Ялгышлардан торган язмыш...
Менә инде берничә көн фәкыйрь генә карчык балалар мәйданчыгы янындагы эскәмиядә утыра һәм бу йорт ишегалдында йөргән һәр кешенең йөзенә текәлеп карый.
Монда яшәүчеләрнең кайберсе бер-берсенә карашып куя, нидер сөйләшеп карчык ягына карап башларын кагалар, әмма берсе дә карчык янына килеп, аның монда нәрсә эшләп утыруын сорарга кыймады. Ә нәрсәгә кирәк соң? Һәр кешенең үз проблемасы җитәрлек, беркемдә дә чит карчык кайгысы юк. Ә карчык иртә таңнан килә һәм караңгы төшкәнче утыра, әйтерсең ул шушы эскәмиягә беркетеп куелган иде. Кайвакыт карчык үзенең аламалары арасыннан нәрсәдер алып ашый, озак кына чәйни, аның артыннан пычранып, изелеп беткән шешәдән су эчеп куя. Мәйданчыкта уйнап йөргән балалар аңа тиз ияләште, аны үзара убырлы карчык яки сихерче дип кенә атадылар.
Берсендә чандыр гәүдәле, кара чәчле, биш яшьләр чамасындагы бер кыз карчык янына килде.
«Әби, синең берәр җирең авыртамы?» – дип сорады ул.
Карчык карлыккан тавышын мөмкин кадәр йомшартырга тырышып:
«Юк-юк, балакаем... Борчылма...» – диде.
«Синең исемең ничек?» – дип сорады кыз.
«Ничек дип... Әби инде мин, бәбчегем, синең исемең ничек соң?» – диде карчык елмаерга тырышып.
«Тамчыгөл», - диде кыз.
«Исемең дә үзең кебек бигрәк матур икән, балам. Кыңгырау чыңлаган кебек... Тамчыгөл!» - диде әби.
Кыз рәхәтләнеп көлеп җибәрде.
«Ярар, әби, мин китим инде, ату әнием ачуланыр», - диде Тамчыгөл.
«Әниең усалмы әллә, кызым?» – дип сорады карчык.
«Юк, минем әни иң әйбәте. Ну, әзрәк шуклансам, ачулана инде», – дип елмайды кыз.
«Еш шукланасыңмы соң?» – дип сорады әби.
«Кәефкә карап», - диде дә Тамчыгөл, кемнедер ирештерергә теләгәндәй зурлар кебек авыр сулаган булды.
Әби ирексездән көлеп җибәрде. Ә Тамчыгөл йөгереп китеп барган иде инде.
Шәһәр күген болытлар томалап алды, пыскаклап яңгыр яварга тотынды. Карчык урыныннан торды да, өстенә иске кофтасын элде һәм авыр-авыр атлап китеп барды. Кинәт аңа кемдер эндәште. Карчык артына борылды һәм каршында сылу гәүдәле, мөлаем йөзле, утыз яшьләр чамасындагы хатын-кыз басып торганын күрде.
«Әбекәй, туктагыз. Кая барасыз инде, хәзер яңгыр ява. Әйдәгез, безгә керик. Тамчыгөл сезнең белән таныштым дип әйтте. Мин аның әнисе булам, исемем Нәргизә», - диде хатын.
«Нәргизәәәә, - дип сузып кына әйтте карчык. – Рәхмәт сиңа, балам. Кызың бик яхшы синең. Алма агачыннан ерак төшми диләр, сиңа охшап шулай яхшыдыр», - диде карчык.
«Сезнең исемегез ничек соң?» – дип сорады Нәргизә.
«Исемем? - диде дә карчык, гүя исемен исенә төшерергә теләгәндәй тынып калды. – Ярар, китим мин, кызым, китим...» – диде.
Нәргизә аптырап, аның артыннан карап калды. Башын кагып куйды, сәер карчык бу шулай да...
Яңгыр көчәйде, Нәргизә күккә күтәрелеп карады да өенә ашыкты, бер дә яңгырда калып чыланасы килми иде аның. Карчык үзе яшәгән алачыкка кадәр озак кайтты. Иске агач җилкапканы шыгырдатып ачты, салкын, дымлы бүлмәгә үтте һәм чишенеп тә тормыйча, иске, таушалып беткән диванга ятты. Ул йокламады, кечкенә Тамчыгөлне һәм аның әнисен уйлап ятты һәм күзләренә яшь бөялде...
