Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ялгыз ана: «Иремнең яңа хатыны «балаңны да алып китәбез әле без» дип үзәккә үтте»

Казандә яшәүче Айгөл Сөләйманова беренче баласын 10 елдан артык көтә. Тик шатлыгы озакка бармый. Баласын алып кайтканда, ире аны ташлап чыгып китә. Ялгызы гына инвалид бала тәрбияләүче ана «Интертат» хәбәрчесенә үз язмышын сөйләде.

news_top_970_100
Ялгыз ана: «Иремнең яңа хатыны «балаңны да алып китәбез әле без» дип үзәккә үтте»
Айгөл Сөләйманованың шәхси архивыннан

Тормыштагы көтелмәгән борылышлар кеше язмышын бөтенләй икенче якка әйләндереп куя. Казанда яшәүче Айгөл Сөләйманова белән дә шулайрак килеп чыга. Кыз яратып, яратылып яшәрмен дип кияүгә чыга, балалар турында хыяллана башлый. Тик язмышның планнары гына үзгә була.

Ирем белән 10 елдан артык балабыз булмады. Аннан уйламаганда гына авырга узып куйдым. Тик ул нарасыйны кулга алып сөя алмадым мин, үле бала таптым, – ди дә Айгөл, алга таба сөйләргә көч җыяр өчен, бер мәлгә туктап ала. – Табибларга күренә торгач, кабат балага уздым. Йөкле вакытым бик авыр узды. Эшем дә җиңел булмады. Пекарняда эшли идем, үз-үземне саклый белмәдем шул. Табиблар да адым саен: «Ир кешегә бала кирәк. Булмаса, башканы да таба алар», – дия иде.

Фото: © Айгөл Сөләйманованың шәхси архивыннан

«Балага киемне дә үзем тектем»

Айгөл күпме генә сакланырга тырышса да, 6 айлык чагында 700 г авырлыктагы бала таба. Табиблар да ананы юата алмый, чөнки бу кечкенә сабыйның исән калуы икеле була. Хастаханәгә килгән профессор гына баланың исән калган чагында да инвалид булачагын әйтеп куя.

1 яшькә кадәр балабызда бернинди җитди авыру билгеләре дә күренмәде. Җитлекми тугач, барысы да бераз соңрак булыр, дип уйлый идем мин. 6 ай инкубаторда үсте бит ул. Аннан чыкканда 2100 г иде. Кызым 1 яшьтә генә утыра башлады. Ул бит минем ул вакытта 3 кенә кг иде.

Хастаханәдә мондый кечкенә туган балаларны ашатырга, дөрес тотарга, киендерергә өйрәттеләр. Анда махсус курсларга йөрдем. Мондый балаларга кием дә юк бит. Яңа биләүләр сатып алып, шулардан үзем кечкенә генә киемнәр тектем. Бала 3 кг булгач, кибеттән яңа туган сабыйлар өчен иң кечкенә үлчәмдәгесен ала башладым.

Мин көн дә кызым янына барып йөри идем. Ул вакытта миндә ир кайгысы калмаган иде шул инде. Үзем турында да, ирем турында да уйламадым, баламны гына карадым. Баламны өйгә алып кайттым, ә ирем ташлап чыгып китте. Менә шулай итеп мин кулда кечкенә инвалид бала белән япа-ялгызым утырып калдым.

Башта бик авыр булды инде. Иремнең яңа хатыны: «Синең балаңны да алып китәбез әле без», – дип үзәккә үтте. Миңа шул вакытта кайнатам бик булышты. Хәзер ул да исән түгел инде, – ди әни кеше.

Айгөл ире белән рәсми рәвештә аерылган. Ата кеше баласына аена 5 мең сум алимент түли.

Бу акча белән генә ерак китеп булмый шул. Аяк киеме генә 14 мең сум аның. Күзләре начар булу сәбәпле, күзлеге 20 меңгә төште. Бала янына килеп йөр, дип әйткәлим инде дә, тик күренми, килми.

Балам әтисенә бик охшаган. Аны күреп, кешеләр дә шакката. Кайвакытта иремә язып, кирәк булганда хастаханәгә алып барып кайтуын сорыйм. Ә ул миңа: «Такси белән бар», – дип кенә җавап сырлый. Ә бит таксига да акча кирәк, – ди ул.

Фото: © Айгөл Сөләйманованың шәхси архивыннан

«Баш миендәге шеш баламны үстерми»

Айгөлнең кызы Иделиягә яшь ярым булса да, ул тәпи китми. Шуннан соң алар неврология бүлегендә ятып чыгалар. Кызга шунда инвалидлык бирәләр. ДЦП, уң як гемипарез, эпилепсия һәм башка күп төрле диагнозлар куялар. Балага 2 яшь, 3 яшь тула, тик кыз йөрми. Әниле-кызлы кабат табибларга йөри башлый, елына 3-4 тапкыр хастаханәдә ятып чыгалар.

Шуның берсендә өйгә кайтып җиткәч, үзе торып йөри башлады. Тик бер аягын өстерәп китте. Төрле гимнастика курслары да үтеп карадык, файдасы гына булмады. Баламның аягындагы мускуллары үсми.

