
Таиланд табиблары, дәвалануны дәвам итү өчен, алдан түләү таләп итә. Биредәге кануннар буенча, медицина учреждениеләре чит ил гражданнарын дәвалау хезмәтләрен бурыч булган очракта туктата ала.
Бу очрак чит илләргә, бигрәк тә кыйммәтле медицина хезмәтләре булган илләргә барганда, иминият шартларын җентекләп өйрәнү зарурлыгын тагын бер кат күрсәтә. Медицина туризмы өлкәсендәге белгечләр мондый хәлләрнең еш очравына игътибар итә һәм россиялеләргә иминият шартларын, җаваплылык лимитларын һәм искәрмәләрне алдан тикшереп чыгуны киңәш итәләр, диелә хәбәрдә.