Бүген ул ничә ел эчендә беренче мәртәбә кызы белән оныгын күрде. Һәм хәзер аның йөрәген коточкыч әрнү көйдерә, яндыра иде. Хәлимә карчык әрнеп елады. Аны жәлләрдәй, хәленә керердәй, янәшәсендә булырдай беркем дә юк шул. Юк, ул мондый бәхеткә лаек түгел шул...
Хәлимә яшь чагында чибәр, чая кыз иде, егетләр игътибарында коенып яшәде. Аның артыннан берьюлы берничә егет йөрде, алар кызның бер елмаюы өчен дә әллә ниләр кылырга әзер иде. Әмма Хәлимә үзен уңга-сулга чәчеп йөрергә теләмәде, мәхәббәт турында да хыялланмады, аның бары тик тормышның тәмен татып, рәхәтләнеп яшисе генә килә иде.
Хәлимә ярлы гаиләдә туып үсте. Әнисе гади тегүче, әтисе заводта эшләде. Әлбәттә инде, алар кызларын бай, һичьюгы урта хәллә гаиләләрдәге кебек тәэмин итә алмады.
Берсендә 18 яшьлек Хәлимә Мөдәррисне очратты. Ул Хәлимәнең әтисе эшләгән завод директорының улы иде. Әнисе сорагач, Хәлимә әтисенә төшке аш китергән иде һәм проходнойда озын буйлы, чибәр егет белән очрашты. Егет кызга игътибар белән карады, елмайды һәм чыгып китте. Ни гаҗәп, ул Хәлимәнең чыкканын көтеп тора иде, кыз күренү белән аның янына килде.
«Бу сылу кыз безнең завод турында каян белде икән һәм монда нишләп йөри икән?» – дип сорады егет.
«Мин әти янына килгән идем», - диде Хәлимә.
«О, нинди туры килү! Мин дә әти янына килдем бит. Сезнең әтиегез кем булып эшли?» – диде егет.
«Ул фрезеровщик», - дип җавап кайтарды кыз.
«Аңлашылды. Ә минем әти бу заводның директоры. Минем исемем Мөдәррис. Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Сез исемегезне әйтмәдегез әле...» – диде Мөдәррис.
«Хәлимә!» – диде кыз кызарынып.
Мөдәррис елмайды һәм бераз шаярган булып, Хәлимәне өенә кайтарып куярга тәкъдим итте.
«Сез ашыкмыйсызмы? Бәлки берәр җирдә төшке аш ашап алырбыз? Мәсәлән, берәр кафеда?» – диде Мөдәррис.
Хәлимә кайтырга ашыкмый иде. Алар бергә төшке аш ашады, соңыннан Мөдәррис аны өенә кайтарды, кич кабат очраштылар һәм төнгә кадәр шәһәр урамнарын әйләнделәр. Халимә шат күңелле, шаян егеткә таң калды. Мөдәррис аны көлдерде һәм үзе дә үз шаяртуларыннан эче катканчы көлә иде. Ә кыз бөтенләй башын югалтты һәм берничә көннән ул Мөдәрриснеке иде инде...
Мөдәррис юмарт егет булып чыкты. Хәлимәне әллә нинди бүләкләргә күмде, гел чәчәкләр бирде, сюрпризлар ясады. Ләкин Хәлимәне кияүгә чакырырга ашыкмады, хәер, Хәлимә егетне мәңгелеккә үзе янында булыр дип уйлый иде...
Әмма Мөдәррис нибары бер айга гына түзде. Соңыннан яңа мәхәббәт тапты. Ташланган кыз әллә ничә көн елап ятты, әти-әнисе кызларына ни булганын аңлый алмады. Ә Хәлимә аларга сөйләргә базмады, үзен аңламаслар дип курыкты. Аның каравы, Хәлимәнең башында план барлыкка килде: ул кеше башыннан йөрергә тиеш, ул җәзаларга һәм акларга, яратырга һәм ташларга тиеш! Ул гына, ә аны түгел! Шуннан башлап ул үз рәхәте өчен яши башлады. Гашыйк егетләре Хәлимәне тәэмин итеп торды, алар кызның берьюлы берничә егет белән очрашып йөрүен хәтта башларына да китерми иде. Ул ир-атларны үз кубызына биетә белде һәм ир-атларның өлкәнрәк булган саен, шулкадәр юмартрак булуын да аңлап алды.