Күптән түгел генә рентген ясадылар. Уң аягы кыскарак, 3 см га артта калган. Хәзер безгә ботокс уколын ясарга куштылар. Аны мускулларга ясыйлар, һәм ул икенче аягы белән тигезләшергә тиеш. Аның 1 уколы 90 мең сум тора. Минем аның кадәр акчам юк. Әлегә безгә моны бер аякка елына 1 тапкыр ясарга, диделәр. Артта калган аякны тигезләштерү өчен кирәк бу, чөнки аның аксап йөреп, умыртка баганасы кәкрәя башлаган. Гел бер якка авышып йөргән бит инде ул. Хәзер безгә аркага жилет кебек корсет кияргә куша табиблар. Ничекләр генә өйрәтермен аны кияргә. Күзлеккә дә көчкә ияләнде. 1 ел өйрәндек.

Безнең баш миендә шеш бар. Баш миенә МРТ да ясадык. Узган ел 9 гына мм иде, быел 11 мм булган. Бала белән бергә үсә. Ул баш миенә батып кергән, сытып тора, шуңа күрә аның үсешенә комачаулый. Безгә хәзер 5 яшь ярым, ә үсеше 3 яшьлек баланыкы кебек. Ул шеш бигрәк тә кызымның уң ягына зыян сала, – дип аңлатты ана баласының авыруларын.

Фото: © Айгөл Сөләйманованың шәхси архивыннан

«Балам булмаса, нишләр идем, белмим»

Иделиягә табиблар операция ясый алмыйлар. Баланың эпилепсия өянәкләре дә булгалый. Аннары нейрохирург баланың башын ачарга да рөхсәт итмәгән.

Белмим, алга таба нәрсә булыр, әмма хәзер табиблар безгә наркоз бирми. 7 яшьтән соң килергә кушалар. Мәктәпкә барыр иде, күзен булса да турайтыр идем дә, табиблар рөхсәт итми. 7 тулганын көтәргә кушалар. Ул вакытта наркоз организмга башка төрле тәэсир итә икән. Операцияләр ярамагач, менә шушы ботокста инде бар өмет. Ул – зур күләмле укол икән, аны 40 минут ясыйлар, дип аңлаттылар миңа.

Квота да бар ул уколга. Тик чираты берничә елга кадәр сузыла. Менә бер танышым, шул укол кадатырга дип, инде 3 ел чиратта тора, – ди ул.

Айгөл эшкә чыга алмый, аңа баласын карарга кирәк. Кызын атнага 1 тапкыр, берничә сәгатькә генә балалар бакчасына алып барып кайта.

Кызым булмаса, белмим, ничек итеп яшәгән булыр идем икән мин. Ансыз тормышымны, үземне күз алдына да китерә алмыйм.

Мин аңа махсус китаплар алам. Сызабыз, язабыз, буйыйбыз. Менә хәзер кайчы тотарга өйрәтә башладым үзен. Уң кулы бөтенләй эшләми, шуңа күрә үзем кайчыны кулына тоттырып эшләтергә тырышам. Үзе бөтен нәрсәне сул кулы белән башкара. Әз-әзләп булса да, әкренләп киенергә дә өйрәнә.

Гел көчле, көләч йөзле генә дә булып булмый. Мин дә елыйм... Балам, күз нурым өчен борчылып елыйм. Иделия күрсә, яныма килеп, «Әнием, гафу ит мине», – дип гафу сорый башлый. Сабыйның шул сүзләрен ишетеп йөрәгем өзелә. Үзен гаепле тоямы, әллә аның өчен борчылганымны аңлыймы ул, белмим. Елаганда да хәзер мин төннәрен качып елыйм. Күз яшьләремне кызыма күрсәтмәскә тырышам.

Мендәргә капланып бер кычкырып елыйм да, икенче көнне иртән торып, кабат шул ук эшемне эшлим. Әниләргә дә барысын да сөйләп бетерә алмыйм. Алар да борчылып ята аннары, – ди ул.

Фото: © Айгөл Сөләйманованың шәхси архивыннан

Ярдәм итик

Айгөл кешеләрдән ярдәм сорарга бик читенсенә. Әти-әнисен дә бик борчымаска тырыша ул. Башта иреннән аерылып акчасыз, ризыксыз калган чакларында да белгертми.

Аерылганымны да әйтмәгән идем мин аларга, берничә айдан соң гына белделәр. Өйдә бер тиен акчасыз калдым. Балам смесь эчә иде. Шкафта бер бәрәңге калган иде. Абыем керде, шунда түзмәдем, кычкырып елап җибәрдем. Әниләргә аерылган хатын булуымны әйтергә оялдым. Шулай тешемне кысып түздем. Кайтып та китәр идем мин әниләр янына Теләчегә дә, безгә Казан табиблары кирәк шул. Аларсыз булмый.

Авылга кайткач, әни баламны алып калып: «Бар бераз йөреп кер, дус кызларына барып кайт. Әзрәк ял ит», – дип мине чыгарып җибәргәли инде, – ди.

Айгөлнең хәйрия фондларына да мөрәҗәгать иткәне булмаган. Социаль челтәрләргә язып ярдәм сорауны да бер танышы оештырып җибәрә. Бүген ана кешенең бар өмете – 90 меңлек ботокс уколларында.

Ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 89600357504 Сөләйманова Айгөл Камиловна (банк карталары шушы телефон номерына беркетелгән).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100