Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

Диләфрүз апа 40 елдан артыграк балалар укытты. Кайчандыр 17 яшьлек кыз булып килеп баскан иде парталар алдына. 10 классны гел яхшы билгеләренә тәмамлаган кызны РОНО бүлеге мөдире чакыртып алды.

Сеңлекәш, укытучылар җитешми, синең ярдәмең кирәк. Каргалы авылына башлангыч класс укытучысы итеп җибәрергә булдык сине. Анда тәҗрибәле укытучылар күп, ярдәм итәрләр, өйрәнерсең әкренләп. Киләсе елга читтән торып укырга керерсең, – дип, юхалап-юмалап, тәҗрибәсез баланы җәһәннәм читендә урнашкан бер караңгы авылга эшкә озатты. Ул чакта педагогик кадрлар җитешми, 10 класс тәмамлаганнар да бармак белән генә санарлык иде.

Әнә шулай итеп, көтмәгәндә-уйламаганда укытучы булып китте Диләфрүз. Баштарак авыр булды, ташлап кайтып китәргә дә җыенган иде. Танышларыннан оялды, «бигрәк җөмәй кызый икән» дип көлүләреннән курыкты.

Чыннан да, мәктәптәге укытучылар җылы каршы алдылар кызны, ярдәм итәргә генә тордылар. Бераз укыту эшенә яраклаша төшкәч, Диләфрүз, читтән торып, физика-математика факультетына укырга керде. Укытучы булырга язгандыр миңа, дип уйлады.

Диплом алгач та, кайдадыр яхшырак урынга күчәргә уйламады ул, шул караңгы авылга беректе, кешеләрен үз итте, шулай ияләште, шунда туган кебек хис итте үзен.

Ә менә кияүгә чыкмады, тормыш кормады ул. Мөмкинлекләре бар иде. Авыл егетләре яхшы эш хакы алып эшләгән, ярдәмчел, мөлаем йөзле укытучы кызның йөрәгенә ачкыч яратырга тырышып карадылар. Әмма Диләфрүз үзе каршы булды. Тумыштан бер кимчелеге бар иде аның: сул аягын бераз сөйрәп атлый иде. Шул кимчелегеннән нык гарьләнде, аны фаҗигага санады. Егетләр юри генә тирәсендә бөтереләләрдер төсле тоелды. Бу җитешсезлек гаилә корырга киртә булмаганын аңлый төшкәндә, вакыт үткән иде инде. Хәер, теләк тә сүрелгән иде. Шулай итеп, бар гомерен балаларга багышлады ул, алар тормышы белән яшәде, алар уйлаганны уйлады, тормыш мәгънәсе – төпле белем бирү булды.

Яшерен түгел, авыл укытучысының бик вакыты калмый балалар укытырга. Ирен көйлисе, балалар багасы, өйне тәртиптә тотасы...

Шуңа өстәп 10 сыер асрый әле ул. 10 сыерның 10 кышлаганы, 10 бозавы. Шулар янына 50 каз, 70 үрдәкне кушсаң, чамаларга була балалар өчен күпме вакыт калганын. Сары таңнан күзләрен ертып тора да чаба башлый: сыерлар савасы, бозаулар эчерәсе, казлар-үрдәкләргә ботка болгатасы, үгезләргә печән, фураж бирәсе... Мәктәпкә дә барыргамыни әле? Кичә нәрсә сөйләдем икән, дип, исенә төшерә алмый гаҗиз була әле ул. Ничек исендә тотсын, шулкадәр мал асрап?

Диләфрүз бар вакытын балаларга бирде. Бераз кырысрак булды ул, яхшы хәзерләнеп килүне таләп итте. Анда укып чыккан укучылар физика, математика буенча төпле белем алып чыгалар иде.

Укытучы бит ул билгеле бер дәрәҗәдә психолог та, алдан күрүчәнлек сәләте дә була яхшы укытучыларда. Авылның бар кешеләрен яттан беләгән Диләфрүз, киләчәктә аларның балалары ниндирәк булачагын алдан ук чамалый торган иде. Ничек кенә боргаласаң да, бала ата-анасына нык охшый, тормышта да аларның гамәлләрен кабатлый. Әллә геннар масштабында салынган буламы икән тормыш сукмаклары? Халкыбыз да моны белеп-күреп яшәгән бит: «Алма агачыннан ерак төшми», «Әтисенә карап ук юна, әнисенә карап күлмәк печә»… Бу мәкальләр – шуңа ишарә.

Кайчакта бала бөтенләй аерылып тора әти-әнисеннән. Әлләкем булыр, дип фараз кылалар. Әмма Диләфрүз апа якынча төсмерли аларның кем булачагын. Бервакытта да ялгышмый диярлек. Менә мәктәптә ике дусны әле дә искә алалар. Нияз белән Алмаз гаҗәп башлы булдылар, катлаулы мәсьәләләрне чикләвек урынына ярдылар, күп китаплар укыдылар, ярышып, белем эстәделәр. Авыл халкы, укытучылар бу малайларга карап сокландылар, авылның дәрәҗәсен күтәрерләр болар берәр заман, дип юрадылар. Диләфрүз апа башкаларга кушылып кычкырмады, үзалдына гына фаразлар кылды. Бу балаларның әти-әниләрен яхшы белә иде ул. Тыштан ялтырарга яраталар, макталыр өчен җаннарын фида кылырга ризалар, түземсезләр, башлаганны азагына җиткермиләр.

Мәктәпне укып чыктылар Нияз белән Алмаз, икесе дә югары уку йортына керделәр. Берсе нефтяник, икенчесе агроном булырга тиешләр иде. Агрономлыкны сайлаган Нияз 1 ел укыды да армиягә китәргә булды. Армиядән кайткач заочныйга күчте, шәһәрдә эшкә керде. Шунда бер балалы хатынга өйләнеп куйды. Яңа гаилә кайдадыр чыгып китте.