Беренче мәртәбә ул Фәриткә кияүгә чыкты. Ул уртакул гына эшмәкәр иде, хәтта аннан малай да тапты. Әмма соңыннан иренең үзе күз алдына китергәнчә үк бай булмавын аңлады. Бала табып күп тә үтмәде, Хәлимә үзенә яңа сөяркә тапты.
Берсендә иртән Фәрит аның йөзенә берничә фотография атып бәрде. Фотоларда Хәлимәнең сөяркәсе белән назланышкан мизгелләре иде...
«Йә, нәрсә әйтерсең?» – дип сорады Фәрит тыныч кына, әмма бик коры һәм усал итеп.
«Син барысын да үзең күрәсең...» – диде ул иренә.
«Сиңа мин генә җитмимме? Мин синнән 14 яшькә өлкән булганга шулаймы бу?» – диде Фәрит.
«Юк, аңа түгел. Бары тик мин ирек телим... Сиңа ничек аңлатырга да белмим инде...» – диде Хәлимә.
«Тырышма, - дип көлемсерәде Фәрит. – Бирәм мин сиңа ул ирекне, үземнең дә сине башка күрәсем дә, ишетәсем дә килми. Әмма малайны күрмәячәксең. Аерылышканнан соң ук аның белән ит илгә күченеп китәм. Нәрсә, минем бөлде дип уйлаган идеңме? Юк шул, матуркаем. Мин бары тик счетларны гына чыгардым, үзебез өчен әзерләгән идем. Әмма син имтиханны уза алмадың, Хәлимә, ә менә улым Наил белән без китәчәкбез», - диде ире.
Хәлимә башы әйләнүен сизде, әмма бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Ә инде ике сәгатьтән соң, ике сумкасын өстерәгән килеш ул үзенә яңа өй эзләп йөри иде…
Бу хәлдән соң шактый вакыт аңына килә алмый йөрде ул, әмма аңа тагын уңыш елмайды, аерылып өч ел узгач, тагын кияүгә чыкты. Икенче ире Ильяс белән 7 ел яшәде һәм аннан Денис исемле малай тапты. Хәлимәгә тыныч гаилә бәхете ошый да башлаган иде, әмма язмышның үз планнары булып чыкты, хәзер аны яшь хатын хакына ире ташлады.
«Син мине калдырып китә алмыйсың! Безнең улыбыз бар!» – дип кычкырды ул Ильяска.
«Шулаймыни? Улың турында искә төшердеңме? Ә бәлки кайчан аны тәрбияләү белән шөгыльләнгәнеңне сөйләрсең миңа? Аның белән гел нянялар, хезмәтчеләр, тагын әллә кемнәр булды бит. Син генә карамадың улыбызны!" – диде аңа ире.
«Ә мин нәрсә? Аны тәрбияләмәдемме әллә?» – дип үртәлде Хәлимә.
«Юк, син үзеңне генә тәрбияләдең!» – диде Ильяс.
Бу юлы аерылышу озакка сузылды. Ләкин улы кабат әтисе белән калды, ә Хәлимәгә ирек һәм фатир эләкте.
Еллар уза торды.
Бер көнне Хәлимә кырык яшьлек ялгыз хатын булып уянды һәм сагыштан чак үлмәде. Хәлимә уллары белән элемтәгә чыгарга тырышып карады, әмма алар әниләрен ишетергә дә теләмәде, ул алар өчен чит кеше иде, бары тик тапкан аналары гына. Ялгызлык Хәлимәне торган саен ныграк баса башлады. Ир-атлар аның белән аз кызыксына иде инде. Ул вакытның узуын да бик яхшы аңлый. Язмыш аңа бәхеткә соңгы шанс бүләк итте.
Берсендә Хәлимә төшке аш ашарга кафега кергән иде. Көтмәгәндә аның җилкәсенә кемдер кулын салды.
«Хәлимә! Кирәк бит ә, күрешмәгәнгә ничә еллар!» – диде ул ир-ат.
Хәлимә артына борылды да телсез калды. Аның каршында беренче уңышсыз мәхәббәте, беренче йөрәк ярасы Мөдәррис басып тора иде. Ул яшь вакыттагыга караганда хәзер күпкә яхшырак та күренә. Җитди, уңышка ирешкән кеше булуы әллә каян күренеп тора, әмма нәкъ элеккечә үк сөйкемле, магнит кебек үзенә тартып тора, чукынчык! Ә Хәлимә? Ул нинди кыяфәттә соң?
Мөдәррис аның буталчык уйларга бирелеп, югалып калуын сизмәде ахры, янына утырды. Алар озаклап үткәннәрне барлады, хәзерге тормышлары турында сөйләштеләр. Мөдәрриснең гаиләсе һәм буй җиткән ике кызы бар. Монда командировкага килгән, озакламый кайтып китә икән. Хәлимә кулларын аның учына салды.
«Син минем тормыштагы иң яхшы ир-ат булдың. Сине яраткан кебек беркемне дә яратмадым мин башка...» – диде.
Мөдәррис аның күзләренә тутырып карады, соңыннан торып басты да, Хәлимәне җитәкләп үзе белән алып китте.
Алар бергә уянып китте, әле соңыннан да бер-берсенең кочагыннан чыга алмыйча озак яттылар. Соңыннан Мөдәррис китте, ә Хәлимә башка беркайчан да аны күрә алмаячагын уйлап сагышка бирелде.
Күпмедер вакыттан соң Хәлимә үзен начар хис итә башлады. Шайтан алгыры икән! Кырык яшьлек хатын өйләнгән ир-аттан балага узды. Бу уйдан Хәлимәгә салкын тир бәреп чыкты. Берничә көн елап-сыктап ятты да, табибка барды. Әмма кабинетка керергә кыймады. Ярар, Мөдәрристән бала табарга язган икән, ул аны табачак. Хәлимә кыз бала тапты һәм аңа Нәргизә дип исем кушты.
Ә соңыннан булган хәлләр ниндидер башбаштаклыкка охшаган иде. Хәлимә янында булган яшь әниләр аңа карап, астан гына көлә, нидер чыш-пыш килә иде. Аларны роддомнан чыгарганда ирләре каршы ала. Ә Хәлимә ялгызы гына китәргә тиеш иде. Һәм ул китте, яңа туган Нәргизәне роддомда калдырып китте. Кызы барлыгын гомерлеккә онытырга теләп китте ул...
Шуннан бирле ул ялгыз яши, тормышына беркемне дә кертми. Тыныч кына картайды, төксе, тешләк әбигә әйләнде. Берсендә төпчек улы Денис килгәч бик сөенде.
«Улым... – дип елап җибәрде картайган Хәлимә. – Ничек хәлләрең, әтиең ничек?» – дип сорашты.
«Әти? Кем белгән аның ничек икәнен. Без әллә кайчан талашып беттек инде аның белән. Миңа гел акыл сатты, яшәргә өйрәткән булды. Мин үзем дә яши беләм...» – диде улы.
Денис алдый иде, яши белми ул. Ул эчәргә-тартырга, кәеф-сафа корырга, соңгы тиеннәрен дә уеннарда оттырырга гына белә...
Әтисе кабат өйләнгәндә аңа 10 яшь иде һәм бу юньсез малай яңа гаиләне таркатыр өчен барын да эшләп карады. Әмма әтисенең хатыны бик зирәк булып чыкты, бу низагларда кемнең гаепле булуын күрсәтә белә иде. Соңыннан игезәк малайлар тапты. Дениска 19 яшь тулгач, әтисе аны куып чыгарды. Денис шактый гына трай тибеп йөрде, рәхәтләнеп эчте, ә соңыннан карт әнисен исенә төшерде. Дөресрәге, аның фатирын исенә төшерде ул.
Өч ел дәвамында Хәлимә улы оештырган күңел ачулар, гауга-низаглар арасында җан асрады. Берсендә түзмәде, полиция чакыртты һәм улын 15 тәүлеккә ябып куйдылар, ә Денис чыккач карт әнисен кыйнап ташлады. Хәлимә хастаханәгә эләкте һәм шунда балалар приютында эшләгән рус хатыны Клара белән танышты. Ул Кларадан сак кына Нәргизә турында сораштырды. Ни гаҗәп, рус карчыгы Нәргизәне хәтерли булып чыкты.
«Нәргизәме? Хәйдәрова Нәргизәме? Хәтерлим, ни хәтерләмәскә? Бик акыллы кыз бала. Хәзер ул безнең поликлиникада шәфкать туташы булып эшли. Ире ерак юлга йөреп эшли. Ул да безнең детдомда тәрбияләнгән малай, Нияз», - дип сөйләде карчык.
«Ул кыз хәзер кайда яши икән соң?» – дип сорады Хәлимә.
«Балалар бакчасы янындагы бик катлы йортта яшиләр. Поликлинкадан ерак түгел. Ул йортта сеңлем яши минем, кайвакыт Нәргизәне дә очратам...» – диде Клара.
Хастаханәдән чыккач, Хәлимә Клара сөйләгән йорт янына барды. Хәлимә кызын ничек таныйсын белми иде, аның бит Нәргизәне бер мәртәбә дә күргәне булмады...
Әмма Хәлимә йорт янына килүен туктатмады, шушы йортта яшәгән хатын-кызларның йөзләренә текәлеп карый иде ул. Хәзер Хәлимә үзе шәхси йортлар булган бер районда кунып йөри, анда сүтелергә тиеш йортлар бихисап. Бу микрорайон урынында яңа төзелеш башланырга тиеш, шуңа күрә монда Хәлимәдән башка җан иясе юк. Ул кунарга гына кайта иде, фатирына кайтырга курка, кайтып-күренеп йөрсәң үтерәм дип янады бит улы...
Менә хәзер дә карчык үзенең алачыгында үксеп елап ята. Күз яшьләреннән манма булып чыланган диванга йөзен төртеп йоклап китте... Ә иртән тагын балалар мәйданчыгы янында утыра иде.
Менә подъезддан Нәргизә белән Тамчыгөл чыкты. Күрәсең, кызын балалар бакчасына илтеше иде. Тамчыгөл таныш карчыкны күрде дә аңа кул болгады. Хәлимә моңа җавап итеп елмайды. Кинәт Нәргизә кызына нәрсәдер әйтте дә, кире подъездга таба атлады. Шулвакыт Хәлимә кыз янына килергә теләде. Ул инде бик якын иде, ләкин көтмәгәндә, йорт артыннан ыжгырып машина килеп чыкты. Мизгел эчендә Хәлимә Тамчыгөлне клумбага таба этеп җибәрде, ә үзен машина бәреп китте һәм ул асфальтка тәгәрәп төште. Нәргизә моны күреп, куркуыннан кычкырып җибәрде, Тамчыгөл елый иде. Ишегалдына кешеләр җыела башлады. Тимер коймага эләгеп калган машинадан исерек ир-ат килеп чыкты. Әмма Нәргизә моны күрмәде, ул үлеп баручы карчыкның кулларыннан тоткан иде, телен әйләндереп сүз әйтерлек тә көче юк иде аның. Инде носилкага салгач, Хәлимә күзләрен ачты һәм үзенә иелгән Нәргизәгә эндәште:
«Гафу ит мине, кызым! Барысы өчен дә гафу ит!.." - диде.
«Әни! Әнием минем!!!» – дип кычкырып җибәрде куркудан, шоктан агарынып каткан Нәргизә, әмма Хәлимә күзләрен йомган иде инде...
Бер ел узды.
Инде менә ике атна дәвамында дачада яшәгән Нәргизә көзге салкын кичләрнең берсендә җылы плед алып чыкты һәм инвалид коляскасында утырган әнисенең аякларын төреп куйды. Хәлимә карчык янына рәхәт итеп Тамчыгөл дә килеп утырды. Ул песи баласы белән шаяра, үзе әбисенә ниндидер кызык хәл сөйли.
«Хәзер чәй эчәрбез, - диде Нәргизә елмаеп. – Нияз да кайтып җитәм дип шалтыратты, барыгызга да сәлам әйтте. Бигрәк рәхәт инде монда, әйеме, әни?»
«Тамчыгөлкәем белән син булган җирдә рәхәт шул, балам. Кызым, бүген күрше хатыны шалтыратты. Ярты ел элек Денис һәлак булган икән, эчкән килеш сугышкан... Әле күптән түгел генә белгәннәр. Син фатирны үзеңә ал, балам, дүрт бүлмәле, шәһәр үзәгендә... Нияз да шат булыр. Бу изгелегегез, мине кичергәнең өчен башкача ничек түләргә икәнен белмим...» - диде Хәлимә, тамагына утырган төерне көчкә йотып җибәреп.
«Син яшә генә әни, озак яшә әле...» – дип әнисен кочаклады Нәргизә.