Алмаз, һөнәрен ошатмыйча, 1 елдан укуын ташлады да инженерлыкка барып керде. Анысында 1-2 ел укып булашты. Әмма бик каты хәмергә тартылган, диделәр, институтка йөрүне ташлаган, соңыннан укуыннан куганнар үзен. Көз җиткәч, машина төзү техникумына документларын тапшырган егет. Кайда барсаң да кара сакалың артыңнан ияреп йөри, диләрме? Тәмам эчкечелеккә салынып, авылга кайтты ул. Чәркә хакына ялланып, трай тибеп йөрергә тотынды.

Ниязы да хатыны белән яши алмаган, ахрысы, акча эшләргә кайдадыр Себергә чыгып киткән, диделәр. Халык «аһ» итте мондый борылышларга. Диләфрүз апа якынча шулай тәмаланачагын сизгән иде инде. Нәселдәнлек зур урын тота адәм баласы язмышында...

Яңа заманалар җиткәч, укучылар сизелерлек үзгәрде. Хәзер укытучының һәр сүзен йотып, күзенә генә карап утырулар бетте. Укытучының абруе бик түбән тәгәрәде. Тәртипләре дә бик йомшарды укучыларның.

Менә шундый бер йөгәнсез малай еш ачуын чыгарыр булды Диләфрүз апаның. Укуы яхшы гына иде баланың, өйдә дә карап торалар, укуын күзәтәләр. Ә менә дәресләрдә үз-үзен тотышы кайчакта чыгырдан чыга иде. Бик тә үзсүзле, гарьчел, үҗәт, барып чыккан киребеткән иде Артур. Бәхәсләшергә, үз сүзен сүз итәргә ярата иде малай. Яшьрәк укытучыларны елаткалап та чыгарганы булды аның дәресләрдән. Әлбәттә, олы, тәҗрибәле укытучы буларак, Диләфрүз апа бу тәртипсезгә үз дәресләрендә шаярырга ирек бирми иде. Әмма, нигә яшерергә, яратмады ул бу малайны. Педагогика фәне катгый тыйса да, укытучыларның яраткан, яратмаган укучылары була. Әмма тәҗрибәле укытучы бу хакта белгертми, үз хисләрен яшерә белә.

Еллар үтте, Артур мәктәпне тәмамлап чыкты. Хәрби училищега укырга кергән, дип сөйләделәр аның турында. Ә Диләфрүз апа бу бала турында билгеле бер фикергә килгән иде инде. Хәзер үз уйларының исбатланасын көтәргә кала. Моңа кадәр ялгышканы булмады, бу очракта да ул хаклыдыр. Табигатькә каршы килеп булмый. Артурның уку йортын ипле генә тәмамлый алуына шиге зур иде Диләфрүз апаның. Андый холыксызларның ниндирәк булулары тиз ачыклана коллективта.

Ни гаҗәп: укып чыкты Артур, лейтенант погоннары тагып, туган авылына кайтып урады. Хәтердән җуела төште инде тәртипсез малай. Башкалар аны алыштырды, көндәлек мәшәкатьләр биләде уйларны.

Көтмәгәндә-уйламаганда Артур турында яңа хәбәр килеп ишетелде: һәлак булган! Зур булмаган авыл өчен бу – зур кайгы булды. Бар ирләр зиратка кабер казырга җыелдылар, район үзәгендәге мәчеттән мулла чакыртып китерделәр.

Төш җитәрәк, зират юлында машиналар колоннасы күренде: 5-6 җиңел машина, 2 йөк машинасы. Район түрәләре, военком, республика хәрбиләре, бергә хезмәт иткән иптәшләре Артурны соңгы юлга озатырга килгәннәр иде. Артурның әтисе кылый Хисами:

Улымны өйгә кайтарыгыз, йөзен булса да күрсәтегез ичмасам! – дип ялынып карады, рөхсәт итмәделәр. Артурны цинк табутта алып кайтканнар иде. Иң күп йолдызлар таккан хәрби Хисамины кочаклап, күз яшьләрен сөртте:

Нельзя, батя, смотреть. Гроб нельзя открыть. Я сам бы открыл… – диде. Бар авыл халкы Артур белән зират капкасы төбендә хушлашты. Әллә карар җире калмаган булгандыр лейтенантның, кем белә?

Сөйләделәр килгән хәрбиләр Артурның фаҗигале үлеме турында. Кандагарда лейтенантның взводын йөзләгән дошманнар камап алганнар. Тәүлек буена барган сугыш биеклек өчен. Дошманнар төрлечә үгетләп караганнар корал ташларга. Гомерләрен сакларга вәгъдә биргәннәр, күп акчалар тәкъдим иткәннәр, ләкин киребеткән лейтенант кире каккан барысын. Бар солдатлары һәлак булганнар. Соңыннан каты яраланган Артур соңгы гранатасы белән дошманнары уртасына ташланган. Бераз гына килеп җитеп өлгермәгәннәр безнекеләр...

Шунда булган кешеләр елап тыңлады чал чәчле хәрбинең сөйләгәннәрен. Хәер, карт полковныкның үзенең дә бите буйлап яшьләре акты. Зурлап күмделәр егетне, бик күп мактау сүзләре сөйләделәр. Әти-әнисенә уллары урынына орден калдырып киттеләр.

Диләфрүз апа каберлектән кайткач, озак кына истәлекләргә бирелеп утырды. Горурланды ул Артурның укытучысы булуы белән. Һәм, беренче тапкыр, ялгышуына чын күңеленнән шатланